Татарстанда 15 июльдән “Күрше Фест” чаралары башлана
“Ун елда без 421 җәмәгатьчелек мохитен төзекләндердек. 2020 елдан башлап 5 171 ишегалды тәртипкә китерелде. Бу мәйданнар яшәргә тиеш, аларда кызыклы чаралар үткәрү зарур. Шунлыктан, “Күрше Фест” ишегалды чаралары конкурсы – матур башлангыч. Бездә күпме спорт корылмалары, җәмәгатьчелек мохите. Һәркайсында активлык булсын”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Эш башкаргач, ял да кирәк
Татарстанда “Күрше” ишегалды чаралары халык конкурсына йомгак ясалды.
– Актив кешеләрдән, идарәче оешмалардан, территроиаль җәмәгать үзидарәләреннән, эшкуарлардан 585 тәкъдим керде конкурска. Шулардан 64 җиңүче сайлап алынды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә җиңүчеләргә ишегалды чарасы оештыру өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр грант бирелә. Казаннан 10 проект җиңде, конкурста Чаллы да зур активлык күрсәтте, аларның 9 проект. Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга районнары да җиңүчеләр исемлегендә. Ишегалды бәйрәмнәре дус күршеләр, мәдәният, гаилә белән ял, спорт, фән һәм белем, ватанпәрвәрлек һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек, экология, йорт җәнлекләрен кайгырту һәм башка темаларны үз эченә ала, – ди Татарстан Республикасының шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
“Күрше Фест” халык конкурсы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” ремпублика программасының бер дәвамы. Мондый проект әле илебезнең бер генә төбәгендә дә юк.
Конкурс җиңүчеләре үзләренең проектларын 15 июльдән башлап Татарстанның барлык 45 районында да гамәлгә ашырырга керешә. Чаралар календаре белән leto2025.tatar сайтында танышырга мөмкин.
Җиңү паркы ватанпәрвәрлек тәрбияли.
–Казанда паркларда һәм скверларда җәйге программа май аенда башланды һәм сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Елмай” балалар паркында гына да 150 чара планлаштырылды. Башкаланың һәр районындагы җәмәгатьчелек мохитләрендә тематик чаралар әзерләнде. Камал театрының яңа бинасы янында Кабан күле тирәләре матурлап төзекләндерелә, анда да чаралар үткәрелә. Җиңү паркындагы чараларда 2025 ел – Ватан сакчысы елы һәм Җиңүгә – 80 ел шигаре алга куела. “Күрше Фест” конкурсында җиңгән проектлар ишегалларында гына түгел, ә паркларда һәм скверларда да оештырылачак. Парклар күпкатлы йортларга якын, халык рәхим итеп паркларга чыксын, чараларда катнашсын! – ди Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова.
Халык – талантлы ул
– Бөтен кеше дә театрга чыгып китә алмый. Без артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә Татарстан районнарында “ишегалды театры” чаралары үткәрә башладык. Спектакль-тамашада артистлар белән бергә уенга балалар һәм аларның әти-әниләре дә җәлеп ителә. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр, кайчак, бер-берсен белми дә. Ишегалдындагы мәдәни һәм спорт чаралары кешеләрне таныштыра һәм дуслаштыра. Осталык дәресләре балаларга бик ошый. Балалар шулкадәр бирелеп уенчыклар һәм бизәкләр ясарга алына. Без физик мөмкинлекләре чикле балалар белән дә мәдәни чаралар оештырабыз. Инвалид балалар арасында музыкага гаҗәеп талантлылар бар. Әлки, Актаныш, Питрәч, Мөслим, Ютазы районнарына сәфәрләребез каралган, – ди “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.
Татарстан буенча “Күрше Фест” проекты кысаларындагы мәдәни һәм спорт чаралары 30 сентябрьгә кадәр барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар