– Ольга бүлмәне саттырмаячак. Дөрес, Резидә үз өлешен теләп күчермәгән аңа, аны мәҗбүр иткәннәр. Резидә эчте бит ул, психик авырулар хастаханәсендә дә ятып чыкты, – ди Рәфидә апа.
Әмма моны расларга Резидә апа үзе исән түгел. Бер ел элек 51 яшьлек хатын әлеге бүлмәдә янып үлгән. Рәфидә апа, яндырдылар аны, ди. Әмма полиция хезмәткәрләре моны расламаган. Ниләр булганын бер Алла гына белә. Аның өлешенә хуҗа иптәш кызы бүлмәдә яшәп калган әбигә тынгылык бирми. 20 мең түләп яллаган адвокат та югалган, телефонга да җавап бирми, ди.
Әби биргән номер белән, адвокат Резидә Шәйдуллинага без дә шалтыратып карадык. Трубканы алды. Оренбургтан командировкадан кайтып килеше икән.
– Эш тукталмаган. Документларны җыю озак вакыт сорый. Бик зур эш башкардык. Резидә психик авырулар хастаханәсендә дәваланган, аннан белешмәләр алырга туры килде. Ул исерек килеш үзе дә аңламыйча документларны имзалаганны расларга тырышачакбыз. Аның өлешен ничек тә кайтарырга телибез. Әбине үзем дә кызганам, аңа ярдәм итәрбез, әлегә суд көне билгеләнмәгән, – диде адвокат.
Ул да түгел, участок полициясе килеп җитте. Аны Рәфидә апа исерек күршесеннән зарланып чакырткан булган икән. Участковый үз эшен эшләде, кәгазьләрен тутырды, имза куйдырды, күрше янына кереп сөйләште, әмма башын да күтәрә алмаган исереккә әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Бүлмә аның улы исемендә икән.
– Фатирда вакытлыча торучы кеше түгел ул, милекченең якын кешесе – әтисе. Шуңа да бүлмәдән куып чыгарып булмый, әнә шулай аңлату эшләре белән генә чикләнергә туры килә. Улына әйтеп карарбыз, әтисе белән җитди сөйләшер, – дип вәгъдә итте участок полициясе.
– Ул бүлмәдә хуҗалар берничә тапкыр алышынды. Берсендә 500 меңгә сатарга да йөрделәр. Алырга дип тә уйлаган идем, акчам җитеп бетмәде. Хәзер менә шушы исерек белән җәфаланам, – ди Рәфидә апа.
Инде китәргә генә җыенган идек, ишеккә тагын шакыдылар. «Рая, син утырткан чәчәкләрне урлыйлар, чык тизрәк», – дип, күршесе кергән. Участковый да китеп өлгермәгән иде әле, әмма каракны тотарга өлгермәде. Рәфидә апа ишегалдында үстергән чәчәкләрне өзеп киткәннәр икән.
– Менә гел шулай инде, төрле яклап кысалар, кыерсыталар мине. Резидәм белән каеннар утырткан идек, «Водоканал», казу эшләре, дип, агачларны кисеп китте. Өемнән куалар, күршем тынгылык бирми, тынычлап, намазымны да укый алмыйм, – дип күз яшьләренә буылды Рәфидә апа.
Кадерсез картлык. Күпме кайгы-хәсрәт күргән, үз тырышлыгы белән эшләп алган шул 18 квадрат метрлы бүлмәсендә дә тынычлап яши алмаган карчыкка бик тә ярдәм итәсе килә. Адвокатлар эшен ахырына җиткереп, Рәфидә апа соңгы теләге – бүлмәсен оныкларына бүләк итә алыр, дип өметләник. Бу вакыйгага газетабызның киләсе саннарында тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле.
Бүләк иткән милекне кайсы очракта кайтарырга була?
Татарстанның Нотариаль палатасы ассоциациясенең башкаручы директоры Антон Шибаев:
– Дарственный килешүе вакытында милек хуҗасы үзе исән чагында милкен икенче берәүгә бүләк итә, кире кайтарып алмас өчен бирә. Бу очракта ул мирасыннан колак кага. Бүләк итү процессын кире үзгәртүе бик авыр, әмма мөмкин эш. Россия Гражданнар кодексының 578нче маддәсе нигезендә, килешүне түбәндәге очракта өзәргә мөмкин: дарственный килешүе балигъ булмаган балаларның хокукларын исәпкә алып төзелмәгәндә, әгәр милек хуҗасының 18 яшькәчә баласы булса, ул, торагын бүләк иткәндә, баласының мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, балигъ булмаган баласын өлешсез калдырган очракта. Шулай ук документлар ахырына кадәр эшләнеп бетмәсә дә, килешү дөрес булып саналмый. Бүләк иткәндә, ягъни дарственный ясатканда, Росреестр органнарында дәүләт теркәве узарга кирәк. Теркәлү ун көн эчендә башкарыла. Алты ай узгач, мираска хокук турында таныклык тапшырыла. Торакны яңа хуҗага рәсмиләштерү вакытында милекне бүләк итүче яки кабул итүче үлеп киткән очракта да дарственный килешүе өзелә. Бүләк алучы дарственный ясаткан кешенең гомеренә куркыныч тудырса, зыян салса, суд ярдәмендә килешүне өзәргә була. Дарственный килешүен өзү өчен өч ел вакыт бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар