Нишләптер, быел челлә бик озакка китте, тәмам туйдырды. Миләрне кайнатырлык бу эсседә тамактан аш үтми, иреннәр чатнап кибә. Бер кое суын эчеп бетерсәң дә, сусавың басылмас төсле. Шуңа да квас мичкәләре һәм туңдырма сата торган урыннар әллә кайдан күренә - алар янына озын чиратлар тезелгән.
Башка вакытта туңдырма бала-чага ялмана торган бер әйбер генә булса, бу эссе көннәрдә олысына да, кечесенә дә тансык бер нәрсәгә әйләнә. Ә менә баллыдан битләренә кычыта торган бетчәләр чыгучы балаларның әти-әниләренә бу туңдырма сата торган урыннар яныннан узып китү мең бәла. Диатездан интегүче ул бәгырь җимешеңә бүтәннәр тәмләп ялый торган татлы ашамлыкның аңа ярамаганын ничек аңлатасың?..
Россиядә иң зур «Лукоз Саба» кәҗә фермасы җитәкчеләре мондый әти-әниләргә ярдәмгә килергә булганнар. Кәҗә сөтенең файдалы, минералларга бай һәм аллергия бирмәве күптән мәгълүм. Сакалбайлар сөтенең бу сыйфаты туңдыргач та бетми икән. Шуны белгәнгә, алар аллергиядән тилмергән сабыйларны һәм бигрәк тә аларның әти-әниләрен бу бәладән коткарып, кәҗә сөтеннән туңдырма ясый башлаганнар.
Кәҗәгә бездә ничектер икенчел дәрәҗәдәге малга карагандай мөнәсәбәт. Без дә Сабага баргач, «Кәҗә фермасына алып керәбез», - дигәч, «фу» дип борыннарыбызны җыерган идек тә, ашыкканбыз.
Районның Килдебәк авылы янында урнашкан бу ферманың даны бик еракларга таралган бүген. Сабынлап юган шикелле ак йонсыз мөгезсез кәҗәләр без белгән сакалбайларга чынлап та охшамаган. Швейцария белгечләре тарафыннан чыгарылган бу токым иң күп сөт бирүләре белән танылган. Кәҗәнең сикерергә яратканын барыбыз да белә. Ә болар цирк артистлары төсле алдан өйрәтелеп куелган кебек - чират белән генә саудыру аппаратына басалар, сөтләре беткәч, тәртип саклап кына, үзләре төшәләр. Савылган сөт махсус савытларга җыелып, Мари иле республикасына җибәрелә һәм алардан Сернур бистәсендә тәмле сыр-йогыртлар ясала. Ә менә туңдырманы Сабаның үзендә эшлиләр. Чынлап та, телеңне йотмалы. Дөресрәге, сыер сөтеннән ясалганыннан берни белән дә аерылмый. Татлырак булсын дип, аңа шоколад, җиләк соклары да салалар икән әле. Кеше генә сөйләсә, ышанмас идем дә, үзем сыйландым.
Бөтен илгә данлыклы Тимур кәҗәсенә кәләшләрне дә шушы «Лукоз Саба» фермасыннан җибәргәннәр, төгәлрәге, Сайрәне (гарәпчәдән сәяхәтче дигәнне аңлата) - Сабадан, Ксюшаны Сернурдан сайлаганнар. Махсус кәҗәмобильгә утыртып, чәчәкләр белән бизәп, башта Мәскәүгә озатканнар. Аннары алар махсус самолетта Владивостокка кияү янына очканнар. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт аның диярлек булган шул.
Ленар Гобәйдуллин фотосы
Комментарийлар