16+

«Әни белән яшим. Акчабыз юк. Тышта суык. Куртка, бүрек, бияләй, әти кирәк»

Минем тормышымдагы иң истәлекле бәйрәм ул – Яңа ел чыршысы.

«Әни белән яшим. Акчабыз юк. Тышта суык. Куртка, бүрек, бияләй, әти кирәк»

Минем тормышымдагы иң истәлекле бәйрәм ул – Яңа ел чыршысы.

Чыршы, инәле кулларын як-яка җәеп, мәктәп коридорында утыра. Үзе матур, серле, һәм аннан салкынча һава бөркелә. Җәй көннәрендә чыршыны урманда да күреп туйган. Әмма менә шушы мәктәпкә килгәне – иң тансыгы, иң җан теләгәне. Балалар җепкә мамык тезеп ясаган кар бөртекләре, кем нинди кәгазь таба, шулардан пешкән бәрәңге йомшагы белән ябыштырган чылбыр, флагчыклар, аю, бүре, төлке, куян сурәтләре белән бизәлгән.

Кесә фонарена куела торган лампочкалардан төрле төстәге буяуга манып ясалган гирлянда эленгән. 

Кызларның өсләрендә мамык кар бөртекләре тегеп куелган марля күлмәк. Күрше кызы Гөлмәдинә, Мөнәвәрә, Сания, Әминә... икәнлекләрен танысаң да, алар күзгә әкияттәге серле кар кызларыдай күренә. Ә иң кызыктырганы – кәгазь пакет эченә салынган шакмаклы, өстенә тишекләр ясалган, кырыйларына сырлар төшерелгән ике печенье, вика оныннан пешерелгән бер прәннек, кәгазенә чөгендер рәсеме төшерелгән ике ирис, каен җиләге рәсеме төшкән карамель конфеты һәм бик матур карлыгач сурәте төшерелгән, тышы шокалад белән капланган, ак, йомшак эчле конфет. Бу пакет – шул елларның иң тәмле, зарыгып көтеп алган бүләге. 

Көндезге уникеләр җитмичә бирмәгәнлекләрен белсәң дә, иртән үк киенеп чыгып китәсең. Мәктәп әле ябык. Берничә сәгать мәктәп ишегалдында туйганчы уйныйсың. Борыннан аккан тамчыларны сөртә торгач, йон бияләйләр бозга әйләнә. Киез итекләргә кар ябышып, аслары, кунычлары бозланып, бер-берсенә бәрелгәндә, шакы-шокы килә. Яңа елны каршы алу теләге шул чаклы көчле ки, кышның иң каты суыклары да сине куркыта алмый…

Ул еллар артта калды. Бик күп иске еллар озатылып, бик күпләре каршы алынды. Әни-түти, әтиләр исән вакытта агач тагаракта, тәпке ярдәмендә чабып ясалган фарш пилмәне үзенең тәмле исе белән генә дә хәзерге заманныкыларны өнсез итәрлек. Мунча мичендә йоннары өтелеп, пычак белән кырып юылган бозау аягыннан пешерелгән койкадан җиңелчә генә көек тәме килеп тора.

Балан, алма бәлешләре, эченә баллы тура салып пешерелгән сумса... Өстәлдә самавыр җырлый. Еллар, бер-берсе белән куышып, алга чаба. Шул көннәрдә безнең бәйрәм өстәлләре дә үзгәрде. Элеккеге еллар тутырмасына тулаем кыздырылган казлар килеп кушылды. Аларын да ресторанда кыздырып бирә башладылар. Вазадагы печенье, прәнек янына алмалар елышты.

Яшь барган саен, еллар үзләре генә түгел, аның кешеләре дә икенчегә әйләнде. Бәлкем, хәзер мин сөйли торган хәлләр бүгенге кешеләр өчен әкият сыман гына булып күренер. Ә бит ул елларда без бер-беребезгә иптәш идек. Берәр салатың йә булмаса сумсаң гына тәмле килеп чыкса да, иң башта күршеңә кертеп бирәсең. Төнге 11 сәгать 55 минутны ялыгып көтәсең.

Шулчак телевизор экранында ил башлыгы узган ел өчен отчет бирә башлый: фәлән-фәлән сандагы яңа завод-фабрикалар ачылган, төрле егәрлектәге фәлән чакрым озынлыгындагы магистральләр уздырылган, яңа шәһәрләр аякка баскан һәм халык куллана торган товарларга бәяләр фәлән процентка киметелгән... Һәм алдагы елларга бурычлар билгеләнә, халык барасы юллар күрсәтелә.

Шул чак Кремль курантлары уникене саный-саный суга башлый. Кан төсендәге, көрәш, илдәге халыкларның тигезлек, татулык, бердәмлек билгесе, ил белән идарә итү символы – урак белән чүкеч рәсеме төшерелгән флаг җилферди башлый. Аңа биш почмаклы йолдыз төшерелгән. Бу – кешеләр яши торган биш континентта коммунизм җиңүенең тантана символы. Көчле, илебез халыклары күтәргән әләм бар дөньяны үз канаты астына алыр да, җирдә күп гасырлар дәвамында хыялланган коммунизм таңы атар шикелле. Ил халкы зур горурлык белән, чын күңелдән: «Яңа ел белән, яңа бәхетләр белән!» – дип бокаллар чыңлата. 

Шул көннәрдә Совет халкы банан, ананас, манго ише әйберләрне күрсә – кинода гына күргәндер. Әле аның өстәл өстенә куярлык бер кило мандаринын да таныш-белешләр аша эзләп табылды. Әмма алдагы көннәргә булган ышаныч барлык кимчелек, авыр тоелган нәрсәләрдән дә көчлерәк булды. Бүгенге көн кешесенең өсте бөтен, тамагы тук һәм хәтта чит илләрнең диңгез буйларын күреп кайтуы белән дә бәхетле. Әмма алар инде чын бәхетне, кибеттәге товар урынына, сумнар белән үлчи. Алар хәтта яратуга да бәя куя.

Әле Яңа елга шактый иртә. Суык көннәрне җылыраклары алыштырды. Кар бөртекләре, бер-берсен куалап, күктән җиргә төшә. Бар җирдә аклык, рәхәт һава. Иртән урамга чыккач, аяк астында кар шыгырдый. Бар табигать тынып калган. Ул да Яңа елны көтә, әйтерсең лә, сабый бала. Ә алары Кыш бабайга хат яза. Һәркайсы үзе кызыккан, үзе теләгән нәрсәне сорый. Чөнки теләкләрнең тормышка аша торган көннәре җитә. Бала яза: «Әни белән яшим. Акчабыз юк. Тышта суык. Куртка, бүрек, бияләй, әти кирәк».

Почтадагы халык, баланы кызганып, үзара акча җыеп, куртка белән бүрек, бияләй сала. Бала Кыш бабайга рәхмәт хаты яза. «Зур рәхмәт, таман гына. Киеп урамга чыгам. Бары тик әтине генә почтадагы түтиләр алып калды»…

Яңа ел якыная барган саен урамнарда сумка, пакет тутырып азык-төлек, эчемлек һәм бүләкләр күтәреп йөрүчеләрнең саны артканнан-арта. Анда-монда чыршы күтәреп кайтучылар очрый. Кеше ясалма чыршыдан файдаланганлыктан, былтыргы бәйрәм чыршылары чоланнарда, гараж, сарай өсләрендә Яңа елны көтеп ята. Шулай чабулап йөри торгач, Яңа ел кичәсе көне башланып китә.

Ирләр идән юа, хатыннар камыр баса. Бала-чага кер үтүкли. Кайберәүләр үзләре кешеләргә бара. Ә кемнәрдер ресторанда урын алган. Боларның да хатыннары кызу эштә. Болар күлмәк сайлый. Берсен кия, анысын салып, икенчесен, өченчесен... 

Менә шулай шау-шу килеп, үлә-бетә бәйрәм сәгатьләре җитә.Кунаклар, туган-тумачалар җыелышып бүләк алмашына. Китә рәхмәт уку, бүләкләрне үтереп-үтереп мактау. Мин үзем дә шулай итәм. Төргән пакет, кәгазьләре пөхтә, матур булса, шкаф тартмасына салам. Йә бәйрәм, йә туган көн шунда, мин аларны башкаларга бүләк итәм.

Эчендәге котлау открыткасын гына алыштырырга онытмаска кирәк. Мексикалы Хосе Мансидорның «Роза ветров» дигән китабын бер дустыма бүләк иткән идем. Шактый якын туганнардан бүләк булып, биш елдан соң үземә кире кайтты. Моннан 58 еллар элек, класстан тыш шушы китапны укыганлыгымны әйткәч, рус теле укытучысы: «Мин андый китап барлыгын белмим», – дип, миңа чиреклек билгемне бер балга киметкән иде. Шунлыктан, белми калмасыннар дип, җай чыккан саен мин аны кешеләргә бүләк итәм. 

Шулай итеп, бүләк-бүләк уйнашкач, шактый гына ачыга төшкәч, өстәл тирәли утырышалар. Монда эшләр койка, салат белән башланып китә. Берәр рюмка эчемлектән авыз итә-итә, халык: «Рәхмәт сиңа иске ел, бар кит инде. Ял ит. Безгә зыяның тимәде, безгә үпкәләп китмә. Хәер-фатыйхаңны калдыр», – дип, капкалап утыра башлый. Монысы – иске елны озату дип аталган кереш өлеш. Инде шактый йомшый башлаган абзый торып баса. Рюмкасын өч бармагы белән эләктереп: «Бик игелекле ел булды, рәхмәт аңа. Былтыр аны каршы алганда бүләк ителгән күлмәк. Менә ышанмасаң, тотып кара», – дип итәген тартып чыгара каешлы чалбарыннан.

Хатыны аягына түфли үкчәсен китереп кадагач: «Басма, басма! Күлмәк иске булса, аның галстугы яңа», – дип рюмканы авызына каплый. Халык көлә. «Әйбәт, әйбәт, молодец! Тебе повезло, и рубашка красивая, и жена красавица», – дип шаулашалар. Халык шулай капкалап, кызык-мызык сөйләшеп, ил башлыкларын, үзләренең эштәге иптәш, пенсия реформасын һәм бик күп төрле авыру, эпидемияләр турында фикер алыша.

Хатын-кыз аеруча мода, бизәнү әйберләре турында, кайда, кайчан һәм нинди бәягә алып булачагын сөйли. Ипотека, кредит та читтә калмый. Җырчыларны да искә төшерәләр. Инде чит илләргә күчеп киткән Пугачева, Галкин, Макаревичларның да ничек яшәүләре, ничек киенәләр, чит-ятларга күз төшерәләрме, берәр картлач яшь кызга өйләнмәгәнме, кыскасы, бер генә яңалык та читтә калмый.

Тәмәке тартучылар, урамга чыгып тартып, төкеренеп керә. Калган кунаклар төне буе ашалырга тиешле ашамлык, эчемлекләр өчен урын бушата. Түтиләр күз, борын тирәсендәге җыерчык өстенә крем ягып, пудра белән акшарлагач, өстәлләр артына кереп кунаклый. Халык сабыр гына Яңа елның килгәнен көтә башлый.

Менә ул 364,99 көн дәвамында көтеп алган минутлар келт-келт итеп килә. Сәгать телләре уникегә якынлаша. Инде күп тә түгел, бары тик санаулы минутлар сине иске һәм яңа ел арасында, сулышыңны кысып утырырга мәҗбүр итә. Әйтерсең инде сине тотып торучы җепләр өзелеп китәр дә, син Яңа елга кереп китәрсең шикелле очып. Шулчак Кремль курантлары даң-доң суга башлый. Кешеләр бокалларын бер-берсенеке белән чәкештергәч: «Яңа бәхетләр белән!» – дип кычкырып җибәрәләр. Дөньядагы халыклар да тынычлык тели. Беркемнең дә үләсе дә, үтерәсе дә килми. 

Кунаклар, тиз генә бокалларын бушатып куйгач, инде ел буена авызларына бер ипи валчыгы капмаган кешедәй кыланып, өстәл өстендәге ризыкка ташлана. Гүя өстәл өстеннән ураган узып, өермә чыккандагы сымак, пычак-чәнечкеләр ялт-йолт итә, бокаллар чыңлый, салфетка-тастымаллар җилфердәп китә. Өстәл өстендә кырыкмаса-кырык төрле салат, салкын кабымлыклар. Кайнар ашлар: токмачлысы, кәбестә-чөгендер салынганы һәм пилмәне, мантый...

Монда камыр ашы, кәнфит, «кош сөте». Юка гына туралган сыер һәм кош теле. Тәмле чәй, кайнатмалар, кока-кола, газлы һәм газсыз су. Бер мәл чәнечке-кашык шакылдавы, аеруча кызып ашаучыларның авыз чәпелдәве астында уза. Телевизорда җырчылар чыгыш ясый. Алар бик сөйкемле: кәҗә мөгезедәй текә кашлар, күпертелгән ирен...

Әти исән булса әйтер иде: «Тавышлары машинаныкы, салкын. Ә болай үзләре нәкъ кеше сыман. Боларны юындырсаң һәм киендерсәң, чәй эчәргә яныңа утыртырлык». Ирләренең дә битләрендә пудра, кершән. Күп тә узмый, өстәл арты халкы: «Уф-ф!» – дип бер тавыштан җиңел сулап куя. Бу уфлаудан хәтта люстрадагы утлар уйный, сүнә язып сикерешә.Яңа елның беренче ярты сәгате әнә шулай уза. Шушылай итеп каршы алгач, ел дәвамында да өстәлләр аш-суга бай булачак. Эчләре тулгач, кеше аны сыйпый-сыйпый Тудыручыга рәхмәт юллый: «Рәхмәт, Ходам, киләсе елларда да рәхмәтеңне сал, кайгылардан безне арала. Дошманнардан Үзең якла, мал-мөлкәтне явызлардан, уттан-судан сакла!» 

Барлык кеше шушы могҗизалы төндә нидер сорый, нәрсәнедер тели, нәрсәдер көтә. Бары тик үзләреннән нәрсәнедер бирергә теләүчеләр генә бик сирәк. Монда бар да ашый, әмма тамак барыбер туймый. Ашказаны бу массаны эшкәртә алмый, ризыкның көче канга керми. Шунлыктан, кеше кабат ашый... ашый. Ашказанының егәре җитми, кунактан кеше кайтып китә тамагы туймый.

Бары тик йокы бүлмәсендә карт бер ана сәҗдә киткән. Ул шушы кешеләрнең барысына үзенең Ходасыннан иман сорый. Яңа елда, салкын окоп төпләрендә яткан оланнарга саулык, бәхет тели. Акча, байлык турында уйлап, миләре сөремләнгән түрәләргә дә Ходасыннан зиһен өмет итә. 

Кышкы төн. Бәйрәм дәвам итә. Яшь җилкенчәк урамнарга чыга. Парлылар ишегалды тирәсендә, берсенә-берсе тотынышкан. Ялгызаклар кайсы миләш, кайсылары каен кочкан. Һава сулыйлар. Кайберәүләр таныш-белешләренә кунакка китә. Чыркылдашалар, көлеш, шау-шу.. Петардалар шартлый, салют уты күк пәрдәсен ерта.

Беренче гыйнвар. Акрын гына сүрән яктылыктагы таң ата. Төне буена ашап чыккан халык аяксыз калып йоклый. Урамнар буш. Берән-сәрән кунактан кайтып килүчеләр күренә. Урам эте чабып уза. Күп очудан арыган кар бөртеге тәрәзә пыяласына килеп куна. Тормыш дәвам итә...

Габдулла Исмәгыйлев
Фото: http://sntat.ru


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading