16+

Алмаз Хәмзин концертта бала таптырган...

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин үтеп барышлый булса да, редакциябезгә кереп чыга. Менә бүген дә сугылды. Алмаз абый керсә, берәр кызык хәл сөйләмичә китми инде.

Алмаз Хәмзин концертта бала таптырган...

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин үтеп барышлый булса да, редакциябезгә кереп чыга. Менә бүген дә сугылды. Алмаз абый керсә, берәр кызык хәл сөйләмичә китми инде.

“Алмаз абый, синең исемеңне яратам мин. Бигрәк матур исем! Ирем дә Алмаз исемле бит”, - дигән идем, шул җитә калды. Алмаз абый бер кызык хәл сөйләп бирде!

“Моннан 15-20 ел элек Дәрвишләр бистәсендә концерт куябыз. Концертның бер өлешендә халык бераз шаулашып алды, әмма берничә минуттан бар да җайлашты, концертны матур гына үткәрдек. Берничә көннән соң бер ханым хәбәргә чыкты. “Алмаз абый, Дәрвишләр бистәсендәге концертыгыз шулкадәр кызык булды ки, көлә-көлә бала тудыру йортына китеп бардым бит. Ничек бала тапканымны да белмим, шундый җиңел булды, бик тиз таптым. Сезнең хөрмәткә улыма Алмаз дип исем куштым” диде”, - дип сөйләде Алмаз Хәмзин.

Исеме белән бәйле хәлнең шундук исенә төшүен күр әле! Шаккаттым! Хәер, Алмаз абыйның хәтере яхшы дип бер язган идем инде. Күз тимәсен...

Теге кечкенә Алмаз да хәзер егет булгандыр инде. Алмаз абыйсы кебек юмор хисенә бай егет булсын!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading