Танылган юморист, сүз остасы, язучы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Күп кенә дәрәҗәле шәхесләр республика җитәкчелеге ярдәме белән тораклы булды. Сезгә фатир бирделәрме?
– Беркайчан беркемнән сорап йөрмәдем, кимсенеп баш имәдем. Әйткәнемчә, әти-әни шулай өйрәтте. 42 яшьтә генә үз көчем белән фатир алдым. Аңа кадәр тулай торакта яшәдек.
– Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменнән баш тарткан булгансыз икән?
– Ул вакытта филармониядә баш режиссер булып эшли идем. Аннан берничә тапкыр китеп, кире килдем. Соңгысында җитәкче урынбасары булып эшләдем. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем дә бирделәр. Әмма болай да авторитетым бар, шуңа күрә миңа андый исем кирәк түгел иде. Ә 60 яшьлек юбилеема Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп: “Без – гаепле, эшләгән кешене күрмәгәнбез, вакытында бәяли белмәгәнбез”, – дип миңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем тапшырды. Теге 12 ел элек үзем кире каккан “исем”не дә табып алып килгән, аны да тапшырды. Фәрит Хәйрулловичка рәхмәтем дә, хөрмәтем дә зур.
– Алмаз Хәмзинны таныйлармы?
– Бер вакыйга искә төште. Бервакыт Камил Кәримов белән Кайбычка бардык. Мәктәпкә кыр ягыннан әйләнеп килеп кердек. Нишләптер бала-чагалар каядыр бара. Машина тәрәзәсен төшереп, пионер вожатый шикелле яшь кенә укытучыдан: “Бүген нинди чара була монда?” – дип шикләнеп сорадык. “Бик беләсегез килсә, Алмаз Хәмзин белән очрашуга барабыз!” – диде. Шулчак Камил: “Мине бөтен кеше белә, таный, мин – популяр дип мактанып йөрисең”, – дип кәкрәеп катып көлде. Теге укытучы очрашуның клубта булуын әйтте дә китеп барды. Бардык, чыгыш ясадык. Ул минем чыгышны күрде, билгеле. “Гафу итегез, мин бит сезне белмим. Үзбәкстан ягыннан кайттым”, – диде оялып кына. “Танышырга мөмкинлек тә бар иде, сез: “Бик беләсегез килсә”, – дип кинәт китеп баргач, сөйләшеп тә булмады”, – дидем.
– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез?
– “Чаян” журналында эшлим. Мин, мөгаен, “Татмедиа”дагы иң өлкән хезмәткәрдер. Республика авылларында мәктәп укучылары белән очрашулар оештырам. 10 ел эчендә 1200дән артык очрашу үткәрдем. Артистларга пародия күрсәтәм дә, кем болай җырлый, дип сорыйм. Кыенсынып кына кул күтәрәләр дә, “Габдулла Тукай” диләр. Аларны гаепләп булмый, чөнки алар башканы белми. “Мин сезне гаеп итмим, ләкин “Габдулла Тукай” дигәч горурланам. Тукай абыегыз бик яхшы җырлаган, аның тавышы бик моңлы булган”, – дим. “Соңгы арада кемнәр килеп китте?” - дисәң дә, бик үк белмиләр. Муса Җәлилне, Абдулла Алишны беләләр, әмма шигырьләрен әйтә алмыйлар. Мәктәпләрдә пропаганданы бик каты алып барырга кирәк. Логик, шәхси үрнәк белән күренә торган очрашулар ныграк тәэсир итә.
– Алмаз абый, көлкегә калганыгыз бармы?
– Яз көне авылда кар шулкадәр күп була иде. Без малайлар, кызлар белән урамда уйный идек. Фермага бара торган абый-апаларның юлы безнең урам аша үтә. Шунда юл кырыенда сукмакта чокыр казып, өстен кар белән каплап куя идек. Астында су була торган иде. Үтеп баручылар суга төшкәч, күңел була инде. Ләкин кешегә чокыр казыма, үзең төшеп батарсың, диләр. Үзебез дә шунда төшеп бата идек, аяк киеменә су керә иде. Элек балачакта вак-төяк белән үзебез алдасак, хәзерге җәмгыятьтә үзебезне алдыйлар.
– Нинди темага мәзәкләр сөйләргә яратасыз?
– Студент булганда, 1 апрель көнне концертлар куя идек. Аның мәзәге дә юк иде. Иң зур мәзәк ул – Гамил Афзалның әби турындагы шигыре. Аны сөйләгән вакытта, инде халык яттан белсә дә, тәгәрәп көлә иде. Авылдагы әтәчтән яки берәр исеректән көлгәләделәр. Аннары тора-бара милициядән көлә башладылар. Билдән түбән юморны беркайчан үз итмәдем. Минем өчен ул авыз пычрату белән бер. Беркайчан да сүгенгәнем юк. Хәтта дуслар янында да. Әгәр ялгыш ычкынса, үземә рәнҗим, оялам.
Эльвира Шакирова
Нинди шәп уй килгән башыңа...
“Чаян” редакциясенә Халык шагыйре
Газинур Морат килеп керде.
Әйтә миңа фикер: “Син бу “Татмедиа”да
Иң өлкән кеше бит инде?..”
Уйга калдым... Шулай икән лә бу, чыннан да,
Утырам эшләп гел бер үзем.
Юк язучы фельетоннар һәм дә тәнкыйтьне,
Бар да “шикәр” илдә, гел “йөзем”.
Сынап карый күземә, ни әйтер дип микән,
Мондый чакта, дустым, ни әйтим?
Гаепле булам түгелме соң, эшләгәнгә
Җитмеш бишкә хәтле көне-төн?!
“Сиңа, – ди, – бәяләп фидакарьлегеңне
Бирү кирәк берәр машина”.
Җавабымда әйттем аңа болай диеп:
– Нинди шәп уй килгән башыңа!
Алмаз Хәмзин
29.03.2022
Әңгәмәнең башын әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар