16+

Буран кочаклаган зират юлы (хикәя)

Дистәләрчә мәет юган Сәрия абыстай имәнеп китте. Яшүсмер баланың учын ачтыргач, аннан кечкенә генә кәгазь кисәге килеп төште.

Буран кочаклаган зират юлы (хикәя)

Дистәләрчә мәет юган Сәрия абыстай имәнеп китте. Яшүсмер баланың учын ачтыргач, аннан кечкенә генә кәгазь кисәге килеп төште.

“Әнием, мин сине бик сагынам, яратам. Нигә инде мине дә үзең белән алып китмәдең?”.
Әнисе үлгәндә Румия икенче генә класска күчкән иде. Үкенечле, мәгънәсез үлем аны алып китте. Әллә инде үзе көчле булмады, язмыш сынауларына түзә алмый, иренең каты кулларыннан котылам диеп, ялгыш адымга барды. Аны үлгән килеш мунча яныннан алып керделәр. Янында бәрәңге жукларына сибә торган агу шешәсе иде. Шул көннән Румия әнисез калды. Әнисез генә түгел, әтиле булып та, әтисез дә булды ул. Гел исерек әтисенең, айныган вакытта да авызында юньле сүз булмады. Ярый әле Алия апасы кайтып-китеп йөрде. Ул да ярдәм итмәсә, Румия нишләр иде икән?  

Бәхетле-бәхетсез балачак
Менә Румиягә биш яшь. Быел аның туган көне ял көненә туры килде. Әнисе өйдәге эшләрне бетергән, иртән үк тәмле ризыклар пешереп тә куйган. Румия ярата торган кетердек читле коймакны да пешереп өлгергән ул. Ә туган көн бүләген әнисе инде иртән үк аңа биреп куйды. Бүләк ителгән күлмәкне битләрен-кулларын юганнан соң киеп, әнисе янына чыкты кызчык. Күлмәк шундый матур, нәкъ Румия теләгәнчә – яшел җирлеккә кып-кызыл эре җиләкләр төшкән. Кызын җылы, йомшак куллары белән кочып алып, битләреннән үпте дә, үпте әнисе. Румия дә карышмады. Аңа шундый рәхәт иде. Менә хәзер әтисе дә кайтыр да, Румияне шулай яратып кочаклар дип өмет итте кыз.

Тик... тик Румия уйлаганча туган көне бәйрәм була алмады. Төшке аш вакыты җиткәндә әтисе дә кайтты. Кайтты дип әйтү дөрес тә түгел инде, аны бер танышы китереп, өй ишегеннән керергә булышты һәм, түр як стенага сөяп куеп, кире чыгып та китте. Беравык тавыш-тынсыз басып торганнан соң, аякларын да салмыйча, өстәл янына килеп утырды ул. Әнисе шунда ук аның алдына аш китереп куйды. Румия сизә, әтисе исерек булганда, әнисе дә аннан курка шул. Әтисе шапыр-шопыр ашны чүмерде, берничә коймакны берьюлы гына ике бармак арасына эләктереп авызына капты. Инде тавышсыз гына ашап-эчеп торып китте дигәндә, өстәл җәймәсендәге бер чук аның күлмәгендәге сәдәфкә эләккән булып чыкты. Ул эләккән чукны алып вакланып тормады, өстәлдәге япманы ризыклары белән бергә сыдырып алды да, ачуы белән әнисенең өстенә атты.

– Бүген Румиянең туган көне иде бит, ул бала әле ашарга да өлгермәде! Нишлисең син, ә? Тагын кайлардан, кемнәрдән ниләр алып эчтең. Ни җитми сиңа, – дип, әнисе такмаклап елый башлады. 

Җавап итеп, ире аңа таба бер-ике адым атлады. Бу мизгелдә ул бик ачулы иде. Шулай итеп, матур гына башланган туган көн иртәсе тагын күз яшьләре, елау белән кушылып китте. 

Мондый көннәрнең булгалаганы элегрәк тә бар иде. Югыйсә, әтисе исерек булмаса, ничек рәхәт булыр иде дә бит. Юк шул.
Әнисе, апасы Алия, күршедә генә яшәүче әбисе ничек кенә тырыш булсалар да, авыл җирендәге эшнең исәбе-хисабы юк. Яз-җәй көннәре бигрәк тә. Бакчада утаулар, печән әзерләү, утын кисеп өеп кую кебек эшләр белән алышынып кына тора. Аннан кала тагын абзар тулы мал-туар. Утау өчен колхоз да халыкка чөгендерен, суган кишәрлекләрен биреп тора, авыл кешесе көндәлек эшенә дә җитешергә тиеш. Кыскасы, гаилә башлыгы эчеп, кәеф-сафа корып йөргәндә, карт әнисе, хатыны һәм ике кызы тормышны теш-тырнагы белән ябышып тартырга тырыштылар. Тормыш әле шулай да дәвам иткән булыр иде, әти дигән кеше эчеп кайтып тавыш чыгармаса, балаларының анасына кул күтәрмәсә...
 
Әнисез калган хәсрәт тулы көннәр
Тормыш үзгәрде. Тормышлары бердән-бер көнне тамырдан үзгәрде. Балаларын ятим итеп, үзе теләп, якты дөнья белән хушлашты әниләре. Киленен мәңгелек йортына озатучы әбиләре, Алия белән Румияне кочып, тавышсыз гына эчтән үкседе. 
Әниләрен күмеп кайткач, әти кеше дә тиз айныды. Тик соң иде шул. Ике бала ятим, бакчада җыелмаган уңыш, абзар-кура тулы мал-туар... ялгыз яши алмау көн кебек ачык иде. Шулай итеп, Румиянең үги әнисе, үзенә туган булмаган бер генә яшькә кече Фәридә исемле тагын бер сеңлесе барлыкка килде.  Румия күпме генә дуслашырга тырышса да, Фәридә аның белән үзен эре тотты. Үги әнисе дә үз кызын күбрәк яклады, эшләрнең дә җиңелрәге аңа булды. Ә бер көнне бакчада бәрәңге чүпләгән вакытта эреләрен бергә җыйдылар да, вакларын чүпләргә Румиянең ялгызын бакчада калдырып, дәррәү чәй эчәргә кереп киттеләр. Үги ананың сүзе кыска булды:

“Җыя тор!”, әтисе дә кызын яклап сүз әйтмәде. Бакча зур, вак дисәң дә, бәрәңге күп иде. Никадәр генә тырышса да, Румия аларны җыеп бетерә алмады. Ярый әле әбисе вакытында кереп булышты, Румия караңгы төшкәнче дә җыеп бетерә алмас иде. Ә караңгы төшкәнче Румиянең тагын бер мөһим эше бар шул. Көн саен зиратка әнисенең кабере янына барып, тавыш-тынсыз гына елап килә ул. Аны анда бер кеше дә ишетми, бер кеше дә комачау итми, ачуланмый. Ул, бары тик пышылдап, әнисе белән сөйләшә, алдан ук язып әзерләгән учындагы язуын кабер туфрагы белән җиңелчә генә күмеп куя. 
Әнисе үлгәннән соң Румия көн саен зиратка аның кабере янына йөрде. Зират та бит алардан ерак түгел, бакча артында гына. Әбисенең яхшылап әйтүе дә, ачуланып үгетләп, куркытып каравы да юкка булды. Кызчык көн саен зиратны бер тапкыр булса да әйләнеп кайта иде. Яз башыннан ук бакча артында сизелер-сизелмәс сукмак барлыкка килде, җәй көне дә, көз көне дә сукмакка үлән үсмәде, хәтта кышка кергәч тә, кар өстендәге кечкенә аяк эзләренә кар ятмады. Моңа кадәр дә кызының хәле, тәрбиясе белән бик кызыксынмаган әтисе, йөрер дә туктар дип, кул гына селтәде. 

Буран кочаклаган зират юлы 
Кыш көннәрендә Румия зиратка мәктәптән кайтышлый ук кереп чыга. Алай эшләмәгәндә караңгы тиз төшә, ә караңгыда зиратта бераз шомлы кебек. Кечкенә генә хатны да, мәктәптә тәнәфестә үк язып, әзерләп куя ул. 
Бүген буранлап тора. Румиянең классташларының кайберләрен хәтта әти-әниләре килеп алды. Румия әкрен генә киенде дә кайтыр юлга чыкты. Мәктәп урамында юлдан бераз кар гына себертә, әнә аларның урамнары да күренеп-күренеп китә. Димәк, буран дип куркып утырасы юк. Румия кайтыр юлдан зиратка таба борылды. Кыш көннәре зиратның кече капкасын бераз ачыбрак калдыралар, Румия эчкә узды, яртылаш карга күмелгән таныш сукмак аның кечкенә адымнарын санады.

Тәбәнәгрәк куакларның өске ботакларын буран өермәсе ялап-ялап ала, аннары биек агачларга барып сарыла да, әйтерсең лә бөтен булган карны алып, Румияне бөтереп алып, куышлы уйный. Кыз бер мәл тын торды, рәхәт тә, шомлы да, артык тыныч та биредә. Берара басып торганнан соң, буран өермәсе кабат аны бөтереп алмакчы була. Буран кызы белән шулай уйный-уйный Румия хәтәр генә алга атлады. Таныш кабер шунда гына булырга тиеш иде, ә ул таба алмый шактый әйләнеп йөрде. Яшел- зәңгәр төсләргә буялган чардуганнарның кечкенә айлары гына кар өемнәре астыннан күренеп-күренеп ала. Бияләе эченә кысып тоткан кечкенә хаты да юешләнеп, бөгәрләнеп бетте. Румия адашканын аңлады. Ничәмә-ничә тапкырлар таныш каберләрне урады кебек, тик үзе эзләгәнен тапмады. Кечкенә баланы адаштырганы өчен тантана иткәндәй, көнне – кичкә, кичне төнгә ялгап, буран уйнады...

Дистәләрчә мәет юган Сәрия абыстай имәнеп китте. Яшүсмер баланың учын ачтыргач, аннан кечкенә генә кәгазь кисәге килеп төште. “Әнием, мин сине бик сагынам, яратам. Нигә инде мине дә үзең белән алып китмәдең?”.

Индира Сәйфуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading