16+

Әстәгъфирулла! Чебурашка яһүд түгел, ә татар милләтеннән

Дума депутатлары уенчыктан уймак чыгарып мәш килә.

Әстәгъфирулла! Чебурашка яһүд түгел, ә татар милләтеннән

Дума депутатлары уенчыктан уймак чыгарып мәш килә.

Мәскәүдә 13 ноябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышы булды. Анда 2026-2028 елларга федераль бюджет мәсьәләсе каралды.

Бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе Андрей Макаров үзенең чыгышында:”Чебурашка яһүд икән, ләбаса”,– дип әйтеп куя. Күпләребез ярата торган мультфильм герое – Чебурашка апельсиннар тутырылган тартмадан килеп чыга. Апельсиннар СССРга Израильдән җибәрелә торган була. Башка депутатлар Макаровның “ачышын” кире кагырга тырышкан. Имеш, СССРга апельсинны Марокко һәм Испания дә җибәргән. Ләкин, Макаров аларның фикеренә каршы төшкән. Мароккодан мандариннар кайтартылган, ә Испаниядән апельсин сатып алынмаган.

Чебурашканың милләте турындагы бәхәс “Родная игрушка”, ягъни, “Үзебезнең уенчык” конкурсын үткәрергә акча бүлеп бирү мәсьәләсен тикшергәндә кузгалган. 
Дума депутатларына Чебурашка яһүд түгел, ә татар милләтеннән, дип җиткерәсе килә. Чебуреки (чиборек) кырым-татарларында хәзер дә популяр ашамлык. “Чи” сүзе – пешмәгән, чи ит. “Бурек, борек” сүзе – кабартма, пирожок. Татарлар борынгы заманнардан ук ваклап туралган бәрән итен юка итеп җәелгән камырга тыгып, туң маенда кыздырган (үсемлек маенда түгел). Камыр кызган майлы табага салынгач, “чыр” иткән аваз чыгара. Менә сиңа – чырборек. Казан татарларында вак бәлеш, өчпочмак өстенлек алды, шунлыктан, чебуреки (чиборек, чырборек) алай көндәлек ризык түгел. Дума комитеты җитәкчесе Андрей Макаров әфәнделәре нык ялгыша, чебуреки шикелле зур колаклы Чебурашка ул – татар.

Фото: нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading