Атна азагына кадәр һәм киләсе атна башында республикада явым-төшемнәр булмаячак, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Һава температурасына килгәндә, төнлә ул уртача +1..-5 градус булачак. 28-29 март көннәрендә көндез һава +7...+12 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе, 30 март көнне төнлә 0..+4, көндез +9...+14 градуска кадәр җылыначак. Әмма мондый матур көннәр озакка бармаска охшаган.
Фаразлар буенча, 31 мартта атмосфера фронты тәэсире нәтиҗәсендә, кар явуы ихтимал. Температура да сизелерлек түбәнәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар