Лилия капка каккан тавышка сискәнеп урыныннан торды. Язгы җил капканы кыйныйдыр, дип, кире борылам дигәндә, капка кабат тавыш бирде.
Тәрәзәгә якынрак килеп караса, өй янында кызы Ләйсән басып тора иде. Шунда ук йөрәге жу итеп куйды. Кич кырын, атна уртасында бер ялгызы нишләп йөри ул?
Чыгып капканы ачканчы Лилиянең башында әллә нинди уйлар бөтерелде. Тик, бер дә әйбәткә юрый алмады. Баласына гел яхшы теләктә яшәгән Ана туп-туры кызының күзләренә карады.
Ләйсән элеккечә үк чибәр, мөлаем булса да, күзләренә моңсулык салынган иде. Елмаеп сәламләргә тырышса да, салкын карашын нур күмми. - Кайттык, әни, кертәсеңме? – диде ул. - Үзең генә дип белдем бит, капканы янә элеп кердем, бар ач, кияү балакай үпкәли күрмәсен. Тәрәзәдән бит үзеңне генә күрдем, - диде Лилия. - Йә, әни, шаярта торган чак түгел. Зинһар, тимә йөрәгемә... - Нишләп шаяртыйм, без дигәч, сөенеп, канатланып куйдым хәтта.
- Без инде, мин һәм карынымдагы бала. Ә Айратка мин дә, бала да кирәкми бугай. Сиңа иптәш булып яшәрбез ахры, әни. Лилия нишләргә дә, ни дип киңәш бирергә дә белмәде. Кияүне якласа да, кызына әйбәт булсын өчен генә иде бит ул. Кызын яклап, үзендә калдырса, гомерлек бәхетсез итмәсме? Бала?! Ул туганчы ук ятим булсынмы?
- Ярар, кызым, тынычлан, әйдә чәй куям, җылын, аннары иркенләп сөйләшербез, - диде Лилия. Ләйсәннең авызыннан су да узмый иде. Тамагына тыгылган төер әнисен күргәч тә эреп, күз яшьләренә әйләнмәде. Гарьлек бар булмышын биләп алды. Теләсә-кемне каратырлык кыз бала иде бит ул. Хисләрендә ялгышты. Аның күңеле белән дә, сөюе белән дә уйнадылар гына булып чыгамы? - Хыянәт ачы икән. Әле ике ел да яшәп башкармаган, мин инде барысын да йөрәгем аша уздырдым. Йокысыз төннәрне дә, нахак сүзләрне дә, хыянәтне дә... Ләйсән сөйләде дә сөйләде. Кызы сөйли торды, Лилия үзенең тормышын күз алдына китерде.
- Тормыш катлаулы нәрсә. Кемнәрнедер сыный, кемнедер бал-майга күмә. Сыңар канат белән дә җиңел түгел. Ләкин кемнеңдер пычрак аягын сөртүеннән күпкә алдарак, - диде.
Лилия үзе дә хыянәт ачысын гомер буе сабыр йөрәге астына яшереп саклады. Тик гомер азагына барыбер да парлап керергә насыйп булмады. Гаилә җылысын сакларга теләп тә булдыра алмады. Балалары үсеп беткәч Нәфис кире калага күченеп китте. Шулай да, Лилия балалары янында әтиләре турында начар сүз сөйләмәде. Менә бүген дә ул кияүне яманлап, начарлап, кызын котыртып утырса, баланың әтисез үсәсе бәхәссез.
Лилиянең Нәфис белән аралашуына әти-әнисе каршы булды. Күрше авылның авыррак гаиләдә үскән егете ул. Лилиянең нәселе алардан аерылып тора. Укымышлы, уңган, булдыклы булулары барча кешегә таныш. Нәфисләр - ишле гаилә. Берсеннән-берсе чибәр 7 баланың яшь аермалары да күп түгел. Өч кыздан соң туган беренче ир бала Нәфиснең дә бөтен авыл кызларын каратырлык матурлыгы бар. Әнә шул озын буйлы, һинд егетләрен хәтерләткән, әле солдат киемен дә салып өлгермәгән Нәфискә гашыйк булды да куйды кыз. Әниләре күргән саен юкка йодрык селкемәгән инде. Яшерен очраштылар. Мәктәпне тәмамлап калага киткәч, әллә ничә егет сүз катып, дуслык тәкъдим итеп караса да, кызга беренче мәхәббәтеннән башка кеше кирәкмәде. 5 ел аралашканнан соң, гаилә корырга булды алар. Кыз ягы рөхсәтеннән башка күлмәкләр алып, вак-төяк мәшәкатьләрне хәл итеп бетергәннән соң, Лилия үзен сорарга килергә җыенуларын әйтте. Әнисе дә, әтисе дә кунаклар кабул итәргә, ул нәсел белән кушылырга теләмәде. Сөйләшү дә коры гына булды. Берсе генә дә йомшак сүз әйтмәде, туй көне билгеләнгән булса да, хәер-фатыйха бирелмәде.
Гаилә коруның башы ук шулай башланды. Туйдан соң да кода-кодагыйлар аралашмады. Балалар шәһәрдә яшәүләрен дәвам итте. Лилия читтән торып югары белем алырга керде дә, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты. Нәфис исә заводта эшләвен дәвам итте. Эш урыныннан бирелгән кечкенә генә бүлмәдә барына риза булып, матур гына яши башладылар. Аңлашалар, бәхетлеләр кебек иде. Нәфиснең дә кесәсендә акча күренә башлады. Хатыны җыеп торгач пөхтә киенергә өйрәнде. Чибәр иргә күз төшерүче хатыннар да булган. Ул аларны кире кага белмәде. Лилиянең саф сөюен аяк астына салып таптарга да хәленнән килде. Хатын аны беренче тапкыр бала белән ялда утырганда сизеп алды. Әлегә кадәр дә эштән соң калып эшләгән чаклары күп иде, ләкин һәрчак үз акылында кайтты. Хатынның ышанычыннан файдаланып азып китте, күрәсең. Төн уртасында шактый гына кәефләнеп, чит духи исләренә коенып кайтуын күреп, Лилиянең аяк астында җир убылган кебек булган иде.
Нәфис акланып тормады. “Мине яратучылар күп”, - дип кенә җибәрде. “Теләмәсәң, авылыңа кайтып китә аласың. Туганнарны ярата торган хатын алырмын. Сездә бит миңа урын юк”, - дип Лилиянең җанын телде.
Ир белән хатын 3 ай сөйләшмәде. Аерым яшәгән кебек көн күрделәр. Ир теләгән вакытында кайтты, теләсә чыгып китте. Нәфиснең юкка чыга баруын күргән Лилия беренче адымны үзе ясады. Авылга күченергә, яңадан яшәп карарга тәкъдим итте. Нәфис туры юлга басса, барын да онытырга сүз бирде. Хатын ирне күченеп кайтырга тыңлата алды. Дәү әнисе нигезендә яшәп киттеләр. Бу вакытта инде әниләре, туганнары өчен дә Нәфис чит кеше түгел иде. Бер гаилә булып яши башладылар. Уллары, аннан кызлары туды. Ләйсән әнә шул дуслашулардан соң туган мәхәббәт җимеше. Әтисенә охшап бик тә чибәр, мөлаем, нәфис ул. Лилия белән Нәфис начар яшәделәр дип әйтеп булмый. Өйдә тынычлык булды. Терлеген дә асрадылар, йортларын да көйләделәр. Кешедән ким гомер итмәделәр. Ирнең хыянәтен дә башка сизмәде. Үткәннәрне сөйләп җанына тимәде. “Кем ялгышмас” дигән фикердә иде ул.
Менә хәзер Ләйсән янында чакта да кисәк-кисәк ялгышларын саный. Ялгышмы бу, язмышмы? Кемнән киңәш сорарга да, каян дөрес юлны табарга? Иргә юл куеп, санлап яшәде, беренче ашны аңа салып бирде, үзе утырганчы аны утыртты, тик кадере булдымы соң? Хәзер аның юлын кызы уза. Бала борчулары тагын да ачырак икән.
Балалар үсеп бетеп, икесе дә белем алырга киткәч, Нәфис тә калада калган сөяркәсе янына күченеп китте. Кисәк кенә булды бу хәл. Хатыны акылына да килеп өлгермәде. Отпускасында берәр атна торып кайткач, киемнәрен җыйды да, хатын белән хушлашып ук китте. Ирен хастаханә юлында йөри дип ышанган Лилия үз колакларына ышанмыйча, бик озак көтте аның кайтуын.
- Балалар үскән. Мине биредә берни тотмый. Гомеремнең дәвамын яраткан кеше янәшәсендә яшисем килә, - диде ир. Лилия балаларына тыныч кына аңлатты. Еласа да, күз яшьләрен беркем күрмәде. Сер бирү дә, ялыну да, тавышланып йөрү уенда да булмады. Нәфис балалары белән хәбәргә чыккалады. Арасын да өзмәде, өзелеп тә тормады. Бүген дә шәһәрдә гомер итә. Хатыны фатирында икәүдән-икәү яшәүләрен балалары аша белә.
...Лилиянең бүген йөрәк җәрәхәтләре урыныннан купты. Гомер буе авызы тулы зар булса да, тышка чыгармады бит ул. Ә балаларга килеп кагылгач, дәшми калу тагын да читен икән. - Үзеннән ике тапкыр өлкәнрәк хатын янынды чуала. Кибетендә сатучы булып эшли. Көн бергә булган гына җитмәгән, төн дә аның янында. Авырлы дип тормый, төнге сәгать 2дә, 3тә кайта. Дәшсәң, тавыш чыга. Дәшмичә эчкә җыеп авыруга әйләндем. Башым авыртуга чыдап булмый. Төш вакытында соңгы сүзләрне әйтештек тә, башка түзеп булмаячагын аңладым, - дип, ике-өч сүз белән генә хәлен аңлатты Ләйсән. – Миңа өйдә рәхәт икән. Синең янда тыныч, уңайлы, - дип куйды.
Айратның кызлар яратуы турында күп сөйләсәләр дә, гаилә корганчы Ләйсән берни дә сизмәде. Үзенә каратыр өчен ниләр генә эшләмәде егет. Күпме бүләкләр бирде, аягын җиргә дә тидермәде. Ләйсән йокысыннан торганчы, тулай торак ишеге төбенә килеп утыра иде. Ләйсәнне эшкә илткәч кенә хезмәт урынына китте. Гаилә коргач та, бер ел эчендә ике тапкыр чит илгә ялга барып кайттылар. Бар да әйбәт дип сөенеп йөргәндә, Айрат үзгәрде дә куйды. - Кибетчесен алмаштыр. Үзең барып сөйләшеп кара, - дигән киңәшләр дә бирделәр.
Ләйсән әнисенә сиздерми генә, дуслашу юлларын эзләп карады. Әтисе чыгып киткәндә ничек кыен булуын исенә төшерде. Йөрәк астында типкән баласы хакына хыянәтне кичерергә дә әзер иде. Тик тәҗрибәле хатын Айратны ычкындырырга теләмәде.
Ләйсән үзәк хастаханәдә эшли. Хезмәтендә йокысыз төннәр уздырып, кәефсез килүен сизделәр. Беркем дә ярдәм итә алмады. Ир ялгышын аңларга хәтта теләмәде дә. Декрет ялына кадәр тагын ике атна эшлисе бар. Шул вакытны җиткерә алмады ул. Сабырлыгы бетеп, барына да кул селтәп әнисе янына кайтып китте. Хезмәттәшләренә әйтеп больничный ачтырды да, башка бу район үзәгендә күренмәде. 4 айга якын Айрат хәбәргә чыкмады, килеп хәлен белмәде. Гүя аның барлыгын онытты. Дуслары аша: “Үзе кайтып китте бит, мин кумадым. Үзе киткән – үзе кайта”, - кебек сүзләрен ишеттереп торды. Ләйсәнгә дә инде баш иеп, көлдереп яту кирәк түгел иде.
Лилия аптырагач күрәзәчеләр янына барды. Аннан да җылы сүзләр ишетеп кайтты. Айратның акылына килүен, корган гаиләсен саклап калуын көттеләр. Ләкин өметләр акланмады. Ләйсән кыз бала тапкан көнне Айрат үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк хатын белән никах укытып, аны фатирына алып кайтты. Кызына фамилиясен бирсә дә, бала тудыру йортыннан алып чыкмады. Аның өчен бәләкәч әллә бар, әллә юк иде. “Бер баланы гына үстерер”, - дигән фикердә иде ул. Туу белән әтисез калган оныгын кызганган Лилия, бер уе белән Нәфис белән элемтәгә керергә, хастаханәдән алып чыгарга чакырырга теләсә дә, уйларыннан кире кайтты. “Бер тырмага ике бастым инде. Кабат алданмам. Кызыма да юл куймам. Бәхете алда булсын”, - диде.
Ләйсән иренең түбәнсетүе өчен борчылса да, әнисе янында тынычта яшәве өчен сөенеп бетә алмый. Сау-сәламәт бала табуы белән дә бәхетле ул. Гаилә ызгышлары белән бала турында уйлар чамасы да калмас иде. Вакытында ясалган дөрес адым көтеп алган нарасыеның бәхетле киләчәге хакына.
...Бер йортта өч кыз бер-берсенә иптәш булып көн итәләр. Ирдән булмаган бәхетне үз куллары белән төзиләр. Үзләре өметләнгәнчә, шатлыклы көннәре алда булсын!
Ләйлә Шиһабиева.
Комментарийлар