16+

Акча түләп, кабергә кереп яталар

Акча эшләүнең нинди генә юлын эзләп тапмыйлар. Инде хәзер акча түләп, үзеңне исән килеш җирләтергә дә була икән. Табутка салып, кабергә кертеп үк яткыралар. Кабердә 20дән алып 60 минутка кадәр “ял итәргә мөмкин”. 

Акча түләп, кабергә кереп яталар

Акча эшләүнең нинди генә юлын эзләп тапмыйлар. Инде хәзер акча түләп, үзеңне исән килеш җирләтергә дә була икән. Табутка салып, кабергә кертеп үк яткыралар. Кабердә 20дән алып 60 минутка кадәр “ял итәргә мөмкин”. 

Эмоциональ арыган кешеләр арасында ул аеруча популяр булачак, бу процедура тормышка яңача карарга, аны яратырга һәм үз миссияңне аңларга ярдәм итәчәк, дип ышандыра идея авторы. 

Табутта яткан очракта, имештер, заказчы ялгыз булачак, аны әйләнә-тирәдәге берәү дә ишетмәячәк һәм комачауламаячак.
Бәясен дә беләсегез киләдер инде. Ике генә миллион. Әле шуңа өстәп, табутыңны да үзеңә калдыра аласың. 

Очраклы рәвештә тагын бер гадәти булмаган хезмәткә юлыктык. Анысы үзебездә түгел, Калифорниядә. Бер төнгә төрмәдәге камерада утырып чыга аласың. Акчага! Бу хезмәтләрнең берничә шәһәрдә күрсәтелүен истә тотканда, аңардан кулланучылар бар димәк. 

Психолог Галия Гыймадиева:
– Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра. Димәк әлеге хезмәтләрдән кулланучылар бар. Ә менә хезмәт тәкъдим итүчеләр аның кеше психикасына ничек тәэсир итүен, ягъни куркынычсызлык мәсьәләсен уйлаганнармы? Монысы сорау тудыра. Аңларга кирәк, бу кеше өчен бик зур стресс. Әмма кайбер кешеләр өчен шундый шок терапиясе файдалыдадыр. Анысын да кире кагып булмый. Үзем исә тормыштагы үз миссиямне табар өчен, мондый эксперимент ягында түгелмен. Әлбәттә, психологиядә башка ысуллар да бар. Тик алар вакыт һәм тырышлык, билгеле бер дисциплина, гадәтләрне үзгәртүне таләп итә. Иң яхшысы – психотерапия. Үзеңә, әйләнә-тирәңә мөнәсәбәтне үзгәртү акрын һәм нәтиҗәле барачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Просто тупость!!!

    Мөһим

    loading