Мамадыш районының Югары Яке авылында яшәүче Гөлсем апа Васыйловага 100 яшь тулды.
Аны котларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде.
– Тормышның бар авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән Гөлсем апага. Ире Фасил абый белән өйләнешеп, дүрт кенә ел яшәп кала алар. Гөлсинә апа ике баласы белән тол кала. Озак еллар колхозда тракторда эшли. Яшь хатынга барысын да үзенә башкаруы җиңел булмый, язмыш аны Алексей абый белән таныштыра. Гөлсем апа кабат үзен чын хатын-кыз итеп тоя башлый. Аларның уртак кызлары туа. Бүген Гөлсинә апаның 6 оныгы,13 оныкчыгы бар. «Тормышымнан бик канәгать. Озак яшәвемнең сере – хезмәтне сөюдә», – ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар