16+

Яңа елны көткәндә

Республикада үткәрелә торган төрле конкурсларда безнең Спас районы, Чәчәкле һәм Йолдыз авыллары һәрвакыт катнашып килә.

Яңа елны көткәндә

Республикада үткәрелә торган төрле конкурсларда безнең Спас районы, Чәчәкле һәм Йолдыз авыллары һәрвакыт катнашып килә.

Әле шушы көннәрдә, һәр елдагыча, кардан төрле әкият персонажлары тудырды алар. Күпме көч, күпме хезмәт куелган анда. Бернинди неон утлар кулланмыйча, кул белән ясаган башка кабатланмый торган чын матурлык. Туган авылым Чәчәклем белән горурлану хисе биләп ала үземне.  Аллага шөкер, туып-үскән авылларыбыз исән-сау, үз көенә, тыныч кына яшәп ята. Без, читтә яшәүче балаларны да һәрчак каршы алып, озатып кала. Хәзер интернет челтәрләре бөтен мөмкинлекне бирә, авылда булган бөтен яңалыкларны белешеп, күреп тора алабыз. Авылыбызны яшәтеп, аның яшәешенә үзләренең көчләрен, хезмәтләрен куйган һәркемгә Алланың рәхмәте яусын, сезгә авылдашлар.  

Мәдинә Сабирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading