«Идел-йорт» фестивалендә дә ел саен яратып катнаша алар. Өч тапкыр беренче урын алалар. Быел менә беренче тапкыр Гран-при иясе булдылар. Бөгелмәлеләрнең спектакльләрен караганнан соң хәтта кайбер жюри әгъзалары: «Сезгә дәүләт театры статусын бирергә була», – дигән.
– Бездә рус дәүләт театры бар инде. Район ике театрны күтәрә алмас шул, – дип тыйнак кына елмая бу сүзгә Флера Шәрипова. – Безнең өчен иң җаваплы эш – Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау. Казан халкы шундый нечкә күңелле, шулкадәр аңлап, мөкиббән китеп карый спектакльләрне. Шушы спектаклебезне жюрига тәкъдим иткән вакытта да, кияүләр җырлап бер-берсе белән ярышканда «бис» сорап, алкышларга күмделәр. «Илгизәр+Вера» спектаклен куйган вакытта безне 16 тапкыр алкышлар белән бүлделәр. Жюри: «Безнең тамашачының спектакльне болай кабул итүен күргән юк иде әле», – дип әйтте, – ди Флера Шәрипова.
Флера ханым сүзләренчә, спектакльдә иҗат эшеннән ерак булган кешеләр дә катнаша. Алар арасында таксист, укытучы, спортчы, хәтта идән юучылар да бар. Үринә ролен Татар мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Регина Нәҗмиева уйный. Режиссер: «Бу роль сиңа туры килә», – дип, шунда ук сайлап алган аны. Спектакльнең иң истә калган образларының берсе – Палый ролен 20 елга якын татар теле укытучысы булып эшләгән Клара Сәйфиева уйнады.
– Кечкенә вакыттан ук авыл сәхнәсендә чыгыш ясый идем. Аннан театр училищесын тәмамладым. 15 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Татар теле укытучылары җитмәгәч, өстәмә белем алып, укытучы булып киттем. 20 ел мәктәптә эшләдем. Хәзер лаеклы ялда инде. Менә шушы яшемә җитсәм дә, сәхнә барыбер үзенә тарта инде, – ди Клара Сәйфиева.
«Бер миллион сум акчаны кая куясыз соң хәзер?» – дип кызыксынабыз директордан.
– 10 миллион сум акча бирсәләр дә, ун минут эчендә, шул акчаларны кая куярга кирәклеген билгеләп, смета язып куя алам мин. Безгә шулкадәр күп әйбер кирәк. Халык театры гына булсак да, замана белән атларга, башка театрлардан ким булмаска телибез. Картоннан кисеп ясалган декорацияләр белән генә халыкны җәлеп итеп булмый шул. Микрофоннарыбыз да бик мескен хәлдә иде, менә хәзер тавыш һәм яктырту аппаратурасын алырга исәп. Матур кәчтүмнәргә дә кызыгабыз. Шуңа күрә бу миллионны тиененә кадәр бүлеп куйдык. Инде кире уйламасыннар гына, Ходай язып бирә генә күрсеннәр шул акчаларны, – ди Флера Шәрипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар