25 октябрь Апас халкын зур сынауга сала – җирлектә яшәүче хөрмәтле гаиләләрнең берсе – Фирдәвес белән Фәрит Камаловлар, көпә-көндез йортлары янып, урам уртасында бернәрсәсез басып кала.
Якты көн уртасында килеп чыккан хәл. Өйдәгеләр берни белештерми, ялкын-фәлән күрми генә, Фирдәвес апаның намаз укыган көтеп утырганда әтиле- уллы 74 яшьлек Фәрит абый белән 45 яшьлек Эльбрус төтен эченә урала.
– Мин ул көнне ашта идем, махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетнең 51 ен укырга чакырганнар иде. Коръән ашы тәмамлангач, өйгә машина белән кайтарып куябыз диделәр – ризалашмадым. Савабы да күбрәк булыр, җәяү атлыйм, мәйтәм. Ашыкмыйча гына кайттым. Төшке ял вакытында чәйләп алырга улым да безгә кергән. Гаиләсе белән аерым тора ул, җае булганда көндезләрен безгә сугыла. Хәлебезне дә белеп чыга, чәйләп тә ала, дигәндәй. Мин аңа, хәзер намаз гына укып алам да, ашыйбыз, дип тизрәк намаз укырга керештем. Аллаһы Теләсә дигән сүзне әйтергә онытканмын икән... Нинди хәлләргә тарыдык бит. Менә шул чагында Рафаэль атлы авылдашыбыз килеп җитмәсә, өчебез дә янып үләсе идек. Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән ул балага, өчебезне дә үлемнән коткарды бит. Мине тәрәзәдән тартып алды. Безнең өй алай ялкынланып та янмады, төтенләде дә төтенләде. Ә аның исе... – ди Фирдәвес апа.
Рафаэль Хәсәнов белән дә элемтәгә кердек. Ул үз чиратында Фирдәвес апага сәдака китерергә килгән була.
– Фирдәвес апаның сулышы, тыны бик шифалы. Якын-тирәдә билгеле өшкерүче, күз тияме, кинәттән генә сырхаулап китәләрме – бөтен кеше аңа өшкертергә йөри. Минем дә сәдака бирергә барган идем. Ул дога кылырга керешкәч, борынга ис килеп бәрелде. Юньле ис түгел бу дип, бүлмәсеннән чыгып барганда Фәрит абый килеп керде. Эльбрус улы да мунчада гына булган, ул да чыкты. Менә шуннан соң китте мәхшәр, ялкын күтәрелә башлагач, без аны сүндерергә керештек. Аңа кадәр “Янгын сүндерү” хезмәтенә шалтыраттым икән әле, – ди Рафаэль.
Камаловлар йортында түшәмнәр тарттырып эшләнгән, ягъни “натяжные потолки”. Фирдәвес апа Камалова аңлатуынча, түшәм белән тарттырылган чимал арасында сузылган ут чыбыкларын тычкан кимергән, шуның нәтиҗәсендә кыска ялганышта түшәмнәргә ут капкан. Пленка чимал көеп кенә килгән, әле алай гына да түгел, түшәмнең бер өлеше көеп, өзелә дә диванга килеп төшә, менә шуннан җиһазларга ут каба. Ә химик ис тәэсирендә Фәрит абый белән Эльбрус аңнарын җуялар, аларны исә төтен эченә кереп адашачагын аңлаган Рафаэль башта үзе тәрәзәдән чыгып, аннары шул уку тәрәзә Фирдәвес апаны тартып алгач, ишеккә йөгереп килә дә, суламаска тырышып, башта Эльбрусны сөйрәп чыгара, аннары Фәрит абыйны да төтен эченнән аралап ала.
– Бөтенебезгә дә ис тиде, нашатырь спирты иснәп кенә аңга килдек. Янгын сүндерүче егетләр, рәхмәт, бик тиз килеп җиттеләр, алар оператив эш итмәсә, бәладән болай гына котылып кала алмый идек әле. Йорт эчендәге ялкынны тиз сүндерделәр, ләкин йортларында торырлык түгел, кабыгы басып торса да, аның йорт дип әйтерлек җире калмаган инде. Шкафлары болай әйбәт шикелле, эчен ачып җибәргәч, шаккаттым, бөтен киемнәре ялкын кызуында көйгән, ышанасызмы?– ди Рафаэль.
Янгын сүндерүче егетләргә авыл халкы да ярдәм итә. Бергәләшеп ялкын телен тиз бассалар да, зыяны шактый. Фирдәвес апа – 16 еллап намаз әһеле. Буа шәһәрендәге мәдрәсәне, соңрак “Мөхәммәдия” мәдрәсендә укыган мөслимә.
– Бернәрсәсез калдык. Сыңар күлмәк белән. Янгын сүндерергә килгән егетләргә рәхмәтем чиксез. Рафаэльгә үлгәнче изге теләгемне телемнән төшермәм. Аның киемнәре дә ут эчендә янды бит, өс киемен салып кереп утырган иде бүлмәгә. Мине чыгарганда кулы җәрәхәтләнде, аяк киемнәре дә ут арасында йөреп эштән чыкты... Бик кыен бүгенгә безнең хәлләр. Кызым Апаста яши, йорт-җирләре иркен, аларда яшәп торырбыз инде. – ди Фирдәвес апа. – Шушы хәлләр алдыннан төш күрдем. Мәрхүмә абыстаебыз Хәлимә апа төшемә керде. Үзе белән чакыра. Бармадым. Мәйтәм сезнең өй салкын, үземнеке җылы, бармыйм әле, дидем. Алырга кайткан бит әй! Мин аны нәрсәгә юрарга да белмәдем, әгәр дә аның белән китсәм, бу янгында янып үләсе идем...
Фирдәвес апа Апаста гомере буе парикмахер булып эшләгән. Бүгенгәчә кайчысын кулыннан төшергәне юк, сорап килүчеләрне кире бормыйм, ди. Тумышы белән Буа районының Иске Суыксу авылы кызы, Апаска килеп төпләнгәненә 50 ел икән.
– Гомерем буе бөртекләп җыйганым бер сәгать эчендә кара көлгә әйләнде, һаман да ышанмый әле күңелем. Кичәдән бирле янган йорт көлен түгәләр. Ринат Миначев дигән бик кешелекле, егәрле кеше бар бездә, ул техникасын бирде, ярдәме өчен аңа рәхмәтләрем чиксез, – ди Фирдәвес апа.
Камаловлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 89393494190 номеры буенча акча күчерә ала (Сбербанк).


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар