16+

Динара Даутова: «Завод эшчесе кебек эшлим»

Өйдә утырып та завод эшчесе кадәр акча алырга була. Әлбәттә, тик ятып кына түгел. «Зур тырышлык һәм сабырлык белән эшеңне яратып башкарганда, барлык хыяллар да тормышка аша», - дип саный Динара Даутова.

Динара Даутова: «Завод эшчесе кебек эшлим»

Өйдә утырып та завод эшчесе кадәр акча алырга була. Әлбәттә, тик ятып кына түгел. «Зур тырышлык һәм сабырлык белән эшеңне яратып башкарганда, барлык хыяллар да тормышка аша», - дип саный Динара Даутова.

Динара - Чаллы кызы, аңа 20 яшь. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, туризм буенча көллияттә белем ала. Аннары читтән торып, югары уку йортына керә. Уку чыгымнарын каплар өчен, туристик фирмага менеджер булып эшкә урнаша. Параллель рәвештә өйдә кул эше белән шөгыльләнә башлый. Динара фикеренчә, әлеге сәләт нәселдән бирелгән. Кызның ике дәү әнисе дә бәйләмгә, чигүгә битараф булмаган, әнисе юк әйбердән дә күз явын алырлык берәр нәрсә эшләп куя, әтисе дә нәрсәгә тотынса да, башкарып чыга. Динара балалар бакчасына йөргәндә үк, озын үләнгә миләш кидереп, үзенә сәйләннәр эшләгән.

Тик утырганнан эшләнгән бизәнгечләр Динарага тиз арада керем китерә башлый. Үзе дә сизмәстән, төн йокыларын калдырып, көн-төн мәш килә.

- Идеяләр шулкадәр күп, аларны тормышка ашырырга вакыт җитми башлагач, турфирмадагы эшемне калдырдым. Әле хәзер дә, бар булган вакытымны кул эшенә генә багышласам да, ул идеяләрнең кимегәне юк, - ди.

Динара башта полимер балчыктан кулоннар ясый. Матурлыктан тыш, күз тиюдән дә саклый дип, аларга бик күп заказ бирәләр. Тиздән остабикә фоамиран дигән материалны үзләштерә. Аннан чәчәкләр аеруча матур эшләнә икән. Динара ул чәчәкләр белән чәчкә куя торган ободокларны бизи башлый. Үзенчәлекле ободоклар кызларның күңеленә хуш килә, эшләнгән һәр кул эше шундук үз хуҗасын таба. Тиздән чират таҗларга җитә... Монда Динарага бер көндәш тә юк. Һәр таҗ кабатланмас, күз явын алырлык һәм алдан сызылган эскизлар ярдәмендә булачак хуҗаның зәвыгына таянып эшләнә.

- Гаиләбез белән татар эстрадасына битараф түгелбез, һәр башкаручыны яратып тыңлыйбыз. Моннан ике ел элек әти-әнием телевизордан концерт карап утыра. Мине чакырып алдылар да: «Кызым, бу җырчыларга, образларын тулыландырыр өчен, син эшләгән таҗ гына җитми», - диделәр. Бу сүзләргә артык игътибар да итмәдем. Ул вакытта җырчылар минем кул эшләрен киеп сәхнәгә чыгар дип хыялланырга да курка идем. Эшләремнең күбесе интернет аша сатыла, фотосурәтләргә карап сайларга була. Бервакыт миңа җырчылар үзләре мөрәҗәгать итә башламасынмы?! Моңа кадәр популяр кешеләрне бик көйсез, очынган дип уйлый идем. Баксаң, алар бик гади икән. Һәрвакыт минем белән килешәләр, эшләнгән әйберне ошамый дип, үзгәртергә дә теләк белдергәннәре булмады. Ә иң күңеллесе: алар минем әйберләрне киеп чыгыш ясаганда, миндә шулкадәр горурлану хисе! Тәүге концертта хәтта күземә яшь тулды. Сәхнә костюмнарына туры китереп, Фәридә-Алсу таҗлар ясатты. Гүзәлем дә мин эшләгән әйберләрне яратып кия. Илсөя Бәдретдинова алка белән балдакка заказ бирде. Ул теләгәнчә эшләнде, әлеге комплект аңа аеруча килешә. Бүгенге көндә минем кул эшләрендә чыгыш ясаган җырчыларның саны бик күп, - ди оста.

Җырчылардан тыш, Динарага булачак кәләшләр дә заказ бирә. Никах киеменә яулыкларын матур ташлар белән бизәтәләр, ә туй күлмәгенә таҗ ясаталар. Таҗларның хакы аның катлаулылыгы белән бәйле. Уртача 3-5 мең сум тора. Ә инде тагы да биегрәкне, ныграк бизәлгәнне сорасалар, кыйммәтрәк тә булуы ихтимал.

Безнең илдә кул эшенә бәя юк, чит илдә мондый әйберләрне чират торып алалар, дигәнне ишеткәнем бар. Миңа калса, бу дөрес түгел. «Сатып алучының таләпләрен үтәгәндә, һәрвакыт уңышка ирешеп була», - ди ул.

- Өйдә генә эшләсәм дә, мин хөкүмәт эшенә йөргән кебек: иртән-иртүк торып эш башлыйм, төшкә ашка бүленәм, аннары тагы эшемне дәвам итәм. Кайчак кичләрен соңга кадәр дә утырыла. Күзләр арый, бил ял сорый башлый... Шуңа кайчак зарядка ясыйм, хәрәкәтләнеп алам. Берүзем генә эшләү арыта. Шуңа да кайчак апам ярдәм итә. Әтием дә шөгылемә битараф түгел: фурнитура сатып алырга кибеткә аның белән йөрим. Аның белән рәхәт: төсләр буенча да киңәшен әйтә, материалның сыйфатын да шундук бәяләп бирә, - ди Динара.

Аның планнары зурдан. Флористика кибетен ачып, кабатланмас букетлар ясамакчы ул. Булачак кәләшләргә таҗ гына түгел, ә чәчәкләр гөлләмәсе дә эшләмәкче. Әлегә эштән тыш вакытын бер дә бушка уздырмый: чәчәкләр өйрәнә, бакчада үскән гөлләрдән букетлар ясап карый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading