Бәхетеңне читкә очырма (бәяннең икенче өлеше)
Егетем ташлады дип кенә, башны ташка бәреп булмый. Тормыш дәвам итә, яшәргә, укырга кирәк.

Егетем ташлады дип кенә, башны ташка бәреп булмый. Тормыш дәвам итә, яшәргә, укырга кирәк.
Бәхетеңне читкә очырма (бәяннең беренче өлеше)
Йөрәк ярасы үтереп сызласа да, Рәфидә аны тышка чыгармаска тырышты, кеше алдында елмайды-көлде, бүлмәдәшләре белән дустанә-тату яшәде, курсташлары белән элеккечә ихластан аралашты. Элеккечә бик тырышып укыды, факультетның җәмәгать эшләрендә башлап йөрде. Аның эчтән генә сызуын якын дусты Люция күптәннән сизенә иде. Бермәл, җаен туры китереп, аңа бер киңәш бирде:
– Көне – төне белем күмәче кимерергә димәгән! Китапка капланып ята торгач, күз төпләреңә вакытыннан алда җыерчыклар кунмагае! Бозык марҗа итәгенә тагылып киткән Рөстәмне сагынып елап ятып, гүзәл яшьлекне суга салу һич кенә дә килешми. Чукынып китсеннәр! Җитәрлек газапландың. Оныт.Ташла үз кабырчыгыңда бикләнеп ятуны! Дөньяга чыгарга вакыт! Әйтте диярсең, синдәй кыю кызга күз ачып йомганчы бер дигән егет солтаны табылачак! Сөйкемле сөягең бар ич синең! Синең урында булсаммы? Берьюлы биш егетне үземә каратыр, шуларны ялындырып-ымсындырып, үзара көнләштереп,тәмам башларын катырып бетерер идем әле! Әйдә, ахирәткәем, бүген дискотекага барып, бер җилләнеп кайтабыз.
Рәфидә теләр-теләмәс кенә ризалашты. Дөресрәге, якын дустының күңелен төшерәсе килмәде. Көлтәдәй озын кара толымнарын бер учмага җыйнап, дулкынлы чәчләрен баш түбәсендә затлы кыстыргыч белән каптырды. Чем-кара төстәге, изүләре алтынсу чигешле затлы кичке күлмәген, биек үкчәле туфлиләрен кигәч, кыз тагын да сылуланды. Сизелер– сизелмәс кенә иннек– кершән сөртеп, күз-керфекләренә сөрмә тарткач, бик сөйкемле туташка әверелде. Алсу уймак иреннәре ачылып килүче чәчәк ганҗәләренә охшап тора иде.
Бию кичәсе Казан химия-технология институтының тулай торагында иде. Кыз күңелен каршылыклы кайнар хисләр биләп алды. Ул Рөстәме белән менә шушы залда танышкан иде бит... Ул чакта үзен биюгә чакырган сөйкемле егет:
- Сезнең чәчегез шундый матур, аннан болын чәчәкләре исе килә! – дигән иде.
Таныш ишектән кергәндә, Рәфидәнең җаны ашкынып-алгысып, дулкынланды, күңелен әллә нинди юләр өмет биләп алды. Залның аргы башыннан кыйгач кара кашлы кадерлесе сөеп карап торадыр төсле тоелды. Менә ул аның янына килер, нәкъ теге вакыттагыча, ягымлы баритон тавышы белән сихерләп:
– Сөйкемле туташ, сезне биергә чакырырга мөмкинме? – дияр. Алар, бөтен залны сокландырган иң матур пар булып, вальста әйләнерләр. Зифа буйлы егет, танго биегән чагында, аның колагына: ”Сез миңа ошыйсыз, чибәр
туташ! Озата барырга рөхсәт итмәссезме! – дип пышылдар кебек иде...
Кызның йөрәге кысылып куйды, гүя читлегеннән атылып чыгардай булып типте:
-Тук-тук, тук-тук,... Ул бәхетле мизгелләр юк шул инде, юк, юк һәм мәңгегә кабатланмаячак...
Хатирәләргә бирелеп йөзе алсуланган Рәфидәне бию залында бик тиз күреп алдылар. Казан төзелеш-архитектура институтының соңгы курс студенты Тәлгатьнең күзе төште аңа. Көлгәндә ике бит уртасында мәхәббәт чокырчыклары хасил була торган, су сөлеге кебек озын буйлы, пәһлевандай киң җилкәле көрәшче егет кич буе аның тирәсендә бөтерелде. Кинәнеп биеделәр, күптәнге танышлар сыман, сөйләшеп-көлештеләр. Әмма кичә тәмамланган чакта, оялчан авыл егетенең көймәсе комга терәлде. “Вакытым тар, семинарга әзерләнәсем бар”, – дигән сылтау табып, Рәфидә аның белән йөреп килүдән баш тартты. Янәшәсендә Рөстәме булсамы? Таң атканчы урамнан кермәскә риза иде дә бит...
Рөстәме очрамасмы дип, Рәфидә трамвай-троллейбуста йөргәндә салонны күзәтә, таныш тукталышлардан күзен алмый иде, әмма никтер юллар кисешмәде.”Толстой” тукталышындагы ярымтүгәрәк бина яныннан узган саен, аны йөрәге кабаттан сулкылдап куя. Нихәл итәсең, сырхауларга дәва табылса да, чын мәхәббәт газабын җиңеләйтерлек даруның табылганы юк шул әле дөньяда. Вакыт – дәвачы дисәләр дә, Рәфидәнең йөрәк түренә кадалган шырпы газап чиктерә. Була алмый калган назлы ярына: ул минеке түгел-түгелен, ярый әле исән-сау, бәхетле генә була күрсен! – дигән теләк тели. Дүртенче курс шулай төссез генә узып китте, гашыйкларның юллары аерылганнан соң, алып мактарлык, салып таптарлык вакыйгалар булмады.
Бишенче уку елының көзендә булачак укытучыларның мәктәптә диплом алды практикасы узасылары бар. Балаларның тирән мәгълүматлы, киң карашлы, мәрхәмәтле мөгаллимнәргә аерым бер хөрмәт белән каравын ачык белә иде Рәфидә. Шунлыктан, бар көчен булачак һөнәренә әзерлеккә багышлады: план-конспектлар язды, өстәмә мәгълүматлар туплады, дидактик, күрсәтмә материаллар җыйды. Уку залында соңгача утыручы талибәләрнең берсе – барлык фәннәрне “отлично” үзләштерүче, “кызыл диплом”га баручы Рәфидә үзе иде.
Бәхетенә аны Яшел Үзән районының иң ерак почмагындагы иманлы татар авылына җибәрделәр. Ике ай буена онытылып, яратып эшләде. Көтелмәгән хәлләр килеп туганда, тәҗрибәле укытучылар ярдәм итте. Дәресләргә кереп утырып, алардан кызыклы методик алымнар үзләштерде, җаваплы һәм мавыктыргыч тәрбия эшенең нечкә серләренә төшенде .Өлкән сыйныфта укучы үсмерләр көяз , ачык йөзле , чибәр практиканткага үлеп гашыйк булды, ә кызлар аңа пышын– пышын серләрен сөйләде. Рәфидәнең балалар күңеленә юл табарга сәләтлелеге, җитез, өлгер, эшчән, эзләнүчән, аралашучан булуы коллективтагыларның күңеленә хуш килде. Киләчәге өметле яшь кызны мәктәп директоры Камил Әбрарович аеруча үз итте:
– Акыллым, диплом алгач, эшкә туп-туры үзебезгә кайт, яме. Синнән шәп укытучы чыгачак! – дип канатлар куйды.
Мәктәптә рус теле укытучысы җитмәгәнгә күрә, практика вакыты тәмамланганнан соң да аны биредә калдыруның җаен таптылар. Камил ага, район мәгариф бүлеге хәерхаһлыгы белән, пединститут деканы белән сөйләшеп, Рәфидәгә кышкы сессияне экстерн алымы белән бирергә, дәүләт имтиханнарына чаклы биредә укытып торырга рөхсәт кәгазе юллап кайтты. Кыз үзе дә моңа каршы түгел иде. Аның өчен Казанда барыбер әлләни ямь юк, авылда финанс ягы җиңелрәк хәл ителә. Уку алдынгысының югары степендиясе янына хезмәт хакын китереп кушкач, кием-салым юнәтергә ярыйсы ук мая туплана башлады. Ялгыз әнисенең барлы-юклы акчасын сорауга караганда, хәләл хезмәт белән үзең эшләп тапканын иркенләп тотуы ни тора! Фатир хубҗабикәсеннән дә уңды ул, Наҗия апасы аны үз кызы урынына күрде.
Кышкы сессия сынауларына әзерләнергә ял алып, Рәфидә Казанга кайтты. Бүлмәдәш кызлары ялга каршы туган авылларына юл алган, күрәсең. Шимбә кичендә тулай торактагы бүлмәләрендә ул берүзе генә иде. Чишенеп түргә узуга, үзенең чигүле тышлы купшы мендәре өстендә конверт ятуын абайлады. Адрестагы почеркны шундук танып алды. Булмас ла! Әллә күзенә генә күренәме? Йөрәге дертләп кабынды, тәне чемердәде. Ашыгу каушаудан, куллары калтыранды, конвертны ача алмыйча изаланды.
Ап-ак кәгазьгә тезелешеп киткән эре тигез матур хәрефләр күз алдында биеште:
“Кадерлем!
Безгә күрешеп-сөйләшергә, аңлашырга вакыт. Бала-чага сыман качышлы уйнар чак түгел. Февральдә бездә распределение, эшкә билгеләячәкләр. Вакыт сынавы дигәннәре шулдыр, күрәсең, матурым. Мин шуны аңладым: без бер-беребез өчен туганбыз! Мин сине бер минутка да исемнән чыгармадым! Элеккегечә, хәтта аннан да көчлерәк итеп яратам! Бу шимбәдә синең Казанга кайтачагыңны ишеткәч, куанычым эчемә сыймады. Күрешербез-аңлашырбыз дип өметләнәм. Үбеп, Рөстәмең.”
Рәфидә, ишеген ябарга да онытып, күрше бүлмәдәге Рәсимә апасы янына йөгерде. Анда олыгаеп кына укырга кергән, утызны тутырган ”сазаган”кыз яши иде. Аның турында, сөйгәне башкага өйләнгәч, беркемгә дә кияүгә чыкмаска ант иткән, дип сөйлиләр Үзе эчкерсез, сер сыйдыручан, кешелекле булганга, яшь кызлар аны хөрмәтли, ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. Ул затлы хушбуен кызганмый, иң матур күлмәген биреп тора, башкалар белән соңгы телемен бүлешергә риза. Каршысында елмаеп басып торган, күзләре очкынланган Рәфидәнең хәленә ул сүзсез дә төшенде.Ул сузган хатны укып чыккач, әниләргә хас ягымлылык белән, иркәләп, кызның чәчләреннән сыйпады:
– Бәхетле икәнсең, сеңлем! Рөстәмең онытмаган. Мәхәббәт кошын табуы җиңел – кулда тотуы авыр. Кара аны, акыл белән эш ит, берүк читкә очырма!
Язгы җилдәй бөтерелеп, Рәфидә бүлмәсенә очты. Ике ел дәвамында иңнәрен басып, җанны бимазалап торган авыр таш, мизгел эчендә тәгәрәп төшкәнгә, кызның сулышы иркенәйде. Әйтерсең, аны җылы, якты нурлар иркәли-сөя иде. Тиз генә бүлмәне җыештырды, кибеттән тәмле ризыклар алып керде. Рөстәменең пилмән яратканын искә төшереп, ап-ак беләкләрен уйнатып, камыр җәя башлады.Кулы-кулга йокмый иде, уклау тәгәрәткән уңайга:
- Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Синнән башка сөяр кешем юк, юк, юк, – дип җырлап җибәрде. Нинди икән хәзер Рөстәме? Күз каршы элеккегечә үткен микән? Ул кыю арысландай гаярьдер, башкача булуы мөмкин түгел. Сөйгәне ап-ак тешләрен җемелдәтеп, ихластан бер елмаеп җибәрсә, Рәфидә сихерләнгәндәй була иде бит... Җиңен сызганып куйган, килешле алъяпкыч япкан, күперенке чәчләрен ак кершәндәй яулыгы астына җыеп тыккан уңган кыз, күз иярмәс тизлектә пилмән бөгә, һәр хәрәкәтеннән наз, мәхәббәт түгелә, бәхет ташый, үзе ирексездән елмая иде. Шифалы авыл һавасы иркәләп-сөеп, Рәфидәнең йөзен тулышып пешкән, өлгереп җиткән алмадай алсуландырган иде. Гәүдәсе камилләште, нечкә билле, калку күкрәкле сылу кызга әверелде туташ.Ул хәзер элекеге яшь җилкенчәк түгел инде, күз карашында төплелек, аек акыл чаткылары сиземләнә сыман.
Кичке алтыда табын әзер иде. Рәфидә өстен алыштырды, иң затлы яңа күлмәген киде, алсу колак яфракларына хушбуен тидерде. Шомарттай кара күзләре, сөрмә тартып җибәргәч, төпсез тирән серле күлгә охшап куйды. Иреннәрен кура җиләге төсенә буяды. Биек үкчәле түфлиләрен кигәч, көзге каршысында әйләнгәләп, тәнкыйди караш ташлап, үзен баштанаяк күздән кичерде. Көзгедән ярыйсы ук сөйкемле туташ елмаеп карап тора иде. Шул мәлдә сак кына ишек шакыдылар.
-Тук-тук, тук-тук!
Кызның йөрәге шатлыктан читлегеннән очарга талпынган кошны хәтерләтеп, канатланып-шашынып типте. Кыз очып барды. Ул! Ишек уемында әүвәле купшы чытырдавык кәгазьгә төрелгән бер кочак чәчәк букеты күренде, аның артына яшеренгән Рөстәмнең шат авазы ишетелде:
– Керергә мөмкинме? Исәнме, кадерлем! Кая, бер карыймчы үзеңә! О- о-о, авыл һавасы килешкән! Син тагын да чибәрләнгәнсең түгелме соң?
Мизгел эчендә сөйгәне кочагына керүен сизми калган, чәчәк бәйләме тоткан кыз, күкнең җиденче катында иде бугай. Сөйкемле йөзе тагын да алсуланды-балкыды, тик авызыннан бер кәлимә сүз чыкмады.
Мул табын янына утырыштылар. Егет, Рәфидәнең уңганлыгын мактый-мактый, бер тәлинкә пилмәнне ялт иттерде. Яратып, үз итеп, аның сыгылмалы озын керфекле күзләренә бакты, җай белән генә сүз башлады:
-Теге чакта сине борчуга салганым өчен, зинһар кичерә күр инде, сөеклем. Нихәл итәсең, язмыш сынавыдыр. Нахак бәладән группа җитәкчебез коткарды бит мине. Ул Зинаны институт янындагы хатын-кызлар консультациясенә җибәрде. Йөклелеген раслаучы белешмә алып килергә кушты. Барды ул, алып килде язуын. Табиб белешмәсендә Зинаның көмәне биш айлык дип язылган иде. Безнең нибары ике ай гына таныш булуыбыз отрядтагы һәркемгә билгеле ич иде. Җилбәзәк кыз җилдән туасы баласын миңа сылтап, шул рәвешле аңа ата эзләгән булган икән. Ышан инде, иркәм, синең алда намусым керсез, тамчы да гаебем юк ич минем...
Әле генә май кояшыдай балкыган кызга шул мәлдә әллә нәрсә булды. Нурлы йөзенә караңгы күләгә йөгерде. Җаны актарылды. Теге чакта кичергән әрнү-сагышлары, сөйгәненең хыянәтенә бәйле нәфрәтле уйлары, җиде йозак яртына яшерелгән авыр хисләре ирексезләп баш калкытты. Йөзе чытылды, кычкырып елап җибәрүдән үз-үзен көч-хәлгә тыеп торды. Шул мизгелдә аның миендә тиле уйлар йөгереште.
– Нәрсә җебеп төштең! Ялындыр! Каршыңа тезләндер! Газапла, сына! – дип, әйтерсең, Иблис үзе аның кабыргасына төртә иде. Кыз бу ямьсез уйлар шаукымына бирешә куйды. Ике ел дәвамында гөнаһсыз күз яшьләре түктергәне, Рәфидәне исәпсез йокысыз төннәргә, кимсенүле авыр кичерешләргә дучар иткәне өчен, Рөстәм дә бераз чирканчык алырга тиештер бит. Бәладән җиңел котылган имеш...Ә моңарчы кайда йөргән соң ул? Нигә шул гомердән бирле Рәфидәсе янына килмәгән? Ике авыз сүз язып булса да, хәлен сорашмаган?
– Йә, кадерлем, нигә тынып калдың? Сөйлә әле, үзең турында. Авылда ничек яшәдең? Укыту авыр булдымы? Тыңлаусыз балалар тинтерәтеп бетермәдеме? Бик күңелсез түгел идеме анда? Сирәк булса да, мине исеңә төшермәдеңме соң? – дип сорашты Рөстәм.
Рәфидә тиз генә үзен кулга алды.
– Анда барысы да әйбәт! Зарланырга сәбәп юк! – диде.
Бераздан тәмам рольгә керде, уенын-чынын катнаштырып, егетне сынарга теләп, күзен дә йоммыйча, борчак сиптерергә кереште:
– Яңалык бар, билгеле. Вилсур исемле агроном егет белән дуслаштык. Ул – әйбәт, кайберәүләр кебек, теләсә кайсы итәк артыннан чапмый (кыз кинаяләп, егеткә күз төшереп алды) торган. Күптән түгел миңа тәкъдим ясады. Бер атнадан туебыз булачак, – дип, күрәләтә шыттырды. Рөстәмнең алдына тезләнүен, кызның аякларын кочып:
– Гүзәлем, ташла ул авыл гыйбатын! Мин сине үлеп яратам! Син минеке генә булырга тиешсең! Синсез яши алмыйм! – дигәнен түземсезләнеп көтте. Килеп туган вәзгыять көтелмәгәнчә тәмамланды .Район башлыгының кадер – хөрмәттә үскән бердәнбер улы бу юлы дәрәҗәсен төшермәде. Кинәт кенә сикереп торды да, томырылып Рәфидәгә карады. Аның йөзе агарынып киткән, иреннәре сизелер-сизелмәс кенә тартыша иде.
– Димәк, соңлаганмын! Үзем гаепле! Бәхетле бул! – дип, горур башын югарыга чөеп, атылган уктай ишектән чыгып гаип булды. Аның таш баскычлар буенча тукылдаган аяк тавышлары гүя Рәфидәнең йөрәгендә барабан кага иде. Әүвәл кыз тораташтай катып калды. Аннан соң, исен җыеп, ирен читен авырттырып тешләп, үз-үзен битәрләп:
– Ахмак! – диде.
Әмма каршылыклы уйлар аның җанына кабаттан үрмәләде:
– Шәп иттең! Мәхәббәт – кочышу-үбешү генә түгел ул! Чынлап яратса, сөйгәне өчен көрәшә белсен! Борчылма! Тынычлансын. Саф һавага чыгып, сигарет көйрәткәч, кире әйләнеп керәчәк ул. Егет кеше алай тиз генә чигенергә тиеш түгел. Яулап алынган бәхет кадерлерәк була...
...Төн йокысыз үтте. Рәфидәнең йөрәгенә очлы ук кадалды. Ул нәрсә уйларга белмәде, алай да өметен тиз генә өзмәде. Менә сиңа уеннан-уймак. Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз баш казыгы дип белмичә әйтмәгәннәр шул. Гомере буенча дөресен сөйләргә тиешле булачак педагог күрәләтә алдашты. Сынап карый, имеш...
Рәфидә сессиясен көч-хәлгә япты. Мәктәптә кышкы каникул көннәре булудан файдаланып, берничә көннән янәдән Казанга юл тотты. Дипломга бәйле әзерлек эшләре белән институтта әвәрә килде. Рөстәм Рәфидәне китапханәнең уку залыннан эзләп тапты. Тулай торакка бергәләп кайттылар.
Кызның шатлыгы эченә сыймады: “Онытмаган! Ярата! Дөресен әйтермен, алдашуым өчен гафу үтенермен,” – дип уйлады ул.Ә егет бу юлы, чит-ят кеше сыман, корырак итеп кенә сөйләште. Кесәсеннән алтын йөгертелгән затлы авторучкасын алды. Куеныннан икегә бөкләнгән чакыру кәгазе тартып чыгарды да, дипломаты өстенә җәеп салды:
– Рәфидә, тормыш иптәшеңнең исеме ничек дигән идең әле? Теге көнне дулкынланудан исемдә калмаган...
Аннан соң кызның уң кулына ишарәләп:
– Балдагыңны ник салдың? Хәзер үк киеп куй! Никах балдагы уенчык түгел, изге нәрсә ул. Рәфидә, нихәл итим, минеке була алмадың инде, язмышыбыз шулайдыр. Ичмаса, туемда парлап утыргыз. Иптәшең белән икәүләп килегез, яме. Урыныгыз түрдә булыр. Исмасам үзеңә соңгы тапкыр туйганчы карап калырмын, – дип сөйли башлады. – Теге көнне синең яннан чыгып киткәч, такси тоттым да, туп-туры үзебезнең район үзәгенә кайттым. Йөрәк януына чыдый алмыйча, гомер булмаганны, юлда бер шешә коньяк эчеп бетергәнмен. Мәдәният йортында ул көнне дискотека гөрли иде. Исерек баштан машинага күрше кызы Алсуны утыртып кайтканмын. Ул үзе гел миңа тагылырга гына тора иде.Тик мин сине генә ярата идем шул... Бергә булырга насыйп булмаган икән, матурым. Нәрсә сөйләп торырга? Хәзер соң инде.Гарьлектән өйләндем. Син кияүгә чыкканга, үч итеп... Бәлки бу адымым чарасызлыктандыр...
Кызның башы тәмам буталды. Әллә кайдан, җир астыннан килгән төсле тонык тавыш белән, көчкә телен әйләндереп:
– Рөстәм, минем балдагым юк бит. Кияүгә дә чыкмадым. Миңа бернинди Илсуры да, Вилсуры да кирәкми! Теге хәерсез кичтә мин бары тик сине сынап карарга гына уйлаган идем. Бераз ялындырам, имеш. Ихлас күңелемнән бары тик сине генә яратам һәм мәңге яратачакмын! – диде.
Рөстәм арыслан җитезлеге белән аны үзенең көчле кулларына күтәреп алды. Чытырдатып күкрәгенә кысты, чәчләреннән, битләреннән шашып үбәргә тотынды.
– Нишләдек без, бәгырькәем?!
Ярсынган егетнең бирүзәдәй күзләреннән сыгылып чыккан тозлы яшь тамчысы, аның шома матур яңагы буйлап аска тәгәрәде дә, Рәфидәнең ирененә тамды. Әтисез, абыйсыз үскән җитү кызның ир-атның ихластан елавын беренче күрүе иде.
– Рәфидәм, алтын бөртеккәем! Мин синең һәр сүзеңә ышана идем бит! Йолдызларга тиңләп яраткан кешем бит син! Алдашырсың дип башыма да китермәдем. Хәзер нишлик инде, йә? Алсуны кая куйыйм? Беләсеңме, нәрсә көтә безне хәзер? Без барыбыз да бәхетсез булачакбыз. Мин дә, Алсу да, син дә, синең яныңда мәхәббәткә сусап яшәячәк ир дә... Их, син язмыш, нигә безне бу чаклы газаплыйсың соң?– дип уфтанды ул. Алар бу юлы хушлашмый гына аерылыштылар.
***
Нәкъ биш елдан соң, көтмәгәндә Бауман урамындагы “Әкият” балалар кафесы ишеге төбендә очраштылар. Рәфидә кара тутлы нәни улы Рөстәмне җитәкләгән, ә Рөстәме көчле кулларына Рәфидә исемле яшькелтсу-бирүзә күзле, бик сөйкемле кызчыкны күтәргән иде. Гөнаһсыз сабыйлар, бер-берсен күрүгә сөенешкәндәй, үзара елмаешты. Нәни кызчык, үзенә кызыксынып карап торган шук малайны үчекләп, әүвәл телен чыгарып күрсәтте. Бәләкәчнең сөмсере коела, йөзе чытыла башлавын сизеп алгач, сап-сары чәчләренә алсу күлмәге төсендәге зур бантиклар таккач, купшы күбәләккә охшаган чая кызчык, күз ачып йомганчы араны җайлап өлгерде. Почык борын очына, йомшак бит урталарына йолдызчыклардай сибелгән сипкелләрен нурландырып, сөйкемле нәни “принцесса” елтыр күзле “принц”ка ихластан елмайды. Әле генә үзенә әтисе алып биргән, чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән ике әтәч конфетның берсен ак футболка белән кыска ыштан кигән малайга сузды:
– Мә, суыл! Тәмле мәми!
– Ләхмәт! – диде кара күз, күңеле булып.
Олылар, сүзсез генә, бер-беренең карашында йотылды.Мәхәббәт сагышыннан еллар буе газапланган йөрәкләре генә, бер– берсенә тартылып:
– Мин сине онытмадым... Сөю мәңгелек! – дип сулкылдады...
Яшел Үзән. Күгеш. 1974, Норлат. 1975
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар