
Мин Анджелина Джолига охшамаган һәм минем ирем Брэд Питт түгел, дигән үзеңне кимсетүле караш күп хатын-кызларга хас. Бу исә бик күп энергияне юкка сарыф итүгә китерә. Чынбарлыкта исә һәр хатын-кыз - асылташ! Үзеңә ышанмау, гәүдәңдәге кимчелекләрдән оялу, талант һәм мөмкинлекләреңне күрмәү, кабул итмәү - боларның барысы да, мөмкинлекләрең булган очракта да, максатыңа ирешүдән тыеп кала. Үзеңә бәяң нинди - сине җәмгыятьтә дә шулай кабул итәләр. Һәрдаим ачуланып, үзеңнән канәгать булмау төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Гадәттә, үзеннән канәгать булмаган хатын-кызларның аркалары авырта. Үзбәясе түбән булган хатын-кызлар, үзләре кебек үк, үз-үзеннән канәгать булмаган балалар үстерә. Андый әниләр башкалар белән чагыштыра да: «Синнән булмый инде, күрше баласы булдыра», - дип, баласын кимсетә, аннары: «Безнекеләрдән буласы түгел инде!» - дип нәтиҗә чыгарып куя һәм, теләсә-теләмәсә дә, үз эченә йомылган балалар үстерә. Шуңа күрә әни кешенең үз-үзеннән, тышкы кыяфәтеннән канәгать булуы бик мөһим.
Үпкә

Теләсә нинди һәм теләсә кемгә үпкә, башка кеше белән энергетик бәйләнеш тудырып, бик зур энергия югалтуга китерә. Үпкәләтүчене гел искә төшереп тору аның белән бәйле энергетик кыр барлыкка китерә һәм, зур шлангтан аккан су шикелле, егәрең әлеге кешегә китеп тора. Әти-әниләргә үпкә тормышта күп кенә проблемалар китереп чыгаруга сәбәпче булырга мөмкин. Әтисенә үпкәсе, претензиясе, аның белән конфликт булган очракта, хатын-кызның акчасы булмый, ир-атлар белән якыная алмый. Чөнки әти кеше - кызларның тормышындагы иң беренче ир-ат, аның белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуы бик мөһим. Әнигә карата үпкә, түмгәк өстеннән барган төсле, тынгысыз тормышка китерә. Шуңа күрә әти-әниләрне ничек бар - шулай кабул итәргә кирәк. Финанс, карьера мәсьәләсендә уңышка ирешәсең килсә, беренче чиратта, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау мөһим. Әгәр балаларыгызның сезгә яхшы мөнәсәбәттә булуын телисез икән, үзегезнең әти-әниләрегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.
Әтисенә үпкәсе булган кыз балага нәкъ әтисе кебек ир-егет тартылачак, ул шундый ук кимчелекләре булган кешене үзенә яр итеп сайлаячак. Элек очрашып йөргән егетләрне дә тизрәк гафу итәргә кирәк, чөнки киләчәктә нәкъ шундый ук яки тагын да начаррак ир-атны очрату ихтималы зур. Үпкә шундый ук кешене сезгә тартып китерә. Иреңә үпкә гаилә мөнәсәбәтләрен какшата һәм авырулар китереп чыгаруга сәбәпче була. 80 процент хатын-кыз авырулары ирләргә үпкә саклаудан туган дип исәпләнә. Андый үпкә хатын-кызның сексуаль сферасына, ботларга, кулларга, йөрәккә йогынты ясый. Үпкә ул - тәндәге каткан энергия. Карап торышка күренмәсә дә, алар тәндә блок булып урнаша. Төрле кешеләргә үпкә җыелмасы яман шеш авыруларына хәтле китереп җиткерергә мөмкин. Рәхәт һәм бәхетле яшисегез килсә, үпкәләмәгез һәм кичерә белегез. Үпкәләрне онытканнан соң, хатын-кыз үзенең көче артканын сизә һәм аның күптәнге максат-хыялларына юл ачыла.
Күбрәк биреп, азрак алам...

Бу ир белән хатын-кыз, ана белән бала, эш бирүче һәм башкаручы мөнәсәбәтләрендә дә очрарга мөмкин. Хатын-кыз гаиләдә бөтен игътибарын иренә һәм балаларына бирә, алар исә шуны файдалана. Үз тырышлыгы бәрабәренә берни дә алмый яисә рәхмәт ишетми икән, ул бушап кала. Бөтен барлыгын эшенә биреп тиешле хезмәт хакы алмаган хатын-кыз да бик күп энергиясен югалта. Андыйларның эш дәрте сүнә, күзләре янмый башлый. Шуңа күрә бирү һәм алу балансын тигез тоту кирәк. Гаиләдә балалар да әниләрен кулланмасын өчен, аларны йорт эшләренә, рәхмәт әйтә белергә өйрәтергә кирәк. Күп кенә гаиләләр ни өчен таркала? Дөрес энергия алмашы булмаганнан. Хатын-кыз бөтен барлыгы белән тырыша, тормышны өстери, бөтен вазифаларны үз өстенә өя һәм бервакыт аның бөтенләй хәле калмый, соңгы чиккә барып терәлә, беркемгә кирәкмәгән кешегә әйләнә. Шуңа күрә бирү-алу балансын саклау әһәмиятле. Коръәндә дә, дога кылганда, иң беренче үзеңә теләргә кушылган, ә хатын-кыз башта балаларына, иренә, әти-әнисенә, туганнарына сорый, эшли, ахырдан гына үзенә чират җитә.
Ана кеше, бала бәхетле булсын өчен, үзен корбан итә, тик бәхетсез ана бәхетле бала үстерә алмый. Бала, иртәме-соңмы, телисеңме-теләмисеңме, барыбер әнисенең тормыш сценариен кабатлаячак.
Ике алмасы булса, ана баласына зурысын бирә, киемнең кыйммәтлесен, затлысын аңа ала, үзе ташламалар көтеп йөри, теләгәнен түгел, балаларга алганнан калган акчага (калса әле!) үзенә очсызлы кием ала. Ашарга салганда да башта - балаларына, аннан - иренә, соңыннан гына үзенә сала. Башта - иргә, аннан - үзенә, ахырдан гына балаларга ризык бүлеп бирергә кирәк. Элек бу нәкъ шулай иде, хәзер заманалар үзгәрү белән, әлеге тәртип тә үзгәрде. Рәхмәтле балалар үстерәсең килсә, үзеңне соңгы планга куймаска кирәк.
Стресс

Стресс хатын-кызның вакытыннан алда картаюына китерә. Үпкә, претензияләрдән арына алган хатын-кыз стрессларны жиңелрәк уздыра. Җаваплы эштә яки җитәкче вазифасында эшләгәндә, хатын-кызлар күп стресслар кичерә. Җитәкче булу ир-ат җаваплылыгын таләп итә, ә аны үз өстенә алган гүзәл зат энергетик яктан тиз картая, таушала. Шуңа күрә хатын-кызларга әләм күтәреп алдан барырга, тормыш йөген өстерәргә киңәш ителми, чөнки ул аның өчен яратылмаган. Ул үзе һәм балалары өчен генә җаваплы, башка кеше өчен җаваплы түгел, башкалар йөген дә тартып барырга тиеш түгел.
Көнләшү

- Көнчелек хатын-кызны эчтән кимерә. Көнләшмим дигәнгә ышанмагыз, көнләшмәгән кеше юк. Иң мөһиме: аны тирәнгә җибәрергә ярамый. Катырак көнләшкән саен, йөрәктә «кара тишекләр» күбәя һәм бик күп энергияне югалтуга китерә. Шулай итеп, безнең барлык энергиябез без көнләшкән кешегә китеп бара.
Көнләшкәндә, безнең финанс, сәламәтлек, үзара мөнәсәбәтләр ягы какшый, хатын-кызның матурлыгы китә. Шуңа күрә шәхси тормышыгызны яктырткан фотоларны интернетка чыгарудан тыелырга кирәк. Диңгездә булганыңны, ирең 101 роза бүләк иткәнне, балаларыңның уңышларын чагылдырган фотоларга, әлбәттә, лайклар куярлар, тик аны ничек карыйлар бит! Бәхет тынычлыкны ярата. Шуңа күрә бәхетеңне башкаларга чыгарып селкергә кирәк түгел.
Дөрес, көнләшүнең уңай ягы да бар. Мәсәлән, дус кызыгыз яңа машина алды да сезне бу «чеметеп» куйды ди. Бу очракта, көнләшкән кешегезгә идея биргән өчен эчтән рәхмәт әйтеп, үз максатыгызга барырга кирәк. Чөнки көнләшү нәрсәгә дә булса ирешү юлында стимул да булырга мөмкин.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: барысы да үзебезнең кулда. Юкка-барга энергиябезне сарыф итми, үзебез өчен яшәп, бәхетле булыйк, без моңа лаек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)


Комментарийлар