16+

87 яшьтә дә кулъяулык чигә! «Бер дә тик утырасым килми»

87 яшьтә газета-китаплар укый алу – зур бәхеттер ул.

87 яшьтә дә кулъяулык чигә! «Бер дә тик утырасым килми»

87 яшьтә газета-китаплар укый алу – зур бәхеттер ул.

Әле шушы яшьтә рәхәтләнеп чигеп утырып та булса, бигрәк тә яхшы бит. Теләче районы Караширмә авылында яшәүче Фәния әби Минһаҗева белән очрашкач, шулай уйлап куйдым. 

Без килеп кергәндә дә, Фәния әби кулъяулык чигеп утыра иде.

Киергегә ак тукыма тарттырылып куелган. Әбиебез җайлы гына утырган да, чигү эше белән мәш килә. Дөресен генә әйткәндә, күптән шундый матур әбиләрнең мондый эш белән шөгыльләнгәннәрен күргәнем юк иде. Сез дә сөбханалла дип кенә карагыз, яме. Чын күңелдән эшләп утыра бит!

– Кулъяулыклар күп чиктем. Кызларга егетләр белән йөргән чакларында эшләп бирә торган идем. Чигәргә апайлардан өйрәндем, – дип сөйли Фәния әби.

Фәния. фото автора

Гаиләдә 8 бала үсәләр. Ни кызганыч, бертуганнарыннан ул үзе генә исән-сау. “Малайлар икәү генә иде, калганнарыбыз кызлар. Барыбыз да тормышлы булдык. Хәзер берсе дә калмады.”, – ди ул үткәннәрне искә алып. 

Фәния Шәмсемөхәмммәт кызы үзенең колхозда эшләвен дә, төрле эшләрдә йөрүен дә искә алды. Карачтау авылыннан Караширмәгә кияүгә килә. Үзе дә дүрт балага гомер бирә. Өч кыз, бер малай үстергәннәр. Улы күптәннән вафат инде. Хәзер Фәния әби килене Мәдәния апа һәм оныклары тәрбиясендә тора. 

– Килен генә түгел, ул мине кызым. Килен генә түгел, – дип әйтүләре дә йөрәккә сары май булып ятты. 

Фәния. фото автора

Әбинең тәрбиядә торганы күренеп тора.

Үз җаена гына үз өендә матур итеп яшәп ятуы. Әнә күз явын алырлык карават һәм диван җәймәләрен дә үзе эшләгән ул. Әнә чигү җепләре дә өелеп тора, эшлисе кулъяулыклары күп әле.

– Элек бик күп бәйләдем. Анда бар, монда да бар эшләгән әйберләрем. Нәрсәгә тотсам, шуны эшлим. Эшләргә бик яратам. Бер дә тик утырасым килми. Күзләрем күрә, Аллага шөкер. Китаплар да, газеталар да укыйм. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, – дип сөйли Фәния әби.

Без әбигә саулык-сәламәтлек теләп хушлаштык. Күңелдә аның матур бер образы калды. Мондый зиһенле, камил акыллы өлкән буын кешеләренә карап сокланасы килә. Ныклы буын кешеләре бит алар, ныклы буын! Авыру-сырхауларга бирешмичә, йөзгә кадәр яшәгез әле, әбекәйләр!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading