И, күпереп кабарды соң ипи камыры. Галия бу юлы да камыры уңуына сөенеп туя алмады.
Изде, басты, менә кулының гына түгел, йөрәгенең дә җегәре бетүен тоеп урындыкка лап итеп килеп утырды. Онга баткан кулларына ирек биреп, битен сыпырды. Күз аллары караңгыланды. Иренең иртән әйткән сүзләре кабат колагында яңгырап, башлары чыңлап китте. Бәхетле яшәсә дә, хатынның бер тынычлыгы да юк иде. Тавыш-гауга, юкка сүз ишетү бәгырь итен тәмам ашаган, ахырысы. Бу җан күпме талкына ала соң?!
– Күпме түзәргә була? Мин дә чүплек башында аунап яткан бала түгел лә. Бу ипиемне генә пешерәм дә китәм. Күзем кайсы якка карый, шул якка чыгам да китәм...
Хатын каударлана-каударлана яңа пешкән ипиен бер телем кисеп алып тәмләп чәй эчте. Өйдә дә ипи башы калдырып, бер ипи башлык камырны үзе белән алды. Тиз генә әйберләрен җыйнаштырды да ишеккә атлады. Бусагада Гамиле белән әздән генә маңгайга маңгай бәрелешмәделәр.
– Кая киттең?
– Китәм. Түзә алмыйм, ә үләм хәзер, я чыгып китәм.
Ир аптыраган кыяфәт чыгарды. Чыннан да хатынының көтелмәгән адымыннан каушап та китте бугай.
– Тукта, илтеп куям.
Хатын карышмады. Күрше шәһәрдәге апаларына илтеп куярга кушты.
Йөрәге хәлсезләнгән, калтырап торган хатынга туганнары берни әйтмәделәр. Бер атна эчендә колактагы шаулары тына башлады. Телефоннан эзли башлагач, өйдәгеләргә бер кат язып, анысын да ябып куйды. Тынычланырга, нервыларны тәртипкә китерергә кирәк. Югыйсә яр читендә аяк селкеп утырырга туры килмәгәе.
Егерме елдан артык ир белән яши иде Галия. Пешереп, җыештырып, тәртипләп, ирне көйләп, җайлап-майлап яши торгач, үзенең бер кирәкмәс чүпрәккә әйләнгәнен дә сизми калган. Ике ул үстерделәр. Аларны да карап торасы. Кайчан аның белән аяк сөртә башладылар соң әле?! Галия үткән көннәрне әле бер бу якка, әле бер теге якка авыштырып тәмам гаҗизләнде. Башындагы бихисап сорауларына җавап таба алмады. Гомер буе үзен көйләтеп яшәгән ир тел белән дә, начар холкы белән дә йөрәкне ашап бетергән икән. Галия көн дә урамга саф һава суларга чыга башлады. Баш миенә кислород дулкыны керә башлагач, күзләре ачылып китте. “Менә бер сәбәпсез һава сулап йөрисең”, дип әрләргә янында ире дә юк. Шуңа да йөгерә-йөгерә эшкә барганда да, өйдә торганда да болай иркенләп урамда һава сулап йөргәнен хәтерләми хатын. Кайткач апасы белән иркенләп чәй эчкәндә башларының бераз булса да ял иткәнен аңлап өлгерде Галия. Гапләшеп тә алдылар. Атна-ун көн дигәндә, хатынның битләре алсуланып китте, күзләренә нур керде.
– Апа, ярый килдем әле, үлә идем бит...
Шулчак ишектә кыңгырау тавышы зеңгелдәде. Разыя апа ачкан ишектән бер төркем баласы белән кызы Кадрия килеп керде. Сүз арасында сүз чыгып, Разыя апа Галияне башка үзендә калдыра алмавын әйтте.
–Наным, ипиләреңне сагынырмын инде. Минем кыз алай ипи сала алмас, менә ул да ире белән үпкәләшеп чыгып киткән, – дип апасы аны озатып калды.
Юл сумкасы тоткан хатын яңа адрес буенча яшәргә китте. Начар гына йортта иске бер фатир иде ул. Иске йортның исе дә киемгә дә, гәүдәгә дә сеңә. Хатын шунда үзенең гомер иткән өен сагынып куйды. Бу фатирга никадәр генә өй җылысы бирергә тырышса да, булдыра алмады. Әллә нинди генә фатир булды бу! Әйтергә дә куркырсың, хәтта ипи башы да бик күпермәде. Ипиләре тәгәрәп уңмады. Башка фатир килеп чыгу белән хатын шунда китәргә карар кылды. Кире ир янына кайту дисеңме?! Күрәчәк булмасын! Кайтмый! Ике аягының берсен дә атламый! Ире ягына борылып та карамаячак! Шулай да бераздан эшен, өен сагынудан тәмам аптырады ул. Ире янына кайтасы килми, ә менә элеккеге тормышын өзелепләр сагына инде.
Менә йокысы да туя, ашаган ризыгының да тәме беленә башлады. Янында колак итен ашаучы да, бәгырен кимерүче дә юк. Тик менә Гамиле үч иткәндәй көн дә шалтыратып хәл белешә. Баксаң, хатынының нигә чыгып киткәнен дә аңламый калган икән?! Әй бар да соң рәхәт ирләр! Теленә килгәнне әйтергә, хатынны мыскыл итәргә документ алганнармыни?! Соң хатын-кыз да адәм баласы бит. Бер йомшак сүз җитә бит аңа. Бер сүз җитә, җанны эретергә диләрме?! Галиянең ире белән сөйләшкәндә авызы ерылганын сизсә дә, күңелендәге боз әле эри башламаган иде.
– Сездә ипи пешерергә буламы?
– Була, нишләп булмасын! Үз өеңдәге кебек тор. Барысын да эшлә, тәртип кенә булсын!
Галия бу яңа фатирдагы яктылыкка, иркенлеккә сөенеп атлады. Гөлләр, тәрәзә пәрдәләре аны үзенең өенә алып кайтты. “Минем дә гөлләрем бар бит, алар бик матурлар, сагындым инде үзләрен. Ә минем аш бүлмәсендәге гарнитурым болай иде, зал безнең болайрак иде”. Хуҗабикә белән сөйләшә-сөйләшә ул биредә рәхәтләнеп бер ай яшәде. Ипие соң, ипие, рәхәтләнеп уңды менә.
– Өйдә нишлиләр икән? Ипи башымны югалтмадылар микән?
Галия яңа фатир хуҗасы белән дуслашып китте. Хуҗабикә тыңлап торды да үзен:
– Озакламый иреңә кайтып китәсең син, – диде.
– Юк, кайтырга дип чыгып китмәдем!
– Ир сөекле дошман инде ул дия иде әбекәй. Егерме ел туплаган байлыгыңны кемгә калдырып китәсең? Әзрәк хәйләкәррәк бул. Яхшы булып иргә ярый алмыйсың. Бераз начаррак бул, гел туры ат булырга да кирәкми. Менә бу батырлыгыңны да алып ташла! Өйгә кайтуның ояты юк. Кайт, өеңә! Безнең өяздә йөрүче бабакайга бер башкорт хатыны менә ни дигән: “Галимҗан ага, кайт иленә, кер өеңә. Эшләнмәгән эшләр тау хәтле”.
...Галия тагы үзенең фикерләрен җепкә тезеп бераз яшәде дә, ипи башын хуҗабикәгә дә бүләк итеп калдырып, өенә кайтып китте. Тик бу юлы башкачарак яши башларга кирәк! Үз өеңдә үз көең шул, үз өеңдә яшәүгә ни җитә. Ипи башы гына югалмасын...
Комментарийлар