12 июньне күпләр Россиянең туган көне дип тә атый. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Баштарак бу дата Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.
12 июнь көнне бәйрәм чаралары беренче тапкыр Казанның 12 мәйданында үтәчәк. Бу хакта шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә сөйләде. Сәгать 10.00 дә Җиңү паркында тантаналы рәвештә 50 метрлы флагшток күтәреләчәк. “Әлеге флагшток Россия иҗтимагый палатасы инициативасы белән “Держава 21 гасыр” мәдәни-патриотик программасы кысаларында уза. Мондый 50 метрлы флажтоклар Волгоградта, Омскта куелган. 2020 елга аларны илнең барлык субъектларында куярга уйлыйлар”, – ди Азат Абзалов.
Көне буе Казан халкы, килгән кунаклар Россия көнен шәһәрнең паркларында, скверларда бәйрәм итә алачак. Урицкий паркында “Россия - Родина моя” бәйрәм программасы әзерләнгән. Анда төрле мастер-класслар эшләячәк, концерт куячаклар. Дәрвишләр бистәсендәге скверда “Россиям минем, яшә” дигән чара оештырыла.
Сәгать 11.00дә “Крылья советов”, “Калейдоскоп” паркларында бәйрәм чаралары башлана. Анда шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Интерактив уен программасы көтелә. Горький паркында исә халыклар дуслыгы парады узачак, Татарстанның халыклар Ассамблеясы төрле халык уеннары, бәйрәм концерты тәкъдим итә. Камал театры каршындагы мәйданда исә «Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучыларның җырларын-биюләрен күрергә мөмкин булачак.
16.00дә Горький Әмәт урманында, “Ак чәчәкләр” бульварында яшьләр өчен бәйрәм чаралары башлана. Бәйрәмнең төп өлеше сәгать 18.00дә Кремль яры буенда үтәчәк. Анда “Братья Гримм” группасы, Slava Slame да җырларын бүләк итәр дип көтелә.
Россия көне сәгать 22.00дә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. Бу тамашаны Казансу елгасы ярыннан күзәтеп булачак.
Комментарийлар