... Нурия белән Миңнулланың кабат аралары җылынмады. Янгыннан соң яраларны ямап яшәгәндә, Нуриянең җанын телеп ире дә үлеп китте.
Башы: Фәридә Ибраһим «Телсез ана хәсрәте» Хикәя
Ни булса да бала атасы бит, байтак гомерен аның белән уздырган. Миңнулла беркем дә аңламаслык яман гамәл кылганнан соң туганнары ярдәмендә шәһәр хастаханәсенә ятты. Үпкәсенә операция ясатырга ниятләде, әле 57 яшен тутырган ирнең яшисе килде! Әмма, ни кызганыч, шул операциядән айнымады. Йортсыз-җирсез калу бер хәл, икенче яра булып әтисез калу да уңайсыз булды Илсафка. Моңа кадәр әнисе фамилиясендә йөргән егет, әтисе вафатыннан соң әтисе фамилиясенә күчте.
Айлар узды. Менә берзаман егетнең озаклап кесә телефоныннан сөйләшүен искәрделәр. “Минем улым гашыйк булган ахрысы! Очып йөри башлады!” – дип, кәгазь битенә язып бирде Нурия Надиягә. Ул арада әтисе юклыкка пенсия юлланды. Егет, беренче эш итеп әтисенең каберенә чардуган ясатты, таш куйды! Яраткан бит малай әтисен, бик яраткан...
Йортка Коръән укытыйк, Надия апа дип сорады Нурия. Бик сөенеп разый булды туганы. “Бәлешне үзем пешереп алып киләм, хәзергә башка ризыкларны алып кайтыйк!” – диде. Әкренләп ашка әзерләнделәр. Ерактагы якын кешеләренә хәбәр җибәрделәр. Нурия генә өч көн буена йөрәгем авырта дип зарланды, әллә нигә тынгысызланды.
Надия аңа дарулар биреп, юатып торды. Илсаф вакыты булган саен кулына эш кораллары тотып идән астын ясады, аннары бәдрәфкә керешкән иде. Ком-таш ташырга тәгәрмәчле арба юнәтте. Язга чыккач сарайга тотынасын әйтте. Җәй буе иптәшләре белән шабашкада эшләп күп нәрсәгә өйрәнгән иде ул...
...Вакыты җитми кинәт үлгән кешеләрнең соңгы вакытта ниләр сөйләшкәнен, нинди гамәлләр кылганын искә алганда, гадәттә, юк кына нәрсәләрдән дә мәгънә чыгарып, сагынып сөйлиләр. Илсафның соңгы көннәре турында да шулай искә алдылар. Фаҗига алдыннан гына, егетне күрше авылда яшәүче кайнишләре мунчага чакырдылар. Юынып чыккач табынга утырдылар. Ашаганда Илсаф өч мәртәбә бер сүзне әйтте. “Әтине төштә күрдем бит әле мин. “Син аш-су остасы булмыйсың, улым, башка урынга күчәсең!” – дип әйтте, диде. Бу сүзләргә артыгын игътибар итеп тормадылар, соңыннан исләренә төште....
Ул туганнарының бик иске, әллә кайчангы кечкенәрәк кенә матайлары бар иде. Матайның номерлары да юк, уты да янмый. Туган тиешле егет аның белән авыл эчендә генә йөрештерде. Кайчакта Илсаф та йөреп килә иде. 18 яше кыш көне тулды Илсафның! Ашкына, дәртләнә торган чоры җитте. Менә шул матайны, хуҗалар сизмәсен дип, ишегалдыннан этеп кенә алып чыгып китте ул октябрь кичендә...Ерак авылдан бер кыз белән очрашып йөри башлаганнарын дустына җиткерде.
“Яраткан кызымның әтисе үлде. Янына барып хәлен белеп кайтам әле!” – диде. Саескан тавы белән Шәлене тоташтыра торган яңа юлдан шул матайга утырып чыгып китте. Машина мыжлап тора бит анда! Ара да якын түгел! Иртәгесен, инде ашка алып керергә дип бәлеш ясап тыгарга йөри иде Надиянең тәрәзәсен шакыдылар.
- Надия апа! Анда Илсаф бәрелеп үлгән диләр! Нурия апага үзең әйт! – диделәр. Коелып төште...
...Чынлыкта ни булганын хәзер беркем әйтә алмый инде...Шул хәерсез матайны өстерәп барганда бер егет сораган бит әле аннан, син моны хуҗаның рөхсәте белән алдыңмы соң, дигән. “Сорадым, сорадым...”, дип мыгырдаган Илсаф, башын да күтәрмәгән. Шуннан ерак юлга чыккан...Ә авылның бер ире, йомыш башкарып, шул тирәдән узган. Борылып кайтканда да шунда иде, ә менә янә ул турыдан узганда полицияләр җыелган – малай бер якта, матае әллә кайда ята иде, дигән. Мәхәббәт утында янган йөрәген басар өчен ватык, йөрергә ярамаган матай белән куркыныч юлга кузгалганын егет аңладымы икән ул мәлдә?! Әллә күрәчәге ашкындырганмы? Күргән төшен нигә һаман кабатлады икән, балакай?
Яшеренеп чыгып китмәгән булса аны билгеле туктатырлар, матаеннан очыртып төшерерләр иде дә бит...Юк шул, күрми, сизми калдылар...Фаразлар буенча, егетне авыр йөк машинасы бәргәндер, диләр. Матае 100 метрдан да артык очмас иде...Үзе нык имгәнгән Илсаф: башы ярылган, аягы өзелгән... Ярдәм күрсәтәсе урында качып киткән ул машина! Полициягә узгынчы машиналар хәбәр иткәннәр. Ә алар кирәкле кәгазьләрне тутырганнар да егетне Казанга, мәетлеккә озатканнар. Соңыннан кесә телефоныныннан кайбер саннарга шалтыратканнар...
Яман хәбәр тиз тарала – кояш чыкканда, Илсафның үлемен әнисеннән кала бөтен кеше белеп бетергән иде инде. Яман хәбәрне беркем әйтә алмады. Нуриягә күрсәтмичә генә елаштылар. Сизенде ул, ни булды дип аптыратты һәм җавап булмагач йөрәгем авырта дип кереп ятты. Надиягә авыр эш кушылды - син әйт инде, диделәр. Табибәне чакырткач кына әйтте ул бу хәбәрне. Бармагын мыек итеп ясады да, күзләрен йомып Илсаф үлгән, диде. Шул мизгелдә үк аңсызланып гөрселдәп егылды Нурия. Аны да үлде дип белделәр...Көчкә ипләнде дә акырып, чәчләрен йолкып елый башлады. Тыя алмадылар.
Укол кадаганда, биш кеше тотып торды. Моргтан баланың гәүдәсен алып кайткач ярты авыл һушсыз калды. Җирләгәндә халык бик-бик күп булды. Укыган урыныннан кайткан иптәшләре еладылар! Директор сөйләде. “Бик әйбәт егет иде...Сүз тыңлады, каршы әрепләшмәде...Биргән биремне ялт итеп, тиз генә эшләп куя иде. Аш-су остасы булырга кулы гына түгел, күңеле дә килгән!” – диде. Бәхетсез булып туган бала икән диеште халык...Надия үзенә әзерләгән кәфенлекләрен егетне “киендерергә” бирде. Кара көзнең салкын көнендә Илсафны суык кабергә илтеп салдылар...Гәүдәмне көчле итәм, мускулларымны спортчыларныкы сыман ясыйм дип гел шөгыльләнә торгач беләкләре хәйран ныгыган иде инде. Шул матур гәүдәсе белән җир астына кереп ятты. Йөргән кызы килдеме, юкмы, аңламадылар. Кеше күп иде...Әллә белми дә калгандыр, авыл ерак бит.
Нурияне көн саен Надия үзенә чакырып кертә. Өйдә утырса акылдан язар дип курка, ә болай үзенчә сөйләшә ул. Аңламаганны язышып аңлашалар. Бергә узар инде гомерләре...
Кемдер хәлен сораса Нурия әллә нинди йөрәк авазлары чыгарып елый...
- А-а...А-аа! – дип иңри, куллары белән хәрәкәтләр ясый.“Улым булмагач монда кызык түгел хәзер!” – дип аңлата. Тәрәзәгә карап ымлый, ә аннан зират күренеп тора... Надия Илсафка чардуган ясатты, таш яздырды. Анысына Нурия белән бергә бардылар. “Иң матурын куйсыннар!”- диде Ана. Озакламый Илсафның соңгы пенсиясен алып киләчәкләр. Менә шунда, тамагыннан чыккан тавыш белән тагын бер илереп елаячак инде бичара Ана...Ичмаса, хәсрәтен аңлатып такмаклап еларга теле дә юк...
Фәридә Ибраһим.
Комментарийлар