Хезмәт сафларына киткәнче, аңардан мондый төпле фикерләр ишетермен дип уйламый да идем, армия чыннан да үзгәртә икән шул. Тышкы кыяфәтне дә һәм хәтта тормышка карашларны да. Моны иптәшемнең сүзләре үзе үк раслады: «Армия чыннан да ир-егет буларак формалашуда ярдәм итте. Мин моны тәпи йөреп китү белән чагыштырыр идем. Барысы да бездән тора, башта үзеңне нинди яктан күрсәтә алсаң – алга таба да шулай ук була. Физик яктан да, рухи яктан да үсәсең», – диде ул. Артыгын сораштырырга өлгермәдем, телефон өзелде, чөнки вакытыбыз чикле иде. Сөйләшеп өлгерә алмаска мөмкинбез дип алдан ук кисәткәнгә күрә, яңадан шалтыратудан тыелып калдым.
Армиядә акчаны «көрәп» алалар
Ә шулай да җавап табасы килгән сорауларым шактый калган иде әле. Чакыру буенча хезмәт узудан тыш, контракт нигезендә армиягә баручылар да бар бит. Аларның эшләре, бурычлары нәрсә белән аерыла икән? Соравыма үзе дә шушы төр хезмәтне үтәүчедән дә яхшырак җавап бирүче табылмас иде. Шуңа күрә танышларым арасыннан контракт буенча армиягә киткән егетләрне эзләүгә керештем. Шунда ук телефон номерын табып шалтыраттым да. Бу юлы инде аралашу ягыннан да, ниндидер башка сәбәпләр аркасында да тыюлар юк иде. Димәк, контракт буенча хезмәт итүнең беренче плюсы шушы. Икенчедән, ай саен хезмәт хакы да алалар. Өченчедән, алар өчен генә каралган социаль ташламалар бар.
– Контракт нигезендә хезмәтемне Севастополь шәһәрендә үтим һәм мондый карар кабул иткәнемә һич кенә дә үкенмим. Ике ел эчендә әзме-күпме акча җыю, үземне зур тормышка әзерләү иде максатым. Кайтырга алты гына ай калып бара, мин инде элеккеге кебек, башымда җилләр уйнаган малай түгел, акыл да, акча да тупладым, – диде әңгәмәдәшем.
Күпләр контракт буенча хезмәткә нәкъ менә акчасына кызыкканга күрә китә, минемчә. Шуңа күрә хезмәт хакының күләмен да белешми кала алмадым. Гади рядовой солдат 30 мең сумга якын акча ала икән. Физик яктан әзерлек сынауларын яхшы нәтиҗәләргә бирсәң, бу санны 40 меңгә якынлаштыру ихтималы да бар, ди. Инглиз, төрек, немец телләреннән дә имтихан биреп, квалификацияне яхшы узсаң – хезмәт хакыңның тагын да артуын көт тә тор. Гади солдат алган «тиеннәр» белән чагыштырганда, контракт буенча хезмәт итүчеләр рәхәттә яши икән әле.
Акча эшләү турында хыяллар күзләрен томаласа да, укырга да теләкләре бар үзләренең: «Армиядән кайткач, югары белем аласы килә. Инде хезмәт итәргә киткәнче үк бу турыда уйлаган идем. Читтән торып укырга кереп, армиягә китәргә дә теләк бар иде, кире уйладым. Ә киләчәккә планнар зурдан», – дип фикере белән уртаклашты контракт хезмәтен үтәүче иптәшем.
Хезмәт хакыннан кала да бик күп уңайлыклары бар икән. Мәсәлән, аларның гади солдатлар кебек казармада гына түгел, ә фатирда тору мөмкинлеге дә бар. Җитмәсә, анысы да хөкүмәт хисабына. Саный китсәң, уңай яклары шактый җыела. Ләкин бер караның бер агы дигәндәй, кимчелекләре дә юк түгел. Ярылып ята торган бер тискәре ягын да искәртеп узыйм әле: Аллам сакласын, сугыш-мазар башланса, иң беренче чиратта контракт буенча хезмәт үтәгәннәрне алып китәчәкләр, ди.
...Такта кисәкләреннән «кораллар» ясап уйнап йөргән энеләремә карыйм да, тагын уйга чумам. Бер уйласаң, хәзер Ватаныбыз сагында торучы әлеге егетләр дә кайчандыр бу турыда һич кенә дә уйламаганнардыр бит. Ә бүген исә әнә нинди баһадирлар булып җитлегеп, илебез тынычлыгын саклыйлар. Һәркайсының үз фикере, үз максатлары һәм киләчәккә планнары. Телевизордан күргән тәртипсезлекләр, «дедовщина» кебек куркыныч күренешләр, яшь гомерләрнең өзелүләре җаннарны әрнетеп, курку хисләре уята. Бу хәлләрне күрә торып ил сагына басу – үзе үк зур кыюлык һәм батырчылык таләп итә, минемчә. «Мода» куалар дип әйтеп буламы моннан соң аларны? Юк, әлбәттә!
Инзилә Хөсәенова,
КФУ студенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар