Бу атнада Казанда «Аш-Фест» гастрономия фестивале узды. Биредә казанлылар һәм шәһәр кунаклары республика рестораннары һәм кафелары шеф-пешекчеләре әзерләгән ризыклардан авыз итә алды.
Фестивальдә җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерларның продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Шеф-пешеекчеләрдән тыш, биредә аш-су блогерлары да үзләренең ризыкларын пешереп күрсәтте.
– Фестивальне без нәкъ менә үзебездә җитештерелгән ризыкларга багышладык. Көз-уңыш җыю чоры тәмамлану, фермер кибетләре, ярминкәләре популярлаша бара. Һәм монда без фермер лавкаларын да, әзер ризыкны да бергә тупларга булдык, – дип билгеләп үтте ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова. Ул, коронавирус пандемиясе аркасында индустрия очрашкан барлык кыенлыкларны исәпкә алып, мондый чаралар кафе һәм рестораннар өчен имидж күзлегеннән дә бик мөһим, дип өстәде.
Татарстанда сыр, чәй, казылык һәм башка ит эшләнмәләре җитештерүчеләр дә бар. Шул ук вакытта, кагыйдә буларак, «Аш-Фест» та катнашучылар өстәмә клиентларны җәлеп итү өчен үз биналарына караганда түбәнрәк бәяләр билгели. Һәр катнашучы ризык әзерләүдә берничә локаль продукт, ягъни Татарстанда җитештерелгән яки үстерелгән ризыкларны кулланырга тиеш.
Фестивальдә катнашучылар ашамлык сатып ала, ризык татып карый торган фуд-зонадан тыш, татар блогерларының республиканың иң яхшы пешекчеләре белән бергә сәламәт туклану ризыкларын әзерләү буенча мастер-классларда катнаша алды. Беренче мастер-класста блогер Ринат «Татар-малай» Галиәхмәтов та катнашты.
Комментарийлар