«Чыгышымны гафу үтенүдән башлыйсым килә. Нәкый Исәнбәт, аның туганнары алдында гафу үтенәм. Күрсәттек без Нәкый Исәнбәткә! – дип башлады үзенең чыгышын галимә Миләүшә Хәбетдинова. – Мистик-буржуаз язучы, татар мәдәниятеннән көлүче, җидегәнче, милләтче, дидек. 120 еллык юбилеенда аны бур, карак, доносчы дип чыгардык. Бер институт булып эшләгән шәхесне без шулай бәяләдек. Гади халык Нәкый Исәнбәтне күрде, җырларын җырлады. Драматургиясен каршы алды. Без Нәкый Исәнбәткә телебез өчен, мәдәниятебез өчен бурычлы. Мин әле аны өч ай гына өйрәнәм. Йолдыз апа аның архивын саклап тора. Ләкин дәүләт алдында эшлисе эшләребез бар. «Идегәй» әсәренә килгәндә, ул фаҗигане да ачыклармын дип уйлыйм. Аңламыйм, сугыш барамы Нәкый Исәнбәткә, әллә халкыбызның байлыгы белән сатулашабызмы?» – диде галимә, алга таба да эшен дәвам итәчәген һәм бер документтан да курыкмавын белдереп.
Шунысы бар: Исәнбәтнең архивы гарәп шрифтында. Аны хәзер өйрәнеп ачыклап, томнарын әзерләмәсәк, алга таба соң булуы да ихтимал. Миләүшә ханым әйтүенчә, Нәкый ага беркайчан да дан артыннан кумаган. Үзенең фәнни биографиясен дә әзерләмәгән. Чөнки аның бөтен эше, вакыт чылбырын эләктереп, буыннарга тапшыру булган. Чынлыкта исә 1971 елда ук Нәкый Исәнбәтнең фольклор иҗатына бәя Скопус журналында ук бирелә. Моны да татар фольклорын өйрәнгәндә искә аласы иде. Вашингтон профессоры, Нәкый Исәнбәт теориясе нигезендә башка халыклар да үзләренең табышмакларын шулай өйрәнсен иде, дип белдерә.
– Бу бит Нәкый Исәнбәткә генә түгел, татар фольклористикасына бәя булган. «Идегәй»не дә яклаган кешеләр булган. Обком ишетмәгән. «Казан утлары»ннан табып укыгыз. Анда ике номерда Нәкый аганың мәкаләсендәге Алтын Урда концепциясе куркытты. Хәзер бездә Нәкый аганың вариантын чыгарырга көч җитәрме?! Без бүген көч җыеп, Нәкый аганың иҗатын өйрәнеп, аның 30 томлыгын әзерләп бастырып чыгарсак, зур бүләк булыр иде. Аның китапларын яңадан кулыгызга алыгызчы! Мәктәп белемегезгә генә таянып түгел, бу шәхеснең фикерләрен укыгыз. Ул татар халкын бетүдән саклаган. Тел, тарих, мәдәният, милли музыка мәсьәләсендә без әле аның хезмәтләрен белмибез, – ди Миләүшә Хәбетдинова.
«Таланттан һәрвакыт көнләшәләр»
– Талантлы кешеләрдән көнләшү, данына кызыгу бар. Шуннан килеп чыга әләк, төрмә. Вак көнчелек. Нәкый ага гомер буена әләктән тинтерәде. Җидегәнчелек буенча аны төрмәгә утырттылар. Миләүшә ханым да әйтте, аның томнарын яңадан карарга кирәк. Безнең бурычыбыз бу, әләкләргә төкерергә кирәк. Бу кантарлы таш кыяны әләк белән генә җиңеп булмый, күреп торасыз! Шуңа күрә мәңгелек аның иҗаты, – дип билгеләде халык язучысы Рабит Батулла.
Талант димәктән, ул Нәкый аганың гаиләсе, Празат Исәнбәт, Йолдыз апа турында җылы сүзләрен ирештерде. «Мин, 1965 елдан башлап, Нәкый агага куен дәфтәремне кыстырып йөрдем. Нәкый агага бик күп сораулар бирдем. Менә синең балаларың урыс мәктәбен бетергәннәр, үзләре ана телендә сөйләшәләр. Ә балалар бусаганы атлап кергәч, рус сүзе катыштырмаганнар икән, рөхсәт булмаган», – ди ул.
Щепкинчыларга Мәскәүгә китәр алдыннан Нәкый ага белән очрашу оештыралар. «Без Державинның, Аксаковның татар булуын ишетеп, аптырап карап утырдык. Сез анда Мәскәүдә мескенләнеп йөрмәгез, сез – бөек халыкның балалары, диде ул. Бу – аның сүзе», – дип искә ала Рабит Батулла.
Нәкый Исәнбәтнең 120 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу чарадан соң төрле фикерләр калды. Исәнбәтне кабат өйрәнергә, әсәрләрен алып укырга кирәк, дип таралыштык. Исәнбәт җырлары да күңелне кузгатты.
Бәлки язучылар, галимнәр дә Исәнбәтнең томлыкларын әзерләү буенча бер фикергә килер. Г.Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтовага халыкны шулай кузгатуына рәхмәт. Татар әдәбияты тарихында без искә алырлык шәхесләр бар. Аларны тиешенчә бәяләргә өйрәнсәк иде. Моның өчен дә вакыт кирәк булырмы?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар