Яхшы хатаны кабатларга да мөмкин.
- Бәхеттә коенырга теләүчеләрнең күбесе анда аягын чылатырга да кыймый.
- Россия картайды, ул пенсия акчасына яшәргә җыена.
- Зур ахмаклык өчен аклану зур акыл таләп итә.
- Барысы да канәгать түгел иде, әмма зур оптимизм белән еладылар.
- Бәхетсез икәнен аңлаганчы үлгән кешедән дә бәхетлерәге юк.
- Кешеләр вакытны минутлар белән үлчи, вакыт кешеләрне – гомер белән.
- Үз ялганыңа үзең ышанасың икән, аңа башкалар да ышана. һәм ул дөреслеккә әйләнә.
- Агачларны саклагыз, алардан кәгазь ясыйлар, ә кәгазьдән – акча.
- Гел нәрсәдер сораган кешене, гадәттә, җавап кызыксындырмый.
- Әгәр синең белән миңа рәхәт икән, бу – синсез кыен дигән сүз түгел.
- Ахмак булу да авыр, көндәшләр күп.
- Төркемнән аерылып чыгарга теләсәң, төркемнән аерылып чыгарга теләүчеләр төркеменә эләгәсең.
Фото: minionomaniya.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар