"Авырып, госпитальдә яткан авылдашлар булды. Әмма ковидтан бер генә кеше дә вафат булмады",- дип сөенече белән уртаклашты Рәзинә Мөгыйнова.
Сүз уңаеннан, Рәзинә ханым "Елның иң яхшы медицина хезмәткәре" номинациясендә дә катнашкан иде. Бу номинациядә Актаныш районы Аккүз ФАПы мөдире Ләйсән Анамова җиңүче дип табылды.
Медицинада фанатлар гына эшли дигәнне "Үзенчәлекле очрак" номинациясендә җиңү яулаган Республика Балалар клиник хастаханәсе табиблары да раслый. Дмирий Арзин, Александра Бердникова, Эльза Зәйнетдинова, Надежда Леонтьева, Тимофей Лысенкодан торган табиблар төркеме үзенчәлекле операция ясап, 5 яшьлек баланың гомерен саклап калган.
"Россиядә мондый операция ясаган кеше әлегә юк. Чит илдәге хезмәттәшләребез тәҗрибәләре турында китаплардан гына укып белә идек. Без югары технологияләр, ягъни ясалма йөрәкне файдаланып, балага операция ясадык. Түбән Камадан килгән ул бала клиник үлем хәлендә, йөрәк мускуллары эшләми иде. Мондый очракта чит илләрдә дә пациентның исән калу мөмкинлеге 30 гына процент. Ә без операцияне тәүге тапкыр ясадык һәм баланы югалту куркынычы бик зур иде",- ди Дмитрий Арзин.
"Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" исеме ТАССРның атказанган табибы, акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы, профессор Лев Козловка бирелде. Ул ярты гасырдан артык гомерен медицина һәм фәнгә багышланган шәхес.
"Беренче звенода иң яхшы табиб" номинациясендә Кама Тамагы Үзәк хастаханәсе табибы Олег Наумов җиңеп чыкты. Олег әфәнде 12 яшендә бик каты авариягә эләгә. Шунда ук ул табиб булырга карар кыла һәм үсеп җиткәч хыялын тормышка ашыра.
"Ел табибы" исеменә йөрәк-кан тамыры хирургы Роин Джорджикия лаек булды.
"Ел табибы" исемен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте.
"Табиблар эшен күреп, халкыбыз, республика җитәкчелеге исеменнән ничек кенә рәхмәт сүзләрен җиткерергә! Бик дулкынланам. Табиб – гаҗәп һөнәр, бу һөнәр түгел, табигатьтән бирелгән сәләт, күңел халәте. Иң авыры – кешеләр белән эшләү, ә сез бит әле авыру кешеләр белән эш итәсез. Сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр чыннан да бик сабыр, кыю, тәвәккәл", – диде Фәрит Хәйрулла улы.
Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, планшет һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Номинантлар шифаханәгә юллама һәм дипломнар белән билгеләп үтелде.
Әлеге премия табиб һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә, әлеге һөнәрнең ничек мөһимлеген халыкка җиткерүгә юнәлдерелгән. Бәйгедә Татарстан медицина учреждениеләрендә хезмәт куючы, кимендә 5 ел стажы булган медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре катнаша ала. Быел тантана 14 нче тапкыр оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар