«Ахырзаман якынлашканда, көтүченең дәрәҗәсе күтәрелер»
Ахырзаман якынлашканда, көтүченең дәрәҗәсе күтәрелер, дия иде әбием. Күрәсең, шул заманнар якынлаша торгандыр. Хәзер авылларда көтүче – иң кадерле һөнәр ияләренең берсе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ахырзаман якынлашканда, көтүченең дәрәҗәсе күтәрелер, дия иде әбием. Күрәсең, шул заманнар якынлаша торгандыр. Хәзер авылларда көтүче – иң кадерле һөнәр ияләренең берсе.
Иң күп хезмәт хакы алучылар да көтүчеләрдер әле. Бездә – сыерларны чиратлап көтү гадәте. Өлкәнрәк яшьтәгеләр көтүгә чыга алмый, билгеле, көтүче ялларга туры килә. Ә кеше табып булмый, үсмер егетләргә ялынабыз. Бер көн көтүгә чыккан өчен 500 сум түлибез.
Күпләр электр көтүчеләренә күчеп бетте. Җайлырак, диләр. 18 меңгә җайланманы алып куялар да, берничә хуҗалык кушылып, болында урын әзерлиләр. Кайбер районнарда сыерларны арканлап кына куялар. Көтү бөтенләй юк. Сөт бәясе төшә, җитмәсә соңгы арада мал-туарда төрле авырулар табылып тора, көтүче табу да бер баш бәласе, сыер асрауның файдасы юк. Ничек кенә булмасын, гаилә әгъзасына әйләнгән сөтлебикә белән саубуллашасы да килми. Сыер асраучыларга уңайлы шартлар тудырылсын иде.
Сания Әкрәмова, Кама Тамагы.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
Комментарийлар