16+

«35/45» ир белән хатын мөнәсәбәтләренә өйрәтә

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә яңа проект – 35-45 яшь категориясендәгеләр өчен «35/45» мөселман форумы башлана.

«35/45» ир белән хатын мөнәсәбәтләренә өйрәтә

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә яңа проект – 35-45 яшь категориясендәгеләр өчен «35/45» мөселман форумы башлана.

Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлламасы буенча гамәлгә ашырыла. Ул анда, аерым алганда, гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча бурычларны хәл итүдә дини оешмаларның мөһимлеген билгеләп үткән иде. «Актуаль социаль бурычларны хәл итүдә дини берләшмәләрнең әһәмияте арта. Шунысы да мөһим: традицион рухи кыйммәтләргә таянган гаилә һәм никах институтын ныгытуга аерым игътибар бирелә», – диде ул.

Президент Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, Диния нәзарәте гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән «35/45» мөселман форумын оештыру башлангычы белән чыкты. Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «35/45» мөселман форумы кысаларында шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла. Белем бирү программасы фикх дәресләрен үз эченә ала. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, тренинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган.

Форум 10-14 апрель көннәрендә Алексеевск районындагы Биләрдә «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге базасында уздырыла. Анда катнашуга Россия төбәкләрендә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар (бигрәк тә кияүдә булмаган һәм өйләнмәгән затлар) чакырыла. Катнашу өчен dumrt.ru сайтында сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Гаризалар 17 мартка кадәр кабул ителә.

Татарстанның мөселман өммәтендә гаилә институтын ныгытуга һәм үстерүгә җаваплылыкны аңлап, Диния нәзарәте бу эшчәнлек өлкәсен үзенең стратегик эш юнәлеше буларак билгеләде. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар Казыйлар шурасы, Голәмалар шурасы, нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге, мәчетләр каршындагы гаилә үзәкләре һәм мөфтиятнең ышаныч телефоны тарафыннан гамәлгә ашырыла. Күптән түгел үз көченә кергән «Татарстан мөселманнары диния нәзарәте имам хатиплары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә» дә мөселман гаиләләрен ныгытуга юнәлтелгән: анда гаилә дини йолалары стандартлаштырылган, республика имамнары һәм казыйлары өчен никахны теркәү һәм талак кагыйдәләре билгеләнгән.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading