Социаль челтәрдә ел башыннан ук күзне камаштырырдай төрле-төрле паласлар тукучы Гөлзифа апаның эшләрен күзәтеп бардым да, аның белән сөйләшмичә кала алмадым. Нәрсә-нәрсә, ә менә тукылган паласларга битараф түгелмен.
Балтач районы Чутай авылында яшәүче Гөлзифа апа Нәҗипова – бик актив кеше ул. Матур паласлары аны популяр итте: әле телевидениегә чакырулы, әле фильм эшчәнлегендә катнаша. Үзенең өенә өйрәнергә килүче мәктәп укучыларына да битараф кала алмый. Социаль челтәрдә дә гел аралашып тора. Яңа дусларына җавап язмыйча кала алмый. Мондый кул эшләре кешенең күңелен дә үзгәртә шул.
– Яшь вакытта да тормыш алып барыр өчен бу шөгыльләрнең файдасы зур булды. Башта колхоз акча бирмәде. Операция кичергәннән соң тагын бәйләргә тотындым. Шәлләр бәйләдем, тәрәзә пәрдәләре чиктем, күп итеп түбәтәйләр эшләп саттым. Бисер, фоамиран, кәгазьне бөтереп тә төрле әйберләр эшләдем. Күп нәрсәләр ясадым. Бөтен эшне дә эшләп карадым, – дип сөйли Гөлзифа апа.
Декабрь уртасыннан ул паласлар тукый башлаган.
– Беренчесе “төерлерәк” булды инде. Бизәкләрне әби үрнәгендә эшләдем. Минем Зәйнәп әби кызыл юллар куеп, палас сукты. Кечкенәдән аның эшләгәнен карап тора идем, – дип сөйли ул балачактагы туку станогын искә алып.
Паласларны ыргак та, инә белән дә бәйләүчеләр бар икән. Гөлзифа апа да моннан өч-дүрт ел элек радиусы 1 метрлы шундый паласны бәйли башлый. Яртысын бәйләгәч, эшләп бетермичә туктый. Быел шуны сүтеп, яңа палас тукый. Заказга да тукып бирә, үзе дә күңелдәгечә эшләп куя. Бу көннәрдә үзе башлаган бу һөнәрне популярлаштырып, туку һөнәренә багышланган фильмда катнашкан. Әле күптән түгел Балтачта алдынгылар слетында булган. Үзе әйткәнчә, палас сугарга да буш вакыты юк.
Палас сугар алдыннан җепләрне сузып кую 3-4 сәгать вакытны ала икән. Җепнең берсен ялгышсаң, палас матур килеп чыкмый. Дөрес итеп сузарга кирәк. Эшкә өйрәнү дигәннән, Гөлзифа апа үзе дә күп нәрсәнең серенә интернеттан карап төшенә. Кичкә яктан йокы керми ятса да, төрле каналлардан карый. Туку өчен бизәк үрнәкләрен дә үзләштерә. Яңа эшләрен куюга заявкалар ала, котлаулар, рәхмәт сүзләрен ишетә.
– Кеше кызыксына. Бер кешегә дә бернәрсә әйтмим. Комментарийләр калдыралар, лайклар куялар. Берсен 8 меңнән артык кеше караган. Шаккаттым, үзем дә шок хәлендә, – дип сөйли ул үзенең танылып китү тарихын. – Кайсы видеога төшереп җибәр әле дип тә яза. Ничек җавапсыз каласың?! Кызыксынган кеше күңелгә рәхәт бит инде. Кызыксыналар икән, эшләсеннәр. Һәркем дә эшли ала торган эш.
Беренче паласларын иске җепләр белән тукыган ул. Хәзер кибеттән сатып ала, киҗе мамык тукыма белән эшлим.
– Шуны кер юу машинасында алдан юдыртам. Сатып алгач, озак файдалансын, палас утырмасын. Кыз бу юлы да Казанга ярмиинкәгә биш-алтыны алып китте. Заказны эшләргә катлаулырак. Кеше үзенең төсен, метражын әйтә. Паласны үлчәп, чорнап барасың, кайчак сүткәч кечкенәрәк булып чыга. Җеп тә, материал да тартыла, – дип сөйли ул эшнең кайбер үзенчәлекләрен.
Кул эшләренең тынычландыру үзлегенә ия булганын беләбез. Гөлзифа апа да фикеремне куәтләде генә.
– Матур уйлар гына уйлыйсың. Кулың белән сыпырып-сыпырып куясың. Аңа бит инде бөтен күңел җылыңны биреп эшлисең. Кешеләрнең йөзендә елмаюларын күрсәм, ул минем эшләгән эшемә зур бәя инде, – дип сөйли ул.
Кул эшләре белән мавыгу безнең халыктан электән үк булган. Менә Гөлзифа апаның каенатасы тал чыбыгыннан төрле кәрзиннәр, каз оялары үргән. Ул чакта кешеләр казларны күп асраган. Тормышны да шулай алып барганнар. Әле сугыш ветераны Гаяз абзый килене онык бүләк иткәч, алар кайтышка бишек тә үреп куя. “Нәселебезне дәвам итүче, сиңа бүләк булсын”, – ди ул. Гөлзифа апа андый истәлекләрне кадерләп саклый. Билгеле, үрелгән урындыклар, өстәлләр сакланмаган. Әмма алар бу йортта бик озак кулланылышта була. Гөлзифа апа килен булып килгәндә чиккән пар мендәр тышларын яңарак кына мәктәп музеена тапшырган. Андый кул эшләре күп эшләнсә дә, күбесе сакланып калмаган инде.
Гөлзифа апа Нәҗипова әйтүенчә, туку станогы белән кызыксынучылар, аны интернет-кибет аша кайтарта ала. Үзенә исә кызы белән кияве Малмыж базарындагы ярминкәдән өстәлгә куя торганын алып кайткан. Алар үзләре дә шундый элеккеге әйберләр белән кызыксыналар икән. Башта ук элеккеге тукый торган станок алу уйлары була аларның/
Гомумән, балалары да шундый күңел җылысы биреп эшли торган шөгыльләрне үз итәләр икән. Мәсәлән, аларның чәй җыеп киптерүләре хәзер мавыгу гына түгел инде. Тулы бер тормыш рәвешенә әйләнгән. Шуңа да кыш буе палас тукыган Гөлзифа апаны җәен өйдә тотып та булмас. Ул кәрҗинен алып янәдән сәхраларга, ялан кырларга, урманнарга чыгып китәр. Туган якның бөтен сихәтле үләннәреннән чәйләр ясап, аларга кызыклы исемнәр уйлап мәш килер.
Гөлзифа апа әйтүенчә, бүген берсен-берсе кабатламый торган 13 төрле чәй ясый икән. Монысы инде башка тема, башка шөгыль.
Комментарийлар