16+

Сәетҗәгъфәр Лотфуллинның аттестация үтә алмавы Резеда Ганиуллинаның Болгарда төшкән клибына бәйлеме?

Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган аттестацияне уза алмаган.

Сәетҗәгъфәр Лотфуллинның аттестация үтә алмавы Резеда Ганиуллинаның Болгарда төшкән клибына бәйлеме?

Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган аттестацияне уза алмаган.

Комиссия әгъзалары "белем дәрәҗәсе җитәрлек түгел" дип, аны эшеннән читләштергән. Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Татар-информ"га бу вакыйгага хакында аңлатма биргән.

"Аттестация ул стандарт әйбер. Устав нигезендә һәр имам, шул исәптән мин үзем дә, ике елга бер тапкыр комиссия алдында әлеге аттестацияне үтәргә тиеш. Анда стандарт сораулар бирелә, комиссия составында дин белгечләре, галимнәр утыра, үз белгечлекләре буенча сорауларын бирә. Әйтик, гыйбәдәт, эшне алып бару, Коръән уку, догалар кылу, имамның вазифалары турында сораулар бирелә. Әлбәттә, төрле комиссия төрлечә карый, әйтик, авыл имамының гыйльми дәрәҗәсе түбәнрәк булырга мөмкин. Шуңа да аңа җиңелрәк сораулар бирелә. Ә шәһәр имамнарына авыррак сораулар әзерлиләр, аларның җәмәгатьләре дә зуррак, кешеләре дә күбрәк. Имамнар гыйлемле кешеләр булырга тиеш, шуңа да башта проблемалы җирләр, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә аттестация үттеләр. Хәзер инде чират Казан имамнарына җитте. Аларның күбесе үтте инде, бу чара һәр дүшәмбе саен оештырыла", - дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

"Кичәге аттестациядә Сәетҗәгъфәр хәзрәткә дә шундый ук сораулар бирелде. Аларга алынган җаваплар нигезендә, комиссия аның гыйльми әзерлеген билгели. Бу комиссия кадрлар турында карар чыгармый, бары кадрлар резервына калдырырга яки укытырга җибәрергә дип тәкъдим итә ала. Комиссия Сәетҗәгъфәр хәзрәткә карата Коръәнне укый белмәү, догалар белмәү сәбәпле биләгән вазифасына туры килми дигән нәтиҗә чыгарды. Аңа гыйльми дәрәҗәсен артырырга киңәш ителде. Комиссия эше буенча беркетмә тутырыла, хәзрәт аның белән танышты, кулын куйды", - диде ул.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 1500 имам бар, аларның 20-30 проценты аттестация үткән. Шулардан 10-15 кеше аттестацияне үтә алмаган. Аларның күбесе өлкән яшьтә, кайсы авыру сәбәпле сорауларга җавап бирә алмаган.

Рөстәм хәзрәт аттестациядән баш тартучылар юкмы дигән сорауга җавап биреп: "Кайчагында өлкән яшьтәге имамнарны чакырмаска дип уйлыйбыз. Әмма алар безгә үзләре шалтырата, үпкәли. Үзебез киләбез, диләр. Әйтик, безнең Камил хәзрәт Бикчәнтәев кебек Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган хәзрәтләребез бар. Менә алар үпкәләп, үзләре килеп аттестация узып киттеләр", - диде ул.

Рөстәм Хәйруллин Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең аттестация үтә алмавын аның быелның сентябрь аенда Болгардагы Ак мәчет янәшәсендә төшерелгән клипка карата кискен тәнкыйте белән бәйләмәскә өндәде. "Хәзер кайбер кешеләр шулай дип уйлар инде, әмма бу ике вакыйга бер-берсе белән бәйле түгел", - диде ул.

Искәртеп үтик: сентябрь ахырында Болгарда Ак мәчет каршында биеп җырлаучы артист хатын-кыз клип төшергән иде. Сәетҗәгъфәр Лотфуллин бу гамәлне кискен тәнкыйтьләп, социаль челтәрдә язды. Бу, үз чиратында, дин әһелләре һәм җәмәгатьчелектә бәхәс чыгарды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading