16+

Кияүнең шаккаткыч гамәле: 8 елдан соң ачылган гаилә сере

Шәфкать туташларыныкыдай ап-ак халат кигән яшь хатынны бик тиз күреп алды Зариф.

Кияүнең шаккаткыч гамәле: 8 елдан соң ачылган гаилә сере

Шәфкать туташларыныкыдай ап-ак халат кигән яшь хатынны бик тиз күреп алды Зариф.

«Әйдәгез, үзем булышам», - диде ул бер кулына мунча себеркеләре, икенче кулына чүп пакеты тотып чыгып килүче Гөлфиягә. Йөк машиналары торган гараж эчендә иде зур чүп контейнеры. Булышам дип торган кеше булганда, рәхәтләнеп риза булды җыештыручы хатын.

Гөлфия мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Җыештыру – аның икенче эше. Иш янына куш булыр дип кергән иде ул җыештырырга.
Һәр һөнәр иясе дә мактаулы. «Бер эшнең дә ояты юк аның, кызым», - дип тәрбияләп үстерде аны әнисе. Дөрестән дә шулай. Мәктәптә штат кыскартылу сәбәпле, бу уку елында Гөлфиягә озынайтылган көн төркеме бирмәделәр. Шуңа күрә, ул дәресләрен укытып бетерүгә, икенче эшенә йөгерергә мәҗбүр иде. Ялгызы бала тәрбияләп үстерүе кыен иде шул. 

Икенче эшеннән беренче хезмәт хакын алгач, шатлыгы эченә сыймады Гөлфиянең. Шатланырлык та шул! Ул хезмәт хакы, мәктәптә эшләп алган акчасыннан да күбрәк булды. Ике сәгать эчендә өч кабинет һәм бер мунчаны юып чыгарасың да, эшең бетте, кодагый. Ике ай эшләгәннән соң, ул күн тиредән тегелгән аяк киеме дә алып киде аягына.

Зариф Гөлфия белән танышуына бик шат иде. Игътибарын көн саен күрсәтергә тырышты ул. Я чүп түгәргә булыша, Гөлфияне гаражга кадәр чыгарып та тормый. Я мунчадан соң калган сөлгеләрне үзе юарга илтеп куя. Ә эш беткәч, яшь хатынны үзенең машинасына утыртып өенә кадәр кайтарып куя башлады.

Шулай итеп йөри торгач Гөлфиягә бергә яшәргә тәкъдим ясады. Тик үзе яши торган фатирына алып кайтмады сөйгәнен, Гөлфиянең тулай торактагы бүлмәсенә килеп тора башлады. Хатынының: «Әйдә, фатир арендалап яшик», - дигән сүзләренә каршы: «Синең бүлмәңдә генә яшәп торыйк, акчаны да иркенрәк тотарбыз», - дип җавап бирде. Зарифның үз фатирында әтисе белән әнисе яши иде. Бераз вакыт үткәч, Гөлфиянең әти-әнисен дә кунакка чакырып, ике як кода-кодагый никах укытып алалар.

Тормыш әкрен генә үз җаена тәгәри. Гөлфия өстәмә эшеннән китә, мәктәптә генә укыта башлый. Зариф белән яши башлаганчы ук ул читтән торып укырга кергән була, укуын дәвам итә. Кызы Дәрия дә бер елдан 1 нче сыйныфка укырга керә.

Бу пар матур гына яшәп китә. Акчага кытлык кичермиләр. Гөлфия кызын курчак кебек киендерә, тәмле итеп ашата. Ире эштән кайтуга берничә төрле ризык әзерләп куя.  Ике як әти-әниләренә кунакка барганда да күчтәнәчләрне мулдан алалар. Ел саен машина ала Зариф, җилдереп кенә йөри. Тик яшәүләре генә шул тулай торак бүлмәсендә кала.

Сигез еллар чамасы яшәгәннән соң бу гаиләдә низаг чыга. Кеше сүзе керәме шунда, алар бер-ике ай аерым яшәп алалар. Шул вакытта, Гөлфия баласын алып, кышкы каникулда әти-әнисе янында ял итәргә дип, авылга кайтып китә. Шунда ул әнисеннән Зариф турында кеше ышанмаслык хәбәр ишетә. Зариф хатыныннан 17 яшькә өлкәнрәк була. Ә хатынының әнисе белән яшь аермалары 10 гына яшь. 

Ни өчен бу турыда сүз кузгатыммы? Зариф, беренче тапкыр хатынының әти-әнисе белән танышырга кайтканда ук әбисенә күзен салган булган икән. Үзе бөтерчек кебек, кечкенә генә буйлы, бар эшкә дә оста хатын була Гөлфиянең әнисе. Әтисе – инвалид, шикәр чире булу сәбәпле, аңа сигез тапкыр операция ясыйлар. Шушы 8 ел яшәү дәверендә Зарифка әби-бабасының хуҗалыгында ир-ат эшләрен башкарырга туры килә: печән чабу, бакча казу, тирес тарату дисеңме. Булышып йөргәне өчен Гөлфия иренә бик зур рәхмәтле генә була.

Җәйге бер ялында Зариф авылга хатынын кызы белән генә кайтарып куя. Үзе эшли, командировкаларга да йөри. Бер иртәне Дәрия эче авыртканга йокысыннан уянып китә. Һәм укшый башлый. Гөлфиянең әнисе авылда эшләүче фельдшерны чакырта. Анысы, үз чиратында, баланы район хастаханәсенә алып барырга куша.

Гөлфиянең энесе гаиләсе белән авылга кайткан була. Ул апасы белән Дәрияне район үзәгенә илтә. Баланы, алып килүгә үк операция бүлмәсенә алып кереп китәләр. 3 сәгать буена ишекле-түрле йөри Гөлфия. Баласын палатага чыгаргач кына җиңел сулап куя ана. 

Операциядән соң хатыны белән кызының хәлен белергә дип, командировкага барырга чыккан җиреннән Зариф кайтып төшә. Нәкъ шул вакытта оныгына – шулпа, кызына камыр ризыклары төяп Гөлфиянең әнисе дә килеп керә палатага. Хастаханәдән Зариф әбисен үзенең йөк машинасына утыртып алып кайтып китә. Юллары бер якка бит.

Менә шул вакытта көтелмәгән хәл була да инде. Район үзәген узып, бераз баргач, рулен уң якка бора Зариф. Туры барасы юл кинәт кенә үзгәргәч, әбисе: «Кияү, нигә бу якка борылдың?» - дип сорый. Кияве: «Машинамның бер запчастен алыштырасы бар», - дип җавап бирә.

Август ае була бу. Басу-кырлар механизаторлар, комбайн, машина белән тулган вакыт. Кайсы ура, кайсы суга, кайсы төяп җибәрә, дигәндәй.
Машинасын ипләп кенә посадка турысынарак алып барып туктата кияү кеше һәм көтмәгәндә янәшәсендә утырган әбисенең күлмәк төймәләрен ычкындыра башлый. «Нишләвең бу, оятсыз! Хәзер ишекне ачам да, каравыл кычкырам! Бөтен кырдагы ирләрне җыям!» - ди Гөлфиянең әнисе. Бу сүзләрдән шүрләпме, Зариф руль артына күчеп утыра да, машинасын бар көченә ыжгыртып авылга таба юл ала. Өйдә утырган бабасы янына да кереп тормыйча, ничек кайтса, шулай тиз генә китеп тә бара. Имеш, ашыга, билгеләнгән җиргә вакытында барып җитәргә кирәк. 

Мескен хатын 3 ел буе кызына берни дә әйтми яши. Кияү тормыш алып бара, араларын бозып куймыйм тагын, дип уйлый ул. Бу «йөк» белән яшәве бик авыр була аңа. 

8 ел бергә яшәгәннән соң Гөлфия әнисенә: «Без аерылабыз, әни, яшәп бетерә алмабыз, холкы бик авыр Зарифның» - дип кайтып әйтә. Әнисе шул вакытта гына кызына эчен яндырып торган серен чишә. 

 «Кызым, күпме гомерем калгандыр, мин бу йөкне үзем белән кабергә алып китә алмыйм», - дип, үзе белән булган хәлләрне сөйләп бирә. 
Бу хәбәрне ишеткәч, Гөлфия аңына килә алмыйча йокларга ятканчы миңгерәп йөрде. Төнне дә йоклый алмады ул. 

Ничек шушындый түбәнлеккә төшеп була икән ул ә?! Бу ир кемнеңдер газиз баласы бит инде. Кайнанасы белән кайнатасы бик акыллы, зыялы, иманлы кешеләр бит, югыйсә. Биш вакыт намаз укыйлар. Гөлфияне дә, аның кызы Дәрияне дә үз кызлары кебек яраттылар алар. Иште ишәк чумарын Зариф. Үз бәхетенә үзе балта чапты. Вөҗдансыз кеше – үзәксез агач кебек икән ул.

Гөлфия бу вакыйганы абыйсы белән энесенә дә сөйләде. Башта алар ышанмадылар. Күңеле бозык кеше белән күпме гомерен үткәрде Гөлфия. Яшь хатынын башка ирләрдән көнләшеп яшәгән иде Зариф. Имәндә булган икән чикләвек. 

Гөлнара Шакиржанова,
Казан.
Фото: нейрочелтәр ярдәмендә әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading