1. Даруларга карата аллергиянең нинди авыр формалары күзәтелергә мөмкин?
Республика балалар клиник хастаханәсендә аллергология бүлегендә аллерголог-иммунолог консультанты Резеда Хәкимова аңлатуынча, ел саен балалар клиник хастаханәсендә дарулар аллергия китереп чыгарган бер ике очрак теркәлә. Бу вакытта баланың хәле нык авырлаша, ул аңын югалтырга мөмкин, тәне пешкән кешенекен хәтерләтә, урыны белән бетчәләр пәйда була, алар шартый, тире куба. Кыскасы, мондый вакытта, табиблар ярдәменнән башка мөмкин түгел.
2. Балаларга баллы ашату аллергия китереп чыгарамы?
Резидә Хәкимова аңлатуынча, глюкоза, шикәр аллергия китереп чыгармый. Дөрес, шоколадларда бер шикәр генә түгел. Башка компонентлар да бар, төрле “Е” лар, буягыч матдәләр, чикләвек, сөер сөте, аллергия китереп чыгара торган башка матдәләр булуы бар. Шуңа да аллергия килеп чыкмасын өчен балаларга чамасын белеп кенә баллы ашатырга кирәк.
3. Аллергия вакытында прививкалар ясатырга ярыймы?
Республика балалар клиник хастаханәсендә югары категорияле педиатр-табиб Лилия Зыятдинова әйтүенчә, аллергияле бала һәрчак табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Әгәр аерым күрсәтмәләр булмаса, авыру көчәймәгән вакытта прививкалар ясатырга рөхсәт ителә. Гадәттә, прививка алдыннан өч көн кала һәм вакцина ясаганнан соң аллергия билгеләрен җиңеләйтә торган дарулар кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә баланың тавык йомыркасының агына аллергиясе бар икән андый очракта прививканы ясатмаска кирәк.
4. Балтырганнан аллергияле кешеләргә генә куркырга кирәкме?
Юк, балтырган ул аллергиясе булмаган кешегә дә зыян китерергә мөмкин. Балтырганның согы тирегә эләксә, кояш нурлары белән реакциягә кереп пешерә, бу аллергия булмаган кешедә дә күзәтелергә мөмкин, – ди Алексей Лунцов.
5. Салкыннан аллергия нигә килеп чыга икән?
Алексей Лунцов әйтүенчә, салкыннан аллергия диеп әйтү дөрес үк булмас, бу иммунитетның һава торышына реакциясе. Дөрес, соңгы елларда салкыннан тәне кызарып, зарланып мөрәҗәгать итүче яшьләр чынлап та күп.
Аллергиядән ничек саклану өчен киңәшләр:
- Әгәр дә сезонлы аллергиягә организмыгыз сизгер икән, үләннәр чәчәк аткан чорда урамга бик чыкмаска тырышыгз.
- Җилле көнне чәчәк серкәләре тизрәк тарала, яңгырлы көнне аларның көче кими. Моны истә тотыгыз.
- Чәчәк серкәсенә аллергия булса, урамнан кергәч ул душта су коенып чыгарга киңәш ителә. Шулай ук борынга куя торган махсус фильтрларны кулланырга була.
- Спиртлы эчемлекләр белән сак булырга кирәк. Кайбер үләннәр кушылып ясалган сыралар аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
- Тәмәке тарту аллергияле кеше өчен зянлы.
- Аллергия китереп чыгара торган иң куркыныч ризыклар булып: сыер сөте, йомырка тавыгы, арахис санала. Шулай ук балык, цитруслы җимешләрне дә сак кулланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар