16+

2026 туризм трендлары: татарстанлылар Төркия, Кытай һәм Вьетнам арасында сайлый

Быел Татарстан туристлары кайда ял итә һәм ничек акчаны янга калдырырга?

2026 туризм трендлары: татарстанлылар Төркия, Кытай һәм Вьетнам арасында сайлый

Быел Татарстан туристлары кайда ял итә һәм ничек акчаны янга калдырырга?

Хәзер ял планлаштыру — ул инде гади генә «Кая барырга?» дигән сорау түгел. Бәяләр үзгәрә, яңа юнәлешләр ачыла, ә туристлар акчаны янга калдырырга тырыша. Ни өчен Төркия һаман лидер булып кала, Вьетнам һәм Кытай популярлаша, турны кайчан алып кую отышлы — бу сорауларга җавапны без туризм буенча менеджер Лилия Заһидуллина белән әңгәмәдә таптык.

— Лилия, соңгы елларда Татарстан туристлары күбрәк кайда ял итә?
— Күп еллар дәвамында лидер булып Төркия кала. Җәйге сезонда аеруча популяр ул. Кайбер туристлар хәтта ел саен бер үк курорт шәһәренә, бер үк кунакханәгә бара. Унышар ел бер үк җирдә ял итүче туристларым бар.

— Ни өчен Төркия шулай популяр икән?
— Беренчедән, “все включено” системасы эшли, безнең халык аны үз итә. Бер мәртәбә түләп барасың да, чит илдә ашарга-эчәргә эзләп йөрмичә, зур һәм матур кунакханәдә тынычлап ял итәсең. Кичке чаралар, балаң өчен аниматорлар, спорт уеннары, аквапарклар – барысы да шул бәягә кергән, җайлы бит. Гаилә, балалар белән бару өчен менә дигән. Икенчедән, сервис ягыннан да иң әйбәтләрдән санала ул, төрекләрнең кунакчыллыгына тиңнәр юк. Өченчедән, дин һәм тел ягыннан да безгә якын. 

— Бу җәйдә тагын нинди юнәлешләр «трендта» булачак?
— Җәйгә Төркиягә яхшы альтернатива – Вьетнамның Нячанг шәһәре. Бу чагыштырмача яңа юнәлеш. Азия якларына без, гадәттә, кыш көне генә оча идек. Ә бу курортта яз-җәй айларында да менә дигән һава торышы, диңгезе җылы. Безнең бәхеткә, Казаннан туры рейслар да оча, виза кирәкми. Бәясе 12 көнгә ике кешегә 200 меңнән башлана. Шулай ук җәй көне Мисырны сайлаучылар да бар. Анда эссерәк, ләкин коры һава булгач, җиңел кичерелә. 

— Кытай чынлап та яңа туристик “йолдыз”мы?
— Әйе. Күптән түгел Кытай буенча белемнәремне арттырдым, укырга бардым. Ул халыкның тырышлыгына, яңадан-яңа юнәлешләр уйлап табуына, андагы туризмның шулай тиз үсүенә шаккаттым. Диңгез буе кирәк дигән кешегә Кытайның Хайнань утравын киңәш итәбез. Аны икенче төрле “Кытай Гавайилары” дип тә атыйлар. Яз-көз барырга мөмкин. Хайнаньда май аенда ике кешегә 9 көн ял итү 180 меңнән башлана. Кытайның икенче бер юнәлеше – диңгезсез урыннар, зур шәһәрләр, ягъни “материктагы туризм” дип атыйбыз инде. Мәсәлән, Шанхай яки Пекин кебек зур шәһәрләрен, Кытай диварын, Аватар тауларын күреп кайтырга була. Шанхайга Казаннан туры рейслар атнага өч тапкыр оча, билет бәясе бер кешегә бару-кайту 45-50 меңнән башлана. Кытайга керү өчен Россия туристларына виза кирәкми.

— Экзотик юнәлешләр турында нәрсә әйтерсең?
— Таиланд, Вьетнамның Фукуок утравы, Шри-Ланка, Гоа — болар кышкы юнәлешләр. Бу илләргә ноябрьдән апрельгә кадәр барырга мөмкин. Болар арасыннан бигрәк тә Таиландны үз итәләр, кышка дигән турларны җәй көне үк ала башлыйлар. Әлеге юнәлешләр шулай ук ике кешегә 200 меңләп тора, актив ял итәргә яратучыларга туры килә. Тагын бер матур юнәлеш – Мальдив утраулары. Үзем ике ел рәттән шунда бардым, биш утрауда булдым. Барып күрсәң, андагы матурлык бер дә күз алдыннан китми, онытылмый икән.

— Россия буенча сәяхәтләргә ихтыяҗ ничек?
— Сочи, Анапа, Дагыстан, Чечня, Алтай якларын, Эльбрус тавын барып күрәсе килә дип язалар. Җәй көне Абхазиягә баручылар күп, аларның саны хәтта елдан-ел арта дип тә әйтер идем. Абхазиядә искиткеч матур табигать, чиста һава, андагы таулар-шарлавыкларны йөреп бетерешле түгел...

— Турны кайчан алып кую отышлырак?
— Иртәрәк алып куйган саен яхшырак. Көне җитәрәк билет, кунакханәләр хакы күп очракта арта төшә. Мәсәлән, Яңа елга кадәр үк берничә туристым быелның сентябренә турлар алып куйды. Алай иртә хәстәрен күрүчеләр, гадәттә, иң яхшы бәяләрне эләктерә. Ә җәйгә 1-2 ай кала алу хәзер иртә саналмый, күпчелек шулай ала. Көне килеп җиткәч тур сораучылар сирәгрәк очрый, кеше ялын алдан планлаштырырга өйрәнеп килә.

— “Горящий” турлар булгалыймы?
— Бу сүз күбрәк маркетинг алымы дияр идем. Сезон вакытында, мәсәлән, җәй көне ташламаларга өметләнәсе юк, әйткәнемчә, ул очракта алдан планлаштырып кую отышлы. Май аеның икенче яртысында, декабрьдә бәяләр төшеп ала, чөнки ул вакытта сорау кими. Аннан, акчаны янга калдырыйм диючеләргә кызу сезон башланганчы яки беткәндә барып кайтырга мөмкин. Мәсәлән, Төркиядә апрель-май айларында ук ял итүчеләр шактый. Көннәр җылы, бәяләр әле түбән, уртача бәягә премиаль дәрәҗәдәге отельләрдә кунак булалар.   

— Валюта курсы турларга ничек тәэсир итә?
— Турыдан-туры, чөнки турларны доллар һәм еврода саныйбыз. Ләкин бу бәя үзгәрүнең бердәнбер сәбәбе түгел. Халыктан сорау артса, доллар үзгәрешсез торган очракта да бәяләр үсә. 

— Форс-мажор очракларында туристларга нәрсә эшләргә?
— Әгәр тур агентлыктан алынган булса, акчаны кире кайтарту, туроператорга хатлар язу эшләрен үз өстебезгә алабыз. Әгәр турист үзе берәр сайт аша броньлаган икән, шушы ук эшләрне үзе башкара. Март башында Гарәп Әмирлекләренә самолетлар очудан туктагач, туристларның кайсына акчаны кире кайтардык, кайсының турларын башка юнәлешләргә күчердек.

— Киләчәк трендлар?
— Диңгез круизларыдыр дип уйлыйм. Үзе бер кунакханә кадәр зур лайнерларда төрле илләрне гизү турында әйтүем. Ул лайнерлардагы шартларның әйбәтлеген әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел: сигезәр бассейн, аквапарклар, кичләрен цирк программалары, тәүлек буе диярлек эшли торган яхшы рестораннар һ.б. Маршрутлары күп төрле – Кытай, Япония, Көньяк Корея, Төркия, Греция, Италия, Испания һ.б. илләрне шулай күреп кайтырга мөмкин. Бер баруда 3-5 илдә буласың. Һәр иртә яңа илдә туктыйсың, көне буе шунда йөрисең дә кичен яңадан лайнерда сәяхәтеңне дәвам итәсең. Шәп бит! Билет хакларын кушып, ике кешегә 250-300 мең сумга менә дигән маршрутлар бар. Күпчелек халык әлеге төр ял турында белми, ләкин тәмен белеп алучылар шактый инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading