Монда яңа хәбәр.
Миңлебай үзенең ун ел элек кенә салдырган дүрт почмаклы, такта чоланлы, биш тәрәзәле яхшы өен Мөхәммәтша дигән берәүгә утыз кадак онга саткан. Кулыннан кәгазь биргән. Ул онның җиде кадагына бер җылы кием алган, сигез кадагын бала-чага белән ашаганнар. Аның җир ярым чәчкән арышы бар иде.
– Шуны да бирмәкче идем, алучы юк, – ди.
Гәрәй бераз аптырады, аңа шундый зур мәшәкать белән җыйган өй кызганыч иде. Ләкин кияү башкача карады:
– Үлсәң, йортның нәрсәгә кирәге? Үлмәсәм, исән кайтсам, мин аны барыбер кире алам.
Гәрәй моны аңламады:
– Ничек аласың? Кәгазь яздыргансың бит!
– Шулай, алам! Утыз кадак урынына алтмыш итеп түлим дә алам! Әгәр инде ул дуңгыз карышып маташса, бирмәскә уйласа, башын бирер. Мин андыйларны гына күргән.
Миңлебай сүзне икенчегә борды:
– Гәрәй абзый, мин монда тора алмыйм!.. Китәм инде! Үлсәм, юлда үләрмен! Үзең булмагач, әйтмәдем, син кызыңны минем белән җибәр!.. Дөньяның берәр ягында ике җанга җитәрлек ризык калгандыр әле! – диде.
Хуҗа дәшмәде, кечкенә Нәфисә аптырап карады, бу арада байтак хәлсезләнеп, элекке җанлылыгын югалткан малай Зәйни, бу сүзгә кузгала биреп, апасына барып тотынды:
– Әнкәй дә үлде, син дә китәсең, без кем белән калабыз? – дип елап кочаклады.
Бу һәммәсе өчен яңалык иде.
Мәгәр өлкән кыз Бәхриянең дә, Гәрәйнең дә исе китмәде.
Ата, бераз уйланып:
– Кызымның кияренә юк бит, ул ничек китәр? – диде.
Кызның күңелендә кайчандыр тук вакытта башка бер егет бар иде. Җизнәсе Миңлебайны уйлаганы да юк иде. Шулай да үзеннән каршылык сизмәде: тик атасының киеме юк дигәне генә аны бераз аптыратты. Ләкин кияү моңа алдан чара күргән икән:
– Мин, – диде, – өйне саткач, җиде кадакка бер җылы чикмән алган идем... Ул бик озын, җиңнәре дә киң, әгәр ипләп тексәң, аннан бер калын оек, бер бүрек тә чыгар, – диде.
Үзенең ята торган урыныннан бер кием өстерәп чыгарды.
Бу чыннан да зур иде. Рәтләп ясаганда, бер адәм кышкы суыкта үлмәс кадәр кием булырлык иде. Бәхрия күршедән кайчы алып керде. Энә-җеп үзендә бар иде.
Гәүдәсенә үлчәде, иңеннән, буеннан артырлыгын кисте дә шул кичтә үк чыра яктысында тегәргә утырды. Кияү аңа кисүдә булышты. Типчегәндә, теккәндә кайбер вакыт ике кисәкне беркетеп, тотып ярдәмләште.
Мәхәббәт белдерешү, никах, туй, мәһәр, кунак, мәҗлес, тәбрикләшү – һәммәсе шуның белән тәмам булды. Андый әйберләр күптәннән онытылган иде!
Кыз бу кичтә үлгән апасы Нәгыймәнең роленә керде. Сәкенең бер ягында, яртылай тегелгән чикмән ябынып, Миңлебайның янында аның хатыны кебек ятты. Аның зөфафы шулай үтте.
Һәм моңа берәү дә гаҗәпләнмәде: «Башкачарак була торган иде бугай... Болай гына ничек ярар икән?!» дигән кебек уңайсызланулар һичкемнең хәтеренә килмәде.
X
Зур кызы белән Миңлебай киткәч, йорт кабергә әйләнде. Гәрәйнең өенә гүя куркыныч үлем үзе кара канатларын җәеп кереп капланды. Балалар хәлсез яталар. Алар айлап түгел, көнләп, сәгатьләп картаялар. Куллары неп-нечкә сөяккә әйләнде. Кабыргалар күкрәкнең ике ягына тезелгән чыралар кебек өскә калыктылар. Муеннары беләзектәй нечкәреп, ямьсез озынайды... Башкалар авырганда да бирешми килгән малай Зәйнинең уртлары чери, бөтен тешләре селкенеп төшә башлады, буй-буй чәче коелды. Сигез яшьлек матур сабый Нәфисәнең бите корышып кипте. Йөзенең сөякләре һәрберсе аерым-аерым бәреп чыкты, тиресе җитмеш яшьлек карчык төсенә керде. Болар хәзер элекке кебек елап ашарга да сорамыйлар. Булса, алларына килсә, беткәнче йотыгалар, булмаса, төссез, хәлсез сузылып ята бирәләр.
Гәрәйнең үзендә шешенү сизелде... Балтырларыннан башлап, ботка таба кабару артты.
Шулай бервакыт уйсыз-нисез катып утырды да, мич башыннан балтасын алып, тышка чыкты.
Айлы кич иде. Дөнья матур иде. Ул боларны күрмәде, йолдызлар ерак күктә бриллианттай янып уйныйлар, кемгәдер елмаялар иде. Гәрәйгә болар томанлы пыяла кебек тоелдылар.
Ул чоланның бусагасында аптырап, катып бераз торды да, кинәт каршысындагы кечкенә тәбәнәк куышка таба барып, аның адәм башы сыярлык кечкенә авызына гәүдәсе белән капланды. Эчтән эт тавышы килде. Бу – кайчандыр Зәйни малайның кечкенә матур көчек балалары өчен атасыннан елап-сорап ясаткан такта оясы иде. Алар үсеп, таралып, югалып беткән, әнкәләре Алабайга, аннан соң мирас буенча башка этләргә күчкән иде.
Хәзер моның эчендә Актырнак ята.
Ул моннан байтак вакытлар элек, Намаҗан карт белән талаша-талаша Галим картның эчен-бавырын ашап, үзен бер ныгытты. Аннан соң атналар буенча эзләнеп йөрде. Бүген басу киртәсе төбендә кемдер төнлә үлеп калган икән, иснәнеп йөргәндә, шул яктан җил килде, аның зирәк борыны шунда ук бер нәрсә сизенде, адәмме, малмы, аера алмады, ләкин анысы барыбер иде: ит бар, кан бар, ризык бар. Тиз шул якка чапты, барса, җүнләп туңып та җитмәгән, шешенгән бер гәүдә – адәм гәүдәсе ята. Ашыгып, эчен ярды, өзгәли башлады, ул арада әле үлеп бетмәгән башка этләр дә килеп җиттеләр. Үзара талаш башланды. Мәгәр үлек зур иде, вакытны әрәм итмәстән, ачу белән бер-берсенә ырылдаша-ырылдаша булса да, төрле яктан кимерделәр... Кайдандыр бер кеше килеп чыкты, таяк белән боларны вата башлады.
Актырнак:
– Суксаң сугарсың, бер кисәк алыйм әле, – дип, мәетнең уң кулына тешләрен батырган иде, нык тырышты, мәгәр каты икән, кул өзелмәде, таяклар аркада, кулбашта яман бииләр иде, түзеп булмады, чигенде. Актырнак эченнән әрнеп рәнҗеде:
– Бу адәм балаларының эт җенесенә нигә болай дошманлыгы артты икән бу ел? Элек алай түгел иде бит, – дип уйлана-уйлана, йортка килде. Гәрәй чыкканда, яңа гына шуннан кайтып, такта ояга кергән иде; тамагы бер дәрәҗәгә кадәрле туйса да, теге кулны өзә алмавына кызганып, үз эченнән сукранып ята иде.
Шулвакыт кемдер ояның авызын каплагач, аптырап калды:
– Бу ни хәл? Ни булды бу? – дип уйланды. Башына куркыныч шөбһә килде.
Аның тирә-якка таралган бик күп балалары бар; танышлары, дус-дошманнары да аз түгел. Бу ел шуларның бик күбесе юк булды. Гәрәй белән барганда, күрше авылның базарында аларның күбесенең тиреләрен күреп таныган иде. Кемнеңдер кинәт каплануы үзенә дә шундый бер хәлнең килүе түгелме дип куркытты, барлык көче белән, ояның авызына ташланды, бәлки чыгып котыла алырмын дип уйлады; мәгәр көче җитмәде, ишек авызы нык капланган иде. Беренче шашкынлык үтеп, кире чигенгәч, борыны ис сизде: бу, бер дә шиксез, хуҗасы Гәрәй исе иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар