Алия Фәйзрахманова: "Балалар белән эшләгәндә, кагыйдәләрне бозарга туры килә"

“Апуш” татар балалар театр студиясенә бер яшь! Бер ел дәвамында “Апуш”лар киң тамашачыга 4 спектакль тәкъдим итте. Драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә “Апушның тылсымлы төшләре” пьесасы “Театральное Поволжье” фестиваленең республика этабында җиңү дә яулады.
Хәзерге вакытта “Апуш” студиясе “Сәйдәш”, “Чулпан”, “Ленин” мәдәният үзәкләрендә актив эшчәнлек алып бара. Балаларга сәхнә теле, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр бирелә.
– “Апуш” балалар театрының төп максаты – балаларда татар әдәбиятына, татар теленә мәхәббәт уяту. Балаларга 4 юнәлештә белем бирәбез. “Апуш” балалар театр студиясенә 9-15 яшьлек балаларны сайлап алабыз. Кайвакыт балаларның мөләемлегенә каршы тора алмыйча, кагыйдәләрне дә бозабыз. Хәзерге вакытта “Апуш”та иң өлкән балага – 16, иң кечесенә – 7 яшь. Балалар атнасына 3 көн, 3әр сәгать шөгыльләнәләр. “Апуш”ларның барысы да искиткеч сәләтле балалар.
Алар мәктәптә “4”кә, “5”кә генә укыйлар, музыка мәктәбенә йөриләр, өстәмә түгәрәкләре дә бар. “Апуш”ка эләккәч, балалар үзләре белән бер дулкында булучылар мохитенә эләгә. Аларның сәләтләре ачылып китә. Хәзерге балалар стериотиплар белән яши. Ә “Апуш”та шөгыльләнүчеләрдә алар юк. Балалар үз шәхесләрен тоя башлыйлар. Башкалардан аерылып торудан курыкмыйлар, оялмыйлар, – дип әйтте “Апуш” студиясе җитәкчесе, сәхнә теле укытучысы Алия Фәйзрахманова.
Татар балалар театр студиясенең катнашучыларына дәресләрне тәҗрибәле театр артистлары, режиссерлар бирә. Иң мөһиме: барлык дәресләр бушка үткәрелә.
– Театр сәнгате холык, тормышка караш, башкалар белән аралашуны формалаштыра. Балаларны сәхнәгә әзерләргә вакыт бик аз булды. Әмма аларның һәрберсенә шаккатырлык. Шунысы мөһим: балалар театр студиясенә әти-әни кушканга, вакыт уздырырга килмиләр. Минемчә, татар театр студиясенең түләүсез булувы да зур бәхет, – ди Г.Камал театры актеры, “Чулпан” мәдәният үзәгендәге студиядә актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов.
Барлык театрлар кебек үк “Апуш”лар да репертуар сайлауга бик җаваплы караганнар. Балалар өчен иҗат ителгән, яшь буынга кызык булырдай драма әсәрләренә кытлык сизелүенә дә тап булганнар.
– Остаз буларак, иң беренче һәм җаваплы мәсьәлә буларак репертуар сайлауны аерып әйтер идем. Һәрберебезнең балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Башта балалар өчен пьеса кулай булыр дип уйладым. Ул сәхнә өчен рольләргә бүленеп язылган бит. Проза әсәрләренә куелган спектакльләрне караганнан соң, фикерем үзгәрде. Прозадан да менә дигән спектакль ясап була икән. Без эксперемент формасында эшләп карадык. Һәрберебез ярты ел, 2-3 ай эчендә спектакль чыгарды. Алга таба балаларга озаграк эшләп, театр нигезе белемнәрен бирергә кирәк. Балаларны тиз арада зур сәхнәгә чыгарып имгәтүдән куркам. “Апуш” студиясе милләткә татарча фикер йөртә торган, телне камил белә торган балалар әзерли, – дип әйтте К.Тинчурин театры артисты, “Ленин” мәдәният йортындагы студиядә сәхнә теле, актерлык осталыгы остазы Зөлфия Вәлиева.
“Апуш” балалар студиясенә “Чулпан” мәдәният үзәгенә якын арада өстәмә кастинг оештырачаклар. Тагын 10 баланы театр дөньясына кабул итәчәкләр.
– Кастингта төп таләпләр: татар телен камил белү, аралашу, театраль сәләт булу. Минемчә, баланың үзендә “Апуш”ка эләгү теләге булырга тиеш. “Чулпан” мәдәният үзәгендә мюзикл юнәлеше буенча эшчәнлек бара, – дип искәртте Алия Фәйзрахманова.
“Апуш” студиясендә тәрбияләнүче Иркә Мингалиева да яраткан студиясенең бер яшен билгеләп үтүгә әзерләнә.
– Моңа кадәр бер дә театр дөньясына аяк басырмын дип уйламадым. “Апуш”ка килгәч, театрга мәхәббәт уянды. Мин "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә шөгыльләнәм. Без бик бердәм, студиядә дуслар күп. Җыр-биюле чарабызда сезне көтеп калабыз, – дип әйтте ул.
13 март көнне 17:00 “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Апуш” татар балалар театр студиясенең туган көненә рәхим итегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?3900
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.7700
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.9000
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.4500
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.6200
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.4800
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.13502
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.39301
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.87800
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.110100
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.271604
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.43100
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.28301
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.185600
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.672705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.728501
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.37700
-
5 июнь 2023 - 16:44Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 9 кеше сидр белән агуланып үлгән Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.3200
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330907
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.139624
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.74200
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.130000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика