16+

«8 сыер тоткач, сыр ясау белән хирысландым»

Саба районы Олыяз авылында яшәүче дүрт бала әнисе Гөлфинә Хуҗахмәтованың өлгерлегенә шаклар катарлык.

«8 сыер тоткач, сыр ясау белән хирысландым»

Саба районы Олыяз авылында яшәүче дүрт бала әнисе Гөлфинә Хуҗахмәтованың өлгерлегенә шаклар катарлык.

“Сыр авыл сөтеннән генә тәмле була”

Күп балалы әни өстенә ул блогер да. Роллылар да ясап сата. Өйдәге кырыкмаса кырык эштән кала, мал-туарын карап өлгерергә кирәк. Ә Хуҗахмәтовлар бер сыер белән генә вакланып тормаган, 8 сыер тоталар. Авыл җирендә яшәгәч, мал асрамыйча булмый инде ул, ди үзе.

Сөт бәясе хәзер бик түбән бит, үзен аклыймы дип сорарга да өлгермәдем, сөт җыючыга тапшырмыйбыз, үзебез эшкәртеп сатабыз, дип куйды.

Гөлфинә көн дә сепараттан сөт аертып, каймак ясый. Эремчек әзерли, корт кайната. Моннан тыш, махсус курс булдырып, сыр ясарга өйрәтә.

– Өйдә сөт гел булгач, сырлар ясау белән хирысланып киттем. Бүгенгә 6 төрле сыр ясыйм. Һәр сырның үз тәме, ясау технологиясе дә төрле. “Халуми”ны кыздырып ашыйбыз, “Фета” йомшак сыр, салатлар өчен кулланабыз. “Качотта” дигән ярымкаты сыр да үзенә күрә бер тәмгә ия. Баштарак сырларны үзебез өчен генә ясадым. Аларның фотоларын социаль челтәрләргә куйгач, язылучыларым, безне дә өйрәт әле, дип сорый башладылар. Шуннан сырлар ясау буенча онлайн курслар әзерләдем. Хәзер укучыларым да тәмле сырлар ясый, – ди уңган хуҗабикә.

Бер килограмм сырга 8-10 литр тирәсе сөт кирәк икән. Тәмле килеп чыксын өчен иң мөһиме – аны сыйфатлы сөттән ясау.

– Сыр авыл сөтеннән генә тәмле була. Өйдә эшләнгән сыр арзанга да чыга, әлбәттә. Бер килограмм сырның үз бәясе якынча 200-250 сумга чыга. Әле ул күпкә сыйфатлыра да, тәмлерәк тә, – ди Гөлфинә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading