Татарстанда соңгы көннәрдә коронавирустан үлүчеләр саны кискен арта башлады. Кичә генә ике үлем турында язсак, бүген инде өч үлем турында язарга туры килә.
8 июньдә 1946 елда туган Чаллы кешесен җирле хастаханәгә салалар. 14 июньдә ул вафат була.
1948 елда туган Казан кешесен исә 19 июньдә РКБ каршындагы инфекцион госпитальгә салалар. 1 июльдә вафат була.
1976 елда туган Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызны 2 июльдә хастаханәгә урнаштыралар. Хәле бик авыр була. Үлеме 8 июльгә карый.
Патологоанатом экспертизалары буенча соңрак өчесенең дә коронавирустан үлүе ачыклана.
Үзегезне, якыннарыгызны сакласагыз иде.
Комментарийлар