16+

150 еллык самовар, 120 еллык тальян һәм 1902 елгы мәчет бүрәнәсе: уникаль музей хәзинәсе

Биектау районы Олы Кавал авылында яшәүче Фоат Камалиев үз йорты янында бина булдырып шунда музей ачкан.

150 еллык самовар, 120 еллык тальян һәм 1902 елгы мәчет бүрәнәсе: уникаль музей хәзинәсе

Биектау районы Олы Кавал авылында яшәүче Фоат Камалиев үз йорты янында бина булдырып шунда музей ачкан.

Ул аны авылның истәлек музее дип атый. Бер түбә астында 300гә якын экспонат урын алган.  Бик аралашучан, эзләнүчән, үҗәт кеше булып чыкты Фоат абый. Музей эшенә тотынуның сәбәбе — гаилә ядкәрләрен барлау. Әнисенең каба-орчыкларын, тегү машинасын, самоварларын җыеп куя, әтисенең гармунын, эш коралларын барлый, нәсел шәҗәрәсе белән кызыксына башлый. Озак та үтми истәлекләр баз өстенә генә сыймый, яңа урынга «күченә» — йорт хуҗасы үз өе каршына бина салып чыга.

Гаилә — төп илһам чыганагы

Фоат абый 1948 елда дөньяга килә. Әтисе Габдулла фронтовик-диңгезче. Төньяк флотында хезмәт итә. Дошман һөҗүме вакытында кораблары утка тотыла, шунда үпкәләренә зыян килә. Сугыштан инвалид булып кайта. 1946 елда Өбрәдән Әминә Гариф кызы белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы алты балага: дүрт малай, ике кызга гомер бирәләр (ике кыз бала яшьли вафат була. — авт.).

Әтисе уку-язуга оста була: гариза-хат яздырырга, чалгы таптатырга авыл халкы аның янына килә. Әнисе хезмәт кешесе: колхозныкы белән бергә йорт эшен дә бертигез алып бара. Дәү әтисе Камалетдин авылның мулласы. Кеше йортларында кача-поса намаз уку, гает намазлары, мәет күмү — барысын да эшли, авылның тарихын барлый. 

Фоат абый Усад училищесын тәмамлап, механизатор булып авылга кайткан 1966 елда әтисе дөнья куя. 1969 елда аны клубка мөдир итеп билгелиләр. Урып-җыю чорында кырда эшләргә кеше кирәк булгач, комбайнга да чакыралар. Ике эшне берьюлы алып бара. Хезмәттән тартынмый, җиренә җиткереп эшли. Тырыш комбайнчы ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Соңрак бригадир, авыл партоешма җитәкчесе була.

«Җирлектәге халыкның һәр гозер-соравына әһәмият белән карадым. Һәммәсе белән кызыксындым, күңелемне биреп эшләдем», — ди ул еллардагы эшчәнлеге турында. Хатыны Гөлфия Мәгъҗән кызы укытучы, соңрак 25 ел китапханәче булып хезмәт куя. Кызлары Мәдинәгә, уллары Әлфәткә ныклы тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә дүрт оныклары бар. Музей эше дә гаилә эчендәге «киңәшмәләргә» кат-кат чыгырылган һәм расланган фикер. Камалиевларның һәммәсе бирегә үзеннән хәленнән килгәнчә өлеш кертә. 

Камалиев. фото с личного архива

Экспонатларда кеше язмышлары

Әлеге музей 2025 елның октябрь аенда ачыла. Ә экспонатлар 10 еллап җыела. Олы Кавалда музей булдырган Фоат абыйның шөгыле күрше-тирә авылларга, районнарга да тарала. Кемдер кадерле ядкәрләрне иске әйберләрдән арыну өчен, башка берәүләр истәлекләрне ышанычлы кулларга тапшыру максатыннан Камалиевларга китерә. Кайбер экспонатларны Фоат абый үзе айлар-еллар буе сорап йөри.

Экспонатларның һәрберсе турында мәгълүматны — атамасы, борынгылыгы, кемнеке, кайдан килүе — һәммәсен махсус журналга терки, юып, чистартып, тәртипләп куя.

Камалиев. фото с личного архива

30 ел элек вафат булган әнисе кабасына орчыгын ничек кадап куйган, нәкъ шулай итеп аны әле анда, әле монда күчереп йөртә Фоат абый. Сүтеп атарга кулы бармый. Әкренләп әнисенең сепараты, Казанга сөт сатарга йөргән бидоннары, әтисенең тальяны, үзләре кечкенә вакытта энеләрен ишегалдында тартып йөргән чыгырлар да шунда өстәлә. 

«Музей булдыру фикере белән йөри башлагач та, анда булырга тиешле төп экспонатның берсе — Уфалла арбасы дип таптым. Без дә тарттык ул арбаны, дәү әни белән дәү әтинең дә урак тотып чыгып киткәннәре истә. Уфалла арбасын кайдан табыйм, кемнән сорыйм дип эзләнә башладым.

Күп еллар Дәүләт Думасы депутаты, хәзер КДМУ ректоры Айрат Фәрраховның әтисе Зәки абзыйлар хуҗалыгындагы көпчәкне Әгерҗедән алып килеп бирделәр, икенче көпчәкне исә үзебезнең авылдан таптым. Шул заман күчәре дә килеп чыкты: аның башлары станокта түгел, тимерчедә түгәрәкләнеп эшләнгән. Калганын үзем ясап куйдым», — дип сөйли Фоат абый.

Камалиев. фото с личного архива

Музейның иң борынгы ядкәрләре арасында йөз елга якын тарихы булган чабагач, басмалар, комган, җиз үлчәү — бизмән бар. Чабагачны дистә еллар элек ничек тотып эшләгән булсалар, хәзер дә шулай — җебе дә, таягы да, тәпәче дә үзенеке. Аны хуҗасыннан музейга тапшыруын сорап озак йөри Фоат абый. Соңыннан башка кеше алып киткәнен белеп ала. Яңа хуҗа янына бара. Коралның алар нәселенеке икәнен кат-кат әйтеп, зинһарлап сорап, сатып ала. 

Үзе тотып эшләгән җайланма-җиһазлар да шактый. Шуларның берсе чана. Алар музейда икәү. Берсен Чәмәктән китергәннәр, икенчесе үзләренеке. Кыш көннәрендә күз ачкысыз бураннарда, зәмһәрир суыкларда күп тапкырлар басуга салам ташырга туры килә кечкенә малайга әлеге чана белән. 

Самоварлар да өчәү. Берсе — әнисенеке, икенчесен Өбрә авылыннан китергәннәр, ә өченчесен Фоат абый ун еллап ала алмый йөри. Самовар хуҗасы аны үләр алдыннан гына авылдашының музеена тапшыра. Аңа 150 еллап бар. Әтисенең гармуны янында авылдашының 120 еллык тарихы булган тальяны тора. Анысын улы әтисенең истәлеге итеп, монда кергәч югалмаячагын тәгаен аңлап китерә.

Камалиев. фото с личного архива

Берочтан әтисе ясаган печән тырмасын да тота төшә. Әтисе сукыр булса да бик яхшы итеп гармунда уйнаган, тырманың һәрбер тешен дә борау белән түгел, өтерге белән тишкән!

Музейның бер почмагында сандык, сәке, бишек урын алган. Бишекне Фоат абыйның кайнатасы оныгы өчен 1983 елда ясаган булган. Челтәрләр, чигүле яулык-сөлгеләр дә шул чордан. 

Музей киштәләрендә әбиләребез кулланган он иләгән, камыр белән эш иткән җилпучлар, ипи көрәкләре, үтүк — сырлы бәләкләр, кул пычкысы — җәяле пычкы, ышкылар, ат сукалары, көянтәләр, керосин лампалары, букчалар, сәгатьләр, радио һ.б бар. 

Төрле чордагы тегү машиналары да әллә ничә. Иң кадерлесе әнисенеке. Ул заманда сөт, ит-май, йомырка заданиесе бирелә. Әнисе йомырка тапшырып, сөт сатып җыйган акчасына алган аны. «Гаиләдә малайлар күп булды. Әле чалбарны, әле күлмәкне ертып кайтабыз да, мышык-мышык килеп әни янына киләбез. Өс-башыбызны гел карап, пөхтә итеп тотты әни», — ди Фоат абый күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Камалиев. фото с личного архива

Аннан игътибарны җәлеп иткәне: 10 килограммлы кувалда. Анысын юл төзелешенә таш чыгарырга задание килгәч, авыл халкы үзләре белән алып йөри торган булган. Ачлы-туклы, пычрак барак-торакларда торган крестьян халкы ничек кувалда-лом күтәреп карьерда таш чыгара алды икән?!

Музейның аеруча да күз төшә торган урынындагы бүрәнәнең нинди корал-җайланма булуын кыенсынып кына сораган идем, хуҗаның җавабы хәйран калдырды. Баксаң, Фоат абый 1902 елда нигез салынган иске мәчетнең (ул клуб булып тора) бер почмагын, түшәмен кисеп алып кайткан икән.

«Мәчет-клубны утынга турап бетерделәр, мин бер өлешен алып калдым, ул заманда миңа гаҗәпләнеп карадылар, билгеле. Ләкин бу минем өчен бик мөһим иде. Элекке балта осталарының эше дә хәйран калырлык», — ди музей хуҗасы. 

Камалиев. фото с личного архива

Фоат абый музейның беренчел максаты биредәге экспонатлар чорында яшәгәннәрне үткәннәргә алып кайту түгел, ә хәзерге заман балаларына ул чакта кешеләр ничек гомер итүен аңлату, күрсәтү дип ассызыклый. Балалар әби-бабаларының, әти-әниләренең ничек яшәвен белергә тиешләр дип саный. Балалар нәселе, үткәне, әби-бабалары белән горурланырга тиеш, ди. 

  • Музейны йөреп, андагы экспонатлар тарихын тыңлагач гәүдә буйлап каз тәннәре «йөгерә», сөйләнгән тарих, кешеләр бер-бер артлы күз алдына килә башлый. Бу —ата-бабаларыбыз, туган як, милләт тарихы. Һәр авылда булсын иде андый музейлар. Алар — безнең хәтер бит. 

Рузалия Тимербаева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading