16+

Сезне анда көтәләр

Эшнең бетәсе юк, шулай да кыш көне үзебезне карарга, сәламәтлекне кайгыртырга мөмкинлекләр күбрәк. Кайчандыр ял-шифаханә дигәндә, зурдан кубып, ерак юлга чыгып китүне күз алдында тоткан булсак, бүген үзебезнең Татарстаныбыздан чыкмыйча гына да, бер дигән итеп ял итәргә, дәваланырга була.

Сезне анда көтәләр

Эшнең бетәсе юк, шулай да кыш көне үзебезне карарга, сәламәтлекне кайгыртырга мөмкинлекләр күбрәк. Кайчандыр ял-шифаханә дигәндә, зурдан кубып, ерак юлга чыгып китүне күз алдында тоткан булсак, бүген үзебезнең Татарстаныбыздан чыкмыйча гына да, бер дигән итеп ял итәргә, дәваланырга була.

Республикабызның иң матур районнарының берсе - Яшел Үзән. Куе урманнар, Идел буе... Нәкъ менә шушы әкияттәге кебек матур урында «Волга» шифаханәсе урнашкан. Казаннан нибары 40 чакрым гына ераклыкта рәхәт, уңайлы урында урнашкан ул. Күп кенә шифаханәләрдә булырга туры килгәне бар, шулай да, «Волга» шифаханәсендәге мохит беренче минутларда ук җанны биләп алды. Күңелгә килгән иң беренче фикер - монда кешеләрне яраталар икән. Нинди сорау белән килгән кеше булмасын, ишектән керүче һәркемне кадерле кунак итеп каршы алалар. Бу бик мөһим, димәк, син шул минуттан тынычланып дәвалана, ял итә башлыйсың. Ничек кенә сәер яңгырамасын, күпчелек шифаханәләрдә мондый караш җитеп бетми.
Беренче тәэсирләрдән арынып, бик мөһим булган яшәү, дәвалану, туклану белән якыннанрак танышыйк.



Яшәү шартларын финанс мөмкинлектән чыгып сайлап алырга була. Иң гаҗәбе: бәяләре төрле булса да, бүлмәләр арасында ниндидер зур аерма юк. Барысы да чиста, уңайлы. Өстәмә бәя - бүлмәләр зуррак, җиһазлар күбрәк дигән сүз. Шифаханәнең игътибарга лаек тагын бер үзенчәлеге - дәвалану корпусы, ашханә, бассейн, яшәү тораклары. Үзара җылы коридор белән тоташтырылган. Су коенып чыгып яки дәвалану үткәннән соң салкын һавага чыгып йөрисе юк. Туклану - дүрт тапкыр. Менюдан үзеңә кирәкле ризыкларны сайлап алып, заказ бирәсең. Шулай ук диетик туклану да каралган.



«Волга» шифаханәсе күп профильле дәвалану-сәламәтләндерү учреждениесе санала. Ашкайнату, сулыш органнары, нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары, гинекология органнары, таяну-хәрәкәтләнү аппараты авырулары - шундый юнәлешләрдә дәвалану мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме - врачлар белән киңәшеп, сезнең өчен файдалы һәм кирәкле дәвалану курсын сайлау.

- Безнең шифаханәдә барлык табиблар да тәҗрибәле, һәркайсы югары һөнәри осталыкка ия, - ди дәвалану-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Наталья Гоголева.

Биредә барлык алдынгы дәвалау мөмкинлекләре дә бар. Монысы белән үзем дә таныштым. Бу турыда тәфсилләп яза башлаганчы, иң элек «Волга» шифаханәсенең суыткычлар җитештерүче «ПОЗИС» заводына караганлыгын да әйтеп китик. Бүгенге көндә завод үз өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе. Бу безгә шифаханәнең материаль-техник базасының ни дәрәҗәдә югары икәнлеген аңларга ярдәм итәр. Биредәге су һәм бассейнны да немец технологиясе белән чистарталар. Бассейнның үзендә генә дә су асты массажы, шарлавык, гейзер бар. Дәвалану ванналары алты төрле: скипидарлы, йодобром белән, бишофитолы, мәрҗәнле, ылыслы һәм диңгезнеке. Дәвалану курсларында парафин, озокерит, лазер, озон терапиясе, галокамера, спелеокамера, ингаляция, ләм белән дәвалау каралган. Клиник лабораториядә анализларны тикшертеп, электрокардиологиядә йөрәкне дә каратырга була. Шулай ук гинекология, стоматология кабинетлары да бар. Кыскасы, шифаханәгә килгән килеш дәвалану белән беррәттән, һәртөрле тикшеренүләрне дә үтәргә була. Җаныгызга һәм тәнегезгә дәвалану һәм тынычлык эзләсәгез, бирегә рәхим итегез, үкенмәссез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading