Роспотребнадзор вәкиле грипп һәм ОРВИ сезоны вакытында аерым коллективлар һәм учреждениеләр өчен махсус чикләү чаралары кертеләчәген искәртте: «Барысы да тәмамланды дип уйлаучылар ялгыша. Уяулыкны югалтмаска кирәк».
Кешеләр бик иртә уяулыгын югалта һәм коронавирус инфекциясен кисәтүдән баш тарта. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Алда – грипп сезоны, коронавирус әле бездән китәргә җыенмаганлыктан, ул тагын да куркынычрак булачак. Шунлыктан бу чорда битлек режимы сакланачак, диде белгеч.
«Кешеләр бик иртә үз-үзләрен тынычландыра. Коронавирусны кисәтү чаралары мәҗбүри булырга тиеш. Алда – грипп һәм ОРВИ сезоны, коронавирус әле бездән китәргә җыенмаганлыктан, алар тагын да куркынычрак булачак», - диде спикер.
Ул грипп һәм ОРВИ сезоны вакытында аерым коллективлар һәм учреждениеләр өчен махсус чикләү чаралары кертеләчәген искәртте.
«Барысы да тәмамланды дип уйлаучылар ялгыша. Уяулыкны югалтмаска кирәк», - дип сүзен йомгаклады Авдонина.
Чыганак: Татар-информ
Комментарийлар