16+

Аксубайда бер тәүлек эчендә 3 коронавируслы кеше ачыкланган!

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы хәбәрендә әйтелә.

Аксубайда бер тәүлек эчендә 3 коронавируслы кеше ачыкланган!

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы хәбәрендә әйтелә.

Шулай итеп, республикада COVID-19 йоктыру очракларының гомуми саны 4 040 ка җитте. Барлык чор буенча 2 874 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә - 39. Дәвалауда 1 154 пациент кала.

Оператив штаб мәгълүматы буенча, барлык яңа очраклар моңарчы авыручылар белән контактта булган: 13 кеше хастаханәгә озатылган, 26 сы өйдә җиңел яки симптомсыз формада дәвалана.

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 31, Яр Чаллы - 2, Аксубай районы - 3. Берешәр йоктыру очраклары Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында теркәлгән.

Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге бер бала бар. 4ешәр кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр авырый, 9ысы - 50 дән 60 яшькә кадәр, 5есе - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 2се - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.

Тагын укырга: Татарстанда коронавирустан уникенче кеше вафат булган

Фото: pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading