16+

«Кышкы селфи» бәйгесе җиңүчесе: «Конкурсларда гел катнашып торабыз»

"Шәһри Казан" даими төрле бәйгеләр уздырып тора. Әле берничә көн элек кенә "Кышкы селфи" конкурсына йомгак ясадык. Бәйгедә Борһановлар гаиләсе җиңеп чыкты.

«Кышкы селфи» бәйгесе җиңүчесе: «Конкурсларда гел катнашып торабыз»

"Шәһри Казан" даими төрле бәйгеләр уздырып тора. Әле берничә көн элек кенә "Кышкы селфи" конкурсына йомгак ясадык. Бәйгедә Борһановлар гаиләсе җиңеп чыкты.

Кичә күчтәнәчләрен төяп, Гөлфирә ханым 8нче сыйныфта укучы улы Раил белән редакциябезгә килеп төште. Бәйге шарты буенча бүләк бездән булырга тиеш иде дә бит, ә җиңүчебез, татарга хас гадәт буенча, буш кул белән килмәгән: телеңне йотарлык гөбәдия, бәлешләр табын түренә "кунаклады".

Гөлфирә ханым ире Ирек әфәнде белән Яшел Үзән районының Бакырчы авылында гомер итә. Ике ул үстерәләр. Конкурста катнашу идеясе һәм селфи олы уллары Раилнеке булса, капка төбен кар бабай, әтәч сыннары белән бизәү идеясе кече уллары 12 яшьлек Фаилнеке булган.



Борһавновлар гаиләсе төрле конкурсларда катнашып кына торалар икән. Әле узган җәйдә "Иң матур бизәлгән йорт", "Иң матур бакча", "Ямьле бакча" бәйгеләрендә җиңеп чыкканнар.

Мәдәният йортында эшләүче Гөлфирә ханым буш вакытларында бәйләргә ярата. Әле менә тагын бер шөгыльгә тотынмакчы: атлас тасмалардан төрле эшләнмәләр ясый башларга җыена ул.


Шулай итеп, "Шәһри Казан" уздырган бәйге Бакырчы авылы белән Казан арасына тузан төшерергә ирек бирми, киләчәктә дә кунакларга йөрешеп, аралашып яшәргә язсын, дуслар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading