Иртән иртүк матур гына башланган көннең мондый борылыш аласын көтмәгән иде Нурия. Әле укучылар килеп җитмәгән, гөлләргә су сибәсе, тиз генә класстагы тузаннарны сөртәсе бар дип, бераз гына иртәрәк килгән укытучы бераз югалып та калды.
– Бу күлмәгеңне мин эшләгән вакытта бер тапкыр да кимә! Кимә, зинһар өчен, – диде дә Зәрә, алдагы партага башын куеп, үксеп елап җибәрде. – Кимә! Ишеттеңме! Бер тапкыр да күзем күрмәсен! Күрә алмыйм...
Идән юучы, мәктәп ишегалларын караучы булып эшләүче Зәрәнең үз-үзен тотышы аны аптыратты. Югыйсә, Нуриянең күлмәге үзенә бик килешле. Үзәк базарга баргач, кат-кат сайлап, берничә тапкыр киеп карап алган иде. Материалы тәнгә рәхәт, аксыл җирлеккә күк төстәге буйлар сызылган күлмәге нәкъ үзенә үлчәп теккән кебек иде. Яратып алды, бүген иртән шул күлмәген укучылары янына да сөенә-сөенә киеп килгән иде. Нурия яңа кием киеп килсә, укучы кызлар да аның янында бөтерелә, малайлар да укытучы апаларына сокланып карый кебек. Шулай булырга тиеш тә, укытучы һәр җирдә үрнәк, өлге, матур һәм чибәр булырга тиеш. Гәүдәсенә ятышлы, матур күлмәк Зәрәгә ни өчен шулай тәэсир итте – Нурия аңламый да калды. Берәр рәсеме бармы соң әллә дип аптырап, көзгедән тагын бер тапкыр буй-сынына, күлмәгенең артына күз төшерде. Юк, бер рәсеме дә юк. Бары тик буй-буй сызыклар гына иде.
Дәресләр башланды. Бер-бер артлы сәгатьләр үтеп, дәресләр тәмам булып торды. Нуриянең кабинетына шаулашып бер класс керде, икенчесе чыга торды. Эш көне азагына якынлашты. Гадәттә, Нурия янына көненә әллә ничә тапкыр кереп чыга торган Зәрә бүген бер тапкыр да аның кабинетына кермәде, Нурия аны хәтта бүген бер тапкыр да кире очратмады бугай. Нурия Зәрәнең әлеге кыланмышын аңламады. Көн шулай тәмам булды. Кемнәндер нидер сорашырга да Нуриянең җае чыкмады. Хәер, бу хакта ул барыбер башка кеше белән түгел, ә Зәрәнең үзеннән беләсе килде. Буйлы күлмәк ни өчен Зәрәгә шулай тәэсир итте икән?
Икенче көн туды. Нурия, өр-яңа күлмәген төреп, кием шкафының иң эчке ягына тыгып куйды.
Нурия иртән шулай ук, гадәттәгечә, дәресләре башланганчы иртәрәк килде. Бүген аны кабинеты ишек төбендә Зәрә үзе каршы алды.
– Нурия Сәетовна, гафу итегез. Кичә бераз сезне куркыттым да бугай. Гафу итегез, сезнең гаеп юк, – дип кыенсынып кына сүз башлады Зәрә. – Сезнең гаеп юк инде. Тик күңелне, җанны, хатирәләрне берни дә эшләтеп булмый бит...
– Исәнме, Зәрә. Борчылма, бар да яхшы. Сиңа ошамый икән, ул күлмәкне башка кимим, – диде Нурия кабинеты ишеген ача-ача. Ишекне киң итеп ачып, Зәрәне үзеннән алда керергә ымлады.
Зәрә Нуриядән берничә яшькә генә өлкәнрәк. Шулай да Зәрә аңардан йөзе белән күпкә картрак, таушалганрак булып күренә. Нурия бу авылга мәктәпкә эшкә килеп, беренче тапкыр Зәрәне күрү белән дә кызганыбрак куйган иде. Чөнки идән юуучы булып эшләүче әлеге хатынның йөзендә тормыш, язмыш “кыйнаганлыгы” ярылып ята иде. Яшь кенә булса да, алты баласы бар икәнлеге аны тагын да аптыраткан иде.
– Нурия, сез кичәге хәлне бер кешегә дә сөйләмәвегезне, сорашмаганыгызны беләм. Чөнки сез бик тәртипле, сабыр кеше. Юкка гына укытучы һөнәрен сайламагансыздыр инде, – дип сүзен башлады Зәрә.
– Зәрә, без бит синең белән яшьтәшләр кебек. Әйдә, сез дип түгел, син дип сөйләшик. Килештекме? – дип, Нурия Зәрәгә чын дусларча кул сузды. – Үзең сөйлисең килсә, сөйлә, юк икән, кирәкми. Бу синең шәхси тормышың бит.
– Сөйлим әле, үземә дә җиңел булып китәр. Башкалар барыбер күпертеп сиңа җиткерер аны. Син килгән кеше, төрлечә кабул итәрсең, иң яхшысы – үземнән ишетүең, – дип Зәрә авыр сулап куйды. – Сызыклы, буйлы киемнәр, әйберләр яратмавымның сәбәбе шул: мин – төрмәдә утырып чыккан хатын…
Нурия әлеге сүзләрдән имәнеп китте. Кеше үтердеме икән, дигән уй укытучы хатынның башыннан яшен тизлеге белән ярып үтте.
– Мин кеше үтермәдем, бер кешегә дә бармагым белән дә кагылганым булмады, – дип сөйләп китте Зәрә, Нуриянең уйларын укыгандай. – Мин бик авырлык, ятимлек белән, интегеп үстем. Юклык җилегемә үтте. Үги ана тарафыннан гел кыерсытылып, кыйналып үстем мин. Төрмәгә эләккән көнем дә шундый көннәр иде. Миңа унҗиде яшь тулган көн. Үземә ошаган, мине ошатып йөргән егетем дә бар иде ул вакытта авылда. Кичке уенга чыгарга җыендык. Тик минем кияргә киемем юк иде. Колхоздагы сыерларны савып кайтып, өйдәге эшләрне бетереп, хуҗалыктагы дүрт сыерны да савып, сөтен сөзеп, үги әнинең кушкан вак-төяк эшләрен эшләдем дә, өйдә кия торган иске халатымны салмый гына, бакча яклап кичке уен барган якка киттем. Артымнан үги әниемнең “алама тәре” дигән сүзләре яңгырап калды. Каян алыйм инде. Ничек кенә эшләсәм дә кулымда акча юк, булганын да үги әниемә кайтарып бирә тордым. Ә үземнең кияргә киемем, аякка бер нәрсәм юк иде. Өйдә йөргән кием белән кичке уенга барасы киләме инде. Минем кебекләрнең күбесе хәйран гына матур киенеп йөриләр. Аларның да күбесе фермада минем кебек үк сыер савалар. Хезмәт хакын үзләренә тоталар иде. Шулай бакча артлары буйлап атлыйм, киемем булмаганга гарьләнәм, тик кичке уенга да барасым килә. Болай барсам, миннән көләчәкләре көн кебек ачык. Бәхетсезлегемә каршы диимме, минем юлым колхоз председателенең бакча башыннан да үтә иде. Күрәм, кер бавында киемнәр юып элгәннәр. Сөлгеләр, юрган тышлары һәм бер матур күлмәк... Яшьлек, җүләрлек һәм бер катлылык... Шыпырт кына кердем дә, халатымны салып, шул күлмәкне киеп куйдым. Тап-таман булды. Шундый матур! Әйтерсең лә, миңа үлчәп тегеп, элеп куйганнар. Кидем дә, үземнең иске-москыларны шунда ук бер бүкән өстенә куеп калдырып, кичке уенга киттем. Кичке уенның рәхәтлеге, иркенлек, егетемнең сөеп караулары бөтен мәшәкатьләрне оныттырды. Егетем капка төбенә кадәр озата кайтты, ә миңа, әле теге ишегалдына кереп, күлмәкне кире элеп куясым һәм үземнең иске халатымны кире аласым барлыгы тынгы бирми. Шуңа күрә, йокым килә, дигән сылтау белән егетемне тиз генә борып җибәрәсем килә. Шул кичне ул мине беренче тапкыр кочагына алып үпте. Бу минем беренче һәм соңгы тапкыр үбешүем иде. Шушы күлмәк минем тормышымны астын-өскә әйләндереп куйды. Чөнки мин барганда, минем иске киемнәрем бүкән өстендә юк, кер бавы буш иде инде. Мин бераз аптырап басып тордым да чарасыздан өйгә кайтып киттем. Иртәнге якта эшкә барырга дип уянсам, өйдә чит-ят ике кеше, колхоз председателе һәм тагын бер хатын-кыз бар иде.
– Өйдә ул, әле тормаган да. Кичә төне буе кайда йөргәндер, җен белсен! Юньле юлда йөрмәгәнен сизә идем инде. Өтек тәре, менә шулай инде, кеше баласын үстер дә адәм көлкесенә калдырсын, – дип, үги әнием, мине кулымнан йолыккалап, алар янынаалып чыкты.
Башта мин ни булганын аңламый да тордым. Аннары иртәнге чакырылмаган кунакларның милиция бүлегеннән икәнлеген чамаладым. Мин алып кигән матур күлмәк председателебезнең сеңлесенең күлмәге булган икән. Ул Мәскәү ягыннан кичә кайткан. Күлмәге бик кыйммәтле, соңгы мода белән булып, үзенә атап тектергән булып чыкты. Әлбәттә, күлмәк табылды, мине караклыкта гаепләп, төрле документлар тутырылды. Үги әнием сүзләренчә, мин өйгә кибеттән дә урлап вак-төяк алып кайтам булып чыкты. Югыйсә, гомеремдә дә кибеттән әйбер алганым булмады. Кем инде мине кибеткә җибәрсен, үги әни һәрвакыт үзе теләгән әйберне генә ала иде. Шулай итеп, мине районга милиция бүлегенә алып киттеләр. Мине яклап, әтием бер сүз әйтә алмады, үги әни сүзе өстенрәк булды. Бер күлмәк өчен мине өч елга төрмәгә яптылар. Өстемә буйлы-буйлы ситсыдан тегелгән күлмәк-ыштан ыргыттылар. Минем анда күргәннәремне китапка язарлык булды.
– Зәрә, авыр булса, сөйләмә, – дип Нурия аны кызганып куйды.
– Юк, сөйли башлагач, сөйлим инде. Үземә дә җиңел булып китәр. Сиңа барыбер мине тюремщик, аннан сак бул диеп әйтеп куярлар. Бәлки әйткәннәрдер дә инде, – дип, Зәрә сөйләвен дәвам итте. – Менә шулай, унсигез яшемнең беренче көнен мин төрмәдә каршы алдым. Анда сакта торучы хатын беренче көнне үк миңа мең төрле сорау яудырды. Кайда, ничек яшәвем, ничек монда эләгүемне тагын бер тапкыр сөйләтте. Мин бер катлылыгым, кешегә ышанганлыгым белән барысын да аңа сөйләдем. Кияүдә түгеллегемне, кыз кеше икәнлегемне белгәч, аның йөзләре яктырып китте. Ни өчен аның шулай сорашуын, гыйффәтле кыз булуым аны сөендергәнен мин соңрак аңладым. Сакчы хатын, берәр атна минем белән сөйләшкәләп, кичләрен чәй белән печенье да биргәләде. Ә бер кичне ул миңа үзе артыннан иярергә кушты. Бер бүлмәгә алып кереп, ниндидер киемнәр сузды, тиз генә юынып чыгып, шуларны кияргә кушты. Тышта ниндидер машина тора, арткы ишеге ачык. Мине шунда көтүләрен әйтте. Ә кая барам, ник, боларын сорап та тормадым. Чөнки миңа барыбер иде ул вакытта. Белгән булсам, бәлки сакчы хатын артыннан иярмәгән дә булыр идем.
– Иртәнгә кайтарып җиткер, урынында булсын, – диде дә, машина шофёрыннан бер төргәк алып, кесәсенә тыкты. Ә мине шул машинага утыртып җибәрде.
Әлеге машина шәһәрнең икенче ягына җилдерде. Урамда эңгер-меңгер вакыт. Ирекле кешеләр каядыр ашыга, мин үземнең нинди шәһәрдә, кая барганымны да белмим. Минем гомерем, язмышым, бар булмышым шушы кешеләр кулында. Без утырган машина бер гараж алдына туктады, гараж ишекләре ачылды һәм машина керү белән үк ябылды да. Мине бер симез, урта яшьләрдәге ир машина утыргычыннан тартып диярлек алды. Һәм ул кеше мине төне буе көчләде, мәсхәрә итте. Төрмәдәге сакчы хатын мине шушы иргә бер төнгә саткан булып чыкты.
Шулай итеп, таң атканда мине кире төрмәгә кертеп ыргыттылар. Сакчы хатын, мыскыллы гына караш ташлап, гадәттәгедән бик кырыс итеп киемнәремне салдырып алып, буйлы-буйлы киемнәрне кияргә боерды. Мин инде бу вакытка елый да, сөйләшә дә алмас дәрәҗәдә идем. Иртән, башка хатын-кызларга ияреп, тегү цехына киттем. Минем тормышым җимерелде. Шундый төннәр еш кабатланды. Күрәсең саф тәнем, бер кеше кулы тимәгән гәүдәм әлеге симез бәндәгә күңел ачу өчен кирәк иде. Мин авырга калдым. Шулай йөри-йөри беренче сабыем, ир балам төрмәдә туды. Аны, туганда үлде дип, миңа күрсәтмәделәр дә. Тере булгандырмы, үлеме, мин белмим. Шулай итеп төрмәдә мин яшьлегемне, сафлыгымны, беренче сабыемны, авылдашларга-туганнарга ышанычымны югалтып чыктым. Аннан чыккач, мин авылга да, өйгә дә кайта алмый идем инде. Минем өчен иң кыен чор башланды. Кая барырга, кемгә сыенырга. Кая барсам да, төрмәдә утырган дигән ярлык тагылган. Эш юк, торыр урыным юк. Бик озак бәргәләнеп йөрдем, бәхетемә каршы шушы авылда бер әби, мине кызганып, үзе янына яшәргә калдырды. Ул да ишеген минем каршыда япкан булса, мин үз-үземә кул салган булыр идем. Әйе, монда да рәхәт булмады. Кая гына эшкә керсәм дә, “кара койрыгым” өстерәлде. Мине яшәргә керткән әби, сөйләшеп, мине фермага эшкә алдылар. Анда берничә ел сыер саудым. Алдынгылар рәтендә идем. Тик минем кебек төрмәдә утыручыга алдынгы булырга ярамый. Мин сауган сөтләрне башка савымчыларга бүлеп, аларны өскә күтәрделәр, бәйрәм саен, квартал саен мактадылар, акчаларын күтәрделәр. Әлеге хәлләргә мин тешемне кысып түздем. Фермада мал табибы булып эшләүче өч балалы ялгыз калган ир дә бу хәлләрне күптән күзәтә икән. Әкренләп кенә аның белән аралаша башладык. Ул мине башта кызганды, аннары ничектер сүзләребез килеште. Ул минем төрмәдә утырган булуымнан курыкмады. Кеше сүзенә карамыйча, үзенә яр итәргә теләвен әйтте. Мин дә ризалаштым. Шулай итеп, аның өч баласына әни булып килдем. Әлбәттә, барысы да шома гына бармады. Аның туганнарының да кайберләре читләште, әти-әнисе каршы иде. Ирем үз сүзендә торды, үзен дә, мине дә, балаларын да якларлык көч тапты. Яшәп киттек. Минем дә тормышымда яктылык барлыккка килгән кебек булды. Һаман-һаман мин сауган сөтләр башкаларга язылып баруы иремдә ризасызлык тудырды. Ул, мәктәп директоры белән сөйләшеп, мине бирегә җыештыручы итеп күчертте. Шулай итеп мин биредә эшлим. Кырын карашлар булды, тик хәзер алар сирәк инде. Һәр кешенең үз мәшәкате, үз тормышы. Шулай безнең дә бер-бер артлы өч уртак балабыз туды. Минем начар үткәнемне балалар да белә. Аларның үз карашы. Алар мине читләмәде, әтиләре сайлаган кеше булгач, җылы кабул иттеләр. Чөнки әтиләре – балалар өчен авторитет. Әле инде үткәнем онытылган да кебек иде... Тик синең буйлы күлмәгең барысын да искә төшерде. Бу күлмәгеңне мин эшләгән вакытта бер тапкыр да кимә! Кимә, зинһар өчен... буйлы күлмәк – төрмә киеме ул.
Индира Сәйфуллина
Комментарийлар