Ун көн эчендә бер намазлык! 4 мең сум тирәсе. Бүленмичә эшләгәндә, әлбәттә. Бәясе дә чигелешенә бәйле.
Ун елдан бирле чигү энәсе аның күз нурларында коенган Гөлшат Шәрәфетдинова үзе бу эшне авырыксынмый, бәясен дә азсынмый. Элек мендәр тышлары, яулык-алъяпкычлар чиккән, соңгы елларны намазлыкка керешкән.
Күңеленә рәхәт эшне башкара ул! Ә дөнья байлыгы – бер айлык, намазлык иясенең рәхмәте саваплы! Үзе белән мәркәзебездә күрештек. Эшкә җитез, тынгысыз ханымның лаеклы ялда үз көенә генә яшәргә сабырлыгы җитмәгән. Эшсезлектән интекмәс өчен башкаладагы бер гаилә белән аларның авыру әниләрен тәрбияләргә килешкән.
– Балтач районы кызы мин, Кунырныкы. Туган авылымда 39 ел фельдшер булып эшләдем. Яшь белгеч кайткач, урын өчен тарткалашып тормадым, аңа тапшырдым. Эшкә егәрле чакның да үз чоры. Хөрмәтеңне югалтмыйча, эштән вакытында китә дә белергә кирәк. Кеше төсле ял итәрмен, дидем, тик өйдә генә кайнашырга калгач, һава җитми башлады. “Булмый болай”, – дип, авылда өч игезәк ир бала тапкан ханымга ярдәм итәргә керештем. Мөхәммәт, Сөләйман, Ибраһим – бигрәк күңелле балалар, быел 4 яшь тула үзләренә. Әниләре аларны балалар бакчасына биргәч, тагын кулдан эш китте. Нишләргә инде, дигән көннәрдә шушы эш килеп чыкты. Үзләре эзләп тапты. Фәния апа 94 яшендә, күзе күрми, колагы ишетми. Кызы карый аны, әле бит эшләргә дә кирәк, тормышны алып барасы! Бер фатирда өчәү икенче кыш чыктык. 1 июньнән авылга кайтып китәсе, бакча эшләре тотына, шәһәрдәге оныкларымның да авылда ял итәселәре килә. Инде кеше эзлибез. Авыл җирендә социаль хезмәткәрләр бар, шәһәр җирендә аларына да кытлык икән. Белешеп караган идек: “Көтегез, бәлки февраль аена таба чиратыгыз җитәр”, – диделәр. Сентябрь аенда үзем киләм! Биш көнемне эшлим, ике көн ял итәм, – ди Гөлшат ханым.
Түр якта пөхтә генә намазлыгы төреп куелган. Чигешләре күренә. Матур! Кәсеп итеп, йә булмаса өстәмә керем хакына түгел, күңеле кушканга эшләгәне.
– Берсендә клуб мөдире Разыя дустым авыл үзешчәннәре белән концерт куйгач, фикер алышырга, дип сәхнә артына чакырды. Биючеләргә яңа күлмәкләр тектергәннәр. Яшел төсле. “Ап-ак алъяпкыч ябып, ак яулыктан чыктыгыз – бигрәк гади, чигеш җитми!” – дидем. Разыя да югалып калмады: “Мә!” – дип төреп тә бирде. Аңа кадәр чиккәнем юк иде, яшь чактагысы онытылган дигәндәй. 6шар иделәр, әле шуңа өстәп 6 сөлге дә чиктем. Бүгенгәчә бәйрәмнәрдә авыл саен йөри ул киемнәр. Шуннан китте инде. Кулъяулыкмы, исәпсез мендәр тышлары... – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Чигәр җебе дә мулинә түгел. Нинди калын яулык, шарф, кием күрә шуларны сүтә. Хикмәте бар икән. Беренчедән, тизрәк чигелә. Икенчедән, югач төсе уңмый. Әле менә свитер җиңе кулланышта.
– Иң кыены рәсемнәрен кулдан ясау, симметрияле килеп чыгарга тиешләр. Кайда матур бизәк күрәм, төшереп алырга тырышам. Берничә төрле үрнәк булдырдым инде, алай да гел яңартасы килә, – ди ул.
Чигелгән бер кул эше күз ачып йомганчы иясен дә эзләп таба. Йөзәрләгән мендәр тышлары, иллеләп намазлыклары ил буйлап сибелгән. Башкортстан, Пермь, Татарстан районнары. Киндер тукымага йә булмаса бүзгә чиксә иде лә, кайчагында ватык кул чатырын да гөл итә.
– Берсендә карыйм ватык кул чатыры ята. Моның япмасын тимер-томырларыннан аралап алдым да, бер дигән ашъяулык чыгачак дип, чигәргә керештем. Матурлыгы! Аннан киленемне, дусларны, туганнарны куандырдым. Әле кара төсле кул чатыры чиратта. Ак яисә янып торган сары җепләр эзлим, – ди Гөлшат ханым.
Плащевканы чигүе күпкә уңайлырак икән. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, караңгырак төсләргә рәсем төшерүе генә берникадәр уңайсызрак. Намазлык чигүнең дә үз тәртибе. Тукымасы – тәрәзә пәрдәсе. Чигеп бетергәч, астына тагын бер кат тукыма куеп читләрен эшли, аннан сыра. Шулай иткәч кенә сәҗдәгә киткәндә тезләр авыртмаслык калын гына намазлык килеп чыга.
– Сатам диеп тә уйламыйм, энәмнән төшүгә алып китәләр. Аллаһының насыйп итүе! Һөнәр сайлавым да шулайрак килеп чыкты. Әтинең мине хисапчы итәсе килгән иде дә. Күңелем ятмаганын сизәм бит. Казанга ияртеп җибәрер кеше дә тапты. Китәсе көнне карыштым. “Медицина...” – дип авыз ачкач, әти куанды гына. Укып бетергәч, өч ел Республика клиник хастахнәсендә җитлекмичә туган балалар бүлегендә эшләдем. Авыр иде, әмма тәҗрибә тупладым. Нинди генә балаларны күрергә туры килмәде, яшәүгә берегеп китә алмасалар утырып елый идем...
Күрше егетенә кияүгә чыккач, авылга кайттым. Шәһәрне яратмый да идем. Ике бала үстердек. Фәргать улым белән Лилия кызыбыз да үз тормышлары белән Казанда яши. Өч оныгыбыз бар. 62 яшьлек чагыбызны картлык диясем килми, әмма тигезлек белән, матур тормышларда олыгаябыз. Тик барыбер эшләгән еллар сагындыра икән, – ди Гөлшат ханым.
Комментарийлар
0
0
Безнең уңган, тырыш Гөлшат апай!
0
0
0
0
Голшат мелэн медицина училищесында бергэ укыган идек. Фотода кургэч, кычкырып жибэрдем, безнен Голшат бит бу дип. Молодец, бик матур эшлэрен.
0
0