Бөтен җырлар да акча турында. Ни өчен шулай. Моның сәбәбен инде шагыйрьләрдән сорарга кирәктер. Шагыйрь дигәннән... Бик талантлы, бик популяр бер шагыйрь күршем бар минем. Шул шагыйрьдән бер чит ил журналисты интервью алганны карап тордым.
- Сез бик популяр шагыйрь бит инде, сез бик күп гонорар аласыздыр инде, - ди журналист.
- К.Т., - ди шагыйрь, елмаеп.
- Шулай булгач, сез бик байдыр инде, бик матур сарайда яшисездер, машиналарыгыз күптер.
- К.Т., - ди шагыйрь, елмаеп.
Мин түзмәдем.
- Күрше, - мәйтәм, - ник син, утырган тавык сыман, гел кыткылдап торасың, нәрсәне аңлата соң синең К.Т. дигәнең?
- Нигә, ул теге ике сүзнең баш хәрефе инде, - ди. - Капчыгыңны тоттыралар дигән сүз.
Менә шагыйрьләр жалкы миңа, җәмәгать. Әй жәллим хәзерге шагыйрьләрне, әй кызганам. Тотып кына язарлык нәрсәләре дә калмады бит хәзер. Менә агачлар... Җырга кермәгән берәр юньле агачны беләсезме? Каеннар, баланнар, миләшләр, чаганнар, наратлар, имәннәр... һ.б., һ.б... Хәтта телеграмм баганасына тиклем бар. Басып торган, үсеп утырган нәрсәләрдән җырга кермәгән бер таяк кына калды. Анысын да калдырмаслар иде,
Тяккаем, әйтче миңа,
Бармы әллә зарларың?! -
дип булса да язарлар иде. Халыктан куркалар. Безнең халык гади бит ул, турыга аңлый.
Турыга аңлау дигәннән... Кошлар турында да җырлар күп бит инде. Пар аккош, сандугач, былбыл... Хәтта тавыкның да төрле сорты бар: ак тавык, кара тавык, чебиләрем-чебиләрем... Хәтта чыпчык турында да җыр бар икән, җәмәгать. Габделфәт Сафин җырлый икән. Бер мәлне радиодан туры эфирда музыкаль котлаулар тапшыруы бара. Кешеләр, радиога шалтыраталар да, туганнарын, якыннарын котлап, җыр сорыйлар. Хәниянең «Әлдермеш»ен сорадылар, Салаватның «Салкын чәен» һәм Габделфәтнең «Кычыткан чыпчыгы»н. Әйе, прәме шулай дип сорадылар: «Сеңлебезне туган көне белән котлап, Габделфәтнең кычыткан чыпчыгын бүләк итмәссез микән?» - диделәр.
Яки менә авыллар. Туган авыл да туган авыл дип язып туйгач, шагыйрьләр, авылларның исемен кертеп, җыр язарга тотынды, һәм бер-ике ел эчендә Татарстанның һәм Башкортстанның җырга кермәгән адәм рәтле бер генә авылы да калмады. Ну, калды ул, җәмәгать, берничә авыл. Мин аларны сезгә санап та күрсәтә алам. Башкортстанда - Кендек, Җонлы... Татарстанда - Күки, Баскан, Ерыклы, Аналык һәм юкка чыккан авылларның берсе - Мәчти...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар