"Беренче канал"ның Алсуның кызы җиңеп, шау-шу тудырган алтынчы сезон "Голос.Дети" бәйгесенең нәтиҗәләре дөрес түгел, дип игълан итте. Бу хакта РБК хәбәр итте.
Group-IB компаниясе бәйге нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, 07 номеры файдасына (әлеге номаер астында Микелла Абрамова чыгыш ясаган) массакүләм автоматлаштырылган смслар җибәрелүне ачыклаган. Тавышларны "әйләндерү" өчен 300 телефон номеры һәм 8 мең хәбәр җибәрелүе мәгълүм булган.
Хәзер телеканал "Голос.Дети" бәйгесенең махсус чыгарылышын әзерләргә җыена, анда бәйге финалистлары катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ну наконец-то ! Все сразу понятно было! Там дети пели намного, намного лучше.
0
0