16+

Аэропорт кем исеме белән аталыр?

29 октябрьдән «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларына танылган шәхесләрнең исемнәрен бирү конкурсының яңа этабы башланды.

Аэропорт кем исеме белән аталыр?

29 октябрьдән «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларына танылган шәхесләрнең исемнәрен бирү конкурсының яңа этабы башланды.

Ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүнең финалына һәр аэропорт өчен өчәр исем сайлап алырга кирәк булачак.
Тавышыгызны Великие имена.рф сайтында калдыра аласыз. Тавыш бирү шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә «Великие имена России. Республика Татарстан» проектында уза.    

Ә сез Татарстан аэропортларына кем исемен бирер идегез?

Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры:

– Җирле аэропортларга биредә яшәүче халыкның фикеренә таянып исем бирергә кирәк. Ул халыкның, милләтнең тарих үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Мәсәлән, мин Бурятияга килеп төшкәч, аэропорт күренекле кеше исеме белән аталган икән, аның кем булуы белән кызыксынам. Бу халыкларның мәдәниятен пропагандалауга, таратуга хезмәт итәчәк. Әгәр Казан аэропортына нинди исем бирүне ил күләмендә сайлауга чыгарсак, аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, ил күләмендә билгеле кешене тәкъдим итеп, Тукай күләгәдә калырга мөмкин. Бу әйбердән сакланырга кирәк. Шәхсән минем үземә Габдулла Тукай исеме якын, әлбәттә. Ә менә «Бигеш» аэропортына карата тәкъдимнәремне әйтә алмыйм.  

Гөлчәчәк Нәҗипова, Милли музейның генераль директоры:

– Мин Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен тәкъдим итәр идем, әлбәттә. Бу аның исемен бөтен дөньяга таратырга ярдәм итәр иде. Делида – Индира Ганди булса, Зальцбургта Моцарт аэропорты бар бит. Безнең өчен бу, әлбәттә, Тукай. Ә инде Чаллының «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев исемен бирү дөрестер бәлки. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск сәнәгать зонасы буларак, шушы исем бирелсә яхшыдыр. Беренчедән, Лемаев бик зур шәхес булса, икенчедән, толерантлык да булыр иде. Михаил Девятаев исемен бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә булды. Бәлки Елга портын аның исеме белән атаргадыр? Вокзалларны да танылган шәхесләрнең исеме белән атау яхшы булыр иде.

фото - http://www.kazan.aero/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    zirekmin

    0

    0

    Нинди чир сон бу э?! Ни очен Пушкин исеме барлык авыл, калаларда э менэ татар атаклы кешелэренен исеме туган авылында да юк. Бу бит узебезне кимсету.

    Мөһим

    loading