Россия һәм Канада командалары арасындагы Хоккей буенча дөнья чемпионаты уенын Чехиянең Острова шәһәрендә 9 меңгә якын кеше тамаша кылган. Уенда 20 яшькә җитмәгән спортчылар ярышты. Хәер, безнең спортчыларның өчесенә генә 19 тулмаган. Турнир дәвамында хоккейчыларыбыз югары дәрәҗәдә уйнады, дияргә мөмкин. Бу финалда да чагылыш тапты, әмма хәл иткеч уен тәмамланырга санаулы минутлар калганда спортчыларыбыз концентрацияне югалтты. Дисциплинаның аксавы да үзен сиздергәндер.
div>
Илебез җанатарлары 2011 елның чемпионат финалын да яхшы хәтерлидер. Анда да Россия Канада белән очрашып, 5:3 исәбе белән җиңгән иде. Гәрчә, уен башында исәп 0:3 булса да.
Комментарийлар