16+

Рузилә Мөхәммәтованың кызы дөнья белән идарә итәргә җыена?!

"Ни хәлләрегез бар?" рубрикасы кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек: - Рузилә, узган ял көнегез ничек үтте? - Көнем интернетсыз үтте, рәхәтләнеп өй җыештырдым да, кичкә таба Сәлимә белән Татар дәүләт филармониясе залына - Олешко концертына киттек. Сәлимәнең максаты - яраткан артисты белән фотога төшеп...

Рузилә Мөхәммәтованың кызы дөнья белән идарә итәргә җыена?!

"Ни хәлләрегез бар?" рубрикасы кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек: - Рузилә, узган ял көнегез ничек үтте? - Көнем интернетсыз үтте, рәхәтләнеп өй җыештырдым да, кичкә таба Сәлимә белән Татар дәүләт филармониясе залына - Олешко концертына киттек. Сәлимәнең максаты - яраткан артисты белән фотога төшеп...

"Ни хәлләрегез бар?" рубрикасы кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек:

- Рузилә, узган ял көнегез ничек үтте?
- Көнем интернетсыз үтте, рәхәтләнеп өй җыештырдым да, кичкә таба Сәлимә белән Татар дәүләт филармониясе залына - Олешко концертына киттек. Сәлимәнең максаты - яраткан артисты белән фотога төшеп "ВКонтакте"га элеп кую иде. Фотога да төштек, А.Олешконың Салтыков-Щедринны укуын да тыңлап кайттык.

- Узган елның 16 октябрен ничек үткәргәнегезне хәтерлисезме?
- Җомга көн булган икән. Узган ел бу көнне Чиләбедә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган. Бакый Урманче эше. Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үткән, Татар театры фойесында Туфан аганың бюсты ачылган. Уфада "Идел" татар һәм башкорт җырлары конкурсы үткән. Фестивальгә бик ашыгып сәламләү язганымны хәтерлим. Опера һәм балет театры педагогы Луиза Мөхәммәтгалиеваның юбилей көне дә иде. Бик хөрмәт итәм мин ул ханымны. Казанда хореография училищесын ачылуга зур өлеш керткән Сайра Сәгыйревна исемле педагог бар иде. Ул авырып урын өстенә яткач аны шушы Луиза ханым карады. Элегрәк Луиза аша эзләп табып Сайра Сагировнадан исән чагында соңгы интервьюны алып калган идем. Болар бөтенесе эш белән бәйле. Үземә килгәндә, былтыр көз көне Сәлимә көн саен миңа музыка дәресләре бирә башлаган иде, җомга кичендә дә фортепиано уйнатып азаплагандыр инде, тик мин талантсыз укучы булып чыктым, фортепианода кайсы клавиша нәрсә икәнлеген дә хәтерли алмадым. "Из многих попыток один раз попасть в ноту До второй октавы и в ноту Соль первой октавы для 44- летней - небольшая заслуга" дигән былтыр Сәлимә.

- Урамда өшеп торган песи баласы тапсагыз ни эшләр идегез?
- Өйгә алып керер идем дия алмыйм. Жәлләр идем, каядыр урнаштырыр, ашатыр идем.

- Сәлимә соңгы вакытта ниләр әйтте?
- Минем бер танышым Сәлимәгә: "Мин синең яшьтә фәлән идем, төгән идем" дия башлагач: "Может я в твоем возрасте буду править миром. А ты?» диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading